«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Режиссерлык курсларына яңа төркем җыела
Яңалыклар
Яңалыклар

Режиссерлык курсларына яңа төркем җыела

Тинчурин театры базасында яшь режиссерлар өчен белем бирү курслары башлана.

Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләрне баш режиссер Туфан Имаметдинов алып барачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге курс инде бишенче тапкыр үткәрелә, диелә хәбәрдә. 

Әйтергә кирәк,2021-2023 елда әлеге курсны тәмамлаучылар ГИТИСка укырга кергән. Яңа төркемдә укырга теләүчеләр гариза белән резюмены 15 гыйнварга кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com почтасына җибәрергә тиеш. Уку бушлай. Катнашучыларга татар телен белү мәҗбүри.

 

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар