Ноябрьдә нинди яңалыклар көтелә?
- 5 ноябрьдән ваклап сату һәм җәмәгать туклануы маркалы алкогольсез эчемлекләрне кабул итү һәм сату турында мәгълүматны «Гадел билге» («Честный знак») системасына тапшырырга тиеш. Кассир төргәктәге маркировка кодын сканер аша үткәрәчәк, касса исә сату турындагы мәгълүматны "Гадел билге"гә тапшырачак. Үзгәрешләр пыяла, полимер савыттагы, алюминий һәм полимер банкадагы эчемлекләргә кагылачак. Соклар, нектарлар, морслар искәрмә булып тора.
- Россия банклары 1 ноябрьдән дәүләт адресына тиз түләүләр системасы (СБП) аша акча күчерү өчен комиссия ала алмаячак, мәсәлән, салымнар һәм штрафлар, балалар түгәрәкләре, секцияләр һәм башкалар өчен түләгәндә.
- 1 ноябрьдән айга 100 мең сум түләүсез күчерүләр лимиты электрон акча янчыклары белән бәйле операцияләргә дә кагылачак. Россия Банкы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, бу сумма чикләрендә СБП аша акчаны башка кешегә күчереп кенә калмыйча, үз электрон янчыкларын да тулыландырырга мөмкин булачак.
чыганак: Шәһри Казан