«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

«Саумы, Казан!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Бүген Казан Кирмәнендә урнашкан Гавами урыннарда (Присутственные места) тантаналы рәвештә «Саумы, Казан!» бәйгесе нәтиҗәләрен игълан иттеләр.

Казан Мэриясе 10 апрель көнне Казан шәһәренең сәнгати образын формалаштыру, шәһәрне сурәтләү максатыннан «Саумы, Казан!» рәсем сәнгате конкурсын игълан иткән иде.

Гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителгән. Оештыручылар хәбәр итүенчә, конкурска 200дән артык эш кабул ителгән. 

Бүген тантаналы рәвештә, бәйгедә катнашкан рәсемнәрне тамашачыларга Казан кирмәнендә ачылган күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Тантанада бәйге җиңүчеләре дә игълан ителде.

Шулай итеп, беренче урыннарга Мишина Надежда, Федорова Анна , Маврина Регина , Царев Сергей, икенчее урыннарга Афанасьева Анастасия , Аскаров Ильшат, Бердникова Ольга , Антоновна Ирина, өченче урыннарга Кумаева Кристина, Сафина Светлана, Аскарова Эльвира, Карасёва Вера лаек булды.

Шулай ук бәйге нәтиҗәсендә махсус приз алучылар да булды: Самакаева Марина Владимировна, Шәмсетдинов Рөстәм, Базарбаев Джумбак, Ибраһимов Руслан, Файзутдинова Яна, Хаҗиев Мадияр.

Бәйгедә җиңүчеләрне акчалата бүләк көтә. Бүген исә аларны котлап истәлекле грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Әлеге бәйгенең нәтиҗәләре белән якыннанрак танышыр өчен рәссәмнар Кирмәндә узучы күргәзмәгә килергә чакыра.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар