«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Мөмкинлек: шугалакта яңа танышлар тап!
Новости
Яңалыклар

Мөмкинлек: шугалакта яңа танышлар тап!

Гыйнвар уртасы җитте, ә син әле һаман да шугалакка бармадыңмы? Юк икән, безнең сиңа шәбрәк тәкъдим бар...

19 гыйнвар 18:30 сәгатьтә Казанның "Черек күл" паркындагы шугалакта бик күп танышларга баеп китәргә мөмкин булачак. Анда махсус  тиз танышу кичәсе узачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе. Теләге булган һәркем кушыла ала, яшең, җенесең - мөһим түгел! Тиз танышу кичәсе кызыклы форматта үткәрелә: башта катнашучыларны икешәр кешелек төркемнәргә бүләчәкләр. Һәр пар бер әйләнештә аралашачак, шуннан соң иптәшләр алыштырыла.

Соңыннан инде аралашуны дәвамлы итәргә теләгән очракта, теләгән әңгәмәдәшләренең исемнәрен җибәрә ала.

Катнашу өчен иң элек сылтама буенча теркәлергә кирәк.

фоторәсем: freepic

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое