14 һәм 15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалы – Муса Җәлил музей-фатирында Герой шагыйрьнең тууына 119 ел тулу уңаеннан чаралар уза.
15 февральдә 11.00 сәгатьтә 1 Май мәйданында шагыйрь - сугышчы һәйкәленә чәчәкләр кую була.
12.00 сәгатьтә Милли музейда традицион «Төп нөсхә көне» башлана. Ел саен 15 февральдә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» оригиналы. тантаналы рәвештә музей фондыннан чыгаралар һәм махсус витринага урнаштыралар. Казан халкы һәм кунаклары аның Берлиндагы Моабит төрмәсендә язган чын шигырьләр җыентыгын күрә ала.
Җыентыкта эчтәлеге буенча төрле 93 шигырь бар-нацистларның җинаятьләрен фаш итүдән алып юмористик зарисовкаларга кадәр. Моннан 58 ел элек дәфтәрләрне Милли музейга Муса Җәлилнең хатыны Әминә ханымтапшырган. «Моабит дәфтәрләре» нең төп нөсхәсе музей фондларында саклана һәм шагыйрь туган көнендә генә фондтан чыгып тора.
Музейның конференц-залында «Мин күкрәүләр аша атладым» күргәзмәсе ачылачак, анда шагыйрьнең шәхси әйберләре, документлары һәм фотосурәтләре, китап басмалары. аның гаиләсе һәм иҗади даирәсе белән бәйле башка предметлар тәкъдим ителгән.
Беренче мәртәбә «Җәлил Казанда» җәяүле экскурсиясе узачак. Маршрут шәһәр үзәге буйлап Муса яшәгән, эшләгән һәм иҗат иткән нокталар аша уза. Җәлил фронтка киткән Горький урамы, 17 нче йорттан башлана, анда шагыйрьнең Музей – фатиры урнашкан. Экскурсия катнаш форматны күздә тота, гидның хикәясе аудиоматериаллар белән озатылачак. Болар Нәҗип Җиһановның «Җәлил» һәм «Алтынчәч» операларыннан арияләр һәм Айрат Арслановның Җәлил шигырьләре. Экскурсия 13.30 да башлана.
15.00 сәгатьтә Муса Җәлилнең музей-фатирында балаларның патриотик проектлары старт ала. Бу Татарстан Милли музееның туган як тарихы белән мавыгучы балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган «Балаларга – балаларга» белем бирү акциясе. 8 яшьтән 11 яшькә кадәрге 7 катнашучы яшьтәшләре өчен Җәлилнең музей-фатиры буенча экскурсия үткәрәчәк.
Нет комментариев