«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Нейрочелтәр телне ничек саклый?

Яндекс Тәрҗемәчедә Россия халыкларының 20дән артык яңа теле барлыкка киләчәк.

Яңа телләрнең беренчесе – осетин теле.Татар теле өчен сөйләмне тану һәм синтезлау өчен технология өстәлгән.

Яндекс Тәрҗемәсенә Россия халыкларының элек сервиста тәкъдим ителмәгән 20дән артык телен өстәячәк. Проект өч елга исәпләнгән, ә яңа телләрнең беренчесе – осетин теле инде Тәрҗемәчедә бар.

Шулай ук кайбер телләр өчен сөйләмне тану һәм синтезлауга нейрочелтәр технологиясе дә кертеләчәк. Бу төрле телләрдә сүзләрнең ничек яңгыраганын белергә мөмкинлек бирәчәк. Сервисның мобиль версиясе шунда ук репликаларны тәрҗемә итәчәк, аларны экранда күрсәтәчәк һәм сайланган телдә яңгыратачак.

Бу өч елга исәпләнгән зур проект. Яндекс Тәрҗемәчесендә Төньяк Кавказ, Идел буе һәм Себернең башка телләре дә барлыкка киләчәк, диелә хәбәрдә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое