Чараның махсус кунагы - Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова.
11 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Пенза өлкәсендә «Пенза» кино-концерт залында «Татар кызы - 2024» бәйгесе була. Чараның махсус кунагы - Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Пенза өлкәсе татар-милли мәдәни мохтарияте» сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Нәзакатьлелек, талант һәм бай милли традицияләрне берләштерү уникаль атмосфера тудырачак. Бу якты мәдәни вакыйганың бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!» – диелгән хәбәрдә.
фото: Татар-информ
Нет комментариев