Татарстанда бишенче чакырылыш республика яшьләр хөкүмәте составына җыю дәвам итә.
Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы консультатив-киңәшмә органының төп максаты – 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге татарстанлыларны төбәкнең социаль-икътисади, сәяси һәм мәдәни тормышына җәлеп итү өчен шартлар тудыру. Ул 2016 елның 28 декабрендә оештырылган һәм шул вакыттан бирле ТР Яшьләр министрлыгы ярдәме белән иҗтимагый нигездә эшен дәвам итә.
Яшьләр хөкүмәте киңәшчеләре Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына аларның вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда ярдәм итәләр, аларның эшчәнлек юнәлешләре буенча программалар булдыруда катнашалар.
2022 елдан Яшьләр хөкүмәтенең гамәлдәге, дүртенче составы төрле юнәлешләр буенча 15 проектны гамәлгә ашырды, 6 млн грант акчасыннан артык җәлеп ителде. Аның дүрт катнашучысы республика министрлыкларына һәм ведомстволарына эшкә урнаштырыла. Моннан тыш, аның әгъзалары 172 чарада катнашкан. Алар арасында коррупциягә каршы чараларны яклау квизы, яшьләр өчен ярдәм чараларын яктырту, Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты, Кырымны яклау акциясе, ТР Яшьләр министрлыгының максатларына һәм бурычларына багышланган фикер алышу һәм башкалар бар.
Катнашырга теләге булган яшьләр сылтама аша тулырак таныша ала.
Нет комментариев