4 октябрьдә MOÑ театр мәйданчыгында бию һәм фильм киче була.
Балтач районының Сосна авылында чабата аеруча популяр. Аны биредә Татарстанның җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры күреп ала да, сәхнәдә таныта. Милли бию киче белән фильм бергә үреләчәк бу кич бар Татарстанга таныш чабата биюенә багышланачак.
Аның үзенчәлеге — ритмында: дүрттән ике түгел, ә дүрттән өч! Фильм карарбыз, бию перформансын татырбыз, үзебез дә чабата биергә өйрәнербез, диелә хәбәрдә.
Әлеге проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Фильм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә төшерелгән.
Нет комментариев