21 февраль көнне Сарман районы җирлегендә “Илһам чишмәсе” исемендәге V Төбәкара җыр бәйгесенең II этабы һәм йомгаклау кичәсе узачак.
Әлеге бәйгенең беренче этабы 15 гыйнвар көнне Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узган иде. Бәйгенең төп максаты – татар милләтенең легендар җырчысы Илһам Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә җәлеп итү.
Бәйге 2 номинациядә үткәрелә: 1 номинациядә – катнашучы татар телендә Илһам Шакиров репертуарыннан татар халык җырын, татар композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән җырны башкара. Яшь категорияләре буенча:
- 6 яшьтән 9 яшькә кадәр;
- 10 яшьтән 12 яшькә кадәр;
- 13 яшьтән 16 яшькә кадәр;
- 17 яшьтән 21 яшькә кадәр.
2 номинациядә – катнашучы татар телендә Әлфия Авзалова һәм Зифа Басыйрова репертуарыннан татар халык җыры, татар композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән җыр башкара. Номинациянең яшь чикләве: 6 яшьтән 21 яшькә кадәр.
Оештыручылар әйтүенчә, елдан - ел бәйгенең географиясе киңәя, дәрәҗәсе күтәрелә. 1 чит ил (Мисыр) 15 регион һәм Татарстанның 35 район һәм шәһәрләреннән 6 яшьтән алып 21 яшькә кадәр яшьләр катнашкан. Быел барлыгы 206 гариза килгән. Шулар арасында I турда 33 бала сайлап алынган, һәм алар икенче турда катнашып, лауреатлар һәм гран-при иясе гала-концертта чыгыш ясаячак
«Илһам чишмәсе» исемендәге V Төбәкара җыр бәйгесенең кысаларында Сарман муниципаль районы җирлегендә уздырылган Республикакүләм «Илһам бирүче-Илһам» эссе бәйгесе, «Илһам нуры» яшь рәссамнар бәйгесе һәм Илһам Шакиров җырлары мотивлары буенча төшерелгән анимацион ролик бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү дә йомгаклау кичәсенә тәгаенләнгән.
Республикакүләм «Илһам бирүче-Илһам» эссе бәйгесенең таләпләре – «Бөек җырчы Илһам Шакировның тормышы һәм иҗаты» темасына ирекле формада эссе язу. Бәйгедә Татарстан Республикасының 12 районыннан 62 бала катнашкан. Финалга 9 кеше узган.
«Илһам нуры» яшь рәссамнар бәйгесе катнашучысының эше рәсем яисә графика техникасында һәм эчтәлегендә «Мин музыка ясыйм» темасына башкарылырга тиеш:
- И. Шакиров репертуарындагы әсәрнең чагылышы;
- И. Шакировның тормыш юлын, шулай ук танылган артистның талантын формалаштыру белән бәйле урыннарны чагылдыру.
Нет комментариев