2025 елгы Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә 4 шәхес лаек дип табылган.
Театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше, балалар һәм яшьләр арасында татар театрын популярлаштыруы өчен – Гатауллин Булат Илдар улы.
Татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше, «Бөртекләп җыйган гомер» китабы һәм «Күңелгә илһам килә» җыентыгындагы шигырьләре өчен – Галәветдинова Дания Нурулла кызы (Дания Нәгыйм).
Театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше, балалар һәм яшьләр арасында татар театрын популярлаштыруы өчен – Гыймаев Айвар Нурис улы.
Музыка сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен – Фәхрәзиев Зөлфәт Тәлгать улы.
Муса Җәлил премиясе 1997 елдан уздырыла. Быел премиягә Татарстанның 7 районыннан 28 кеше гариза җибәргән.
Нет комментариев