«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан Казанда зур мурал ясыйлар
Новости
Яңалыклар

Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан Казанда зур мурал ясыйлар

«УРАМ» экстрим-паркында Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә зур мурал ясыйлар.

Эшне брейкинг һәм урам сәнгате буенча «COMBOnation Х6» Халыкара турниры кысаларында булдыралар.

Аны GOOZE (Георгий Куринов) брейкинг һәм урам сәнгате буенча «COMBOnation Х6» халыкара турниры кысаларында ясый. Композиция нигезенә рәссам берничә фотодан раскадровка алган – шулай итеп алты уникаль персонаж килеп чыккан. Аларның образлары өчен Татарстан Республикасы флагы һәм «УРАМ» фирма стиле төсләре: яшел, ак, кызыл һәм өстәмә төсмерләр кулланыла.

Эшне «COMBOnation Х6» Халыкара турнирының финал көненә тәмамларга планлаштыралар. Мурал урамнан, Кирмән яр буе ягыннан күренәчәк. 

Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә башкарыла.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое