«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Шигъри квартирник: «Мин бу җирдә бер узгынчы гына...»
Новости
Яңалыклар

Шигъри квартирник: «Мин бу җирдә бер узгынчы гына...»

Казандагы М. Горький һәм Ф. Шаляпин музеенда хәзерге вакытта күренекле рус шагыйре Сергей Есенинның 130 еллыгына багышлап ачылган «Сергей Есенин: «Я хочу верить в лучшее» күргәзмәсе бара. .

26 февральдә 17:00 сәгатьтә, Сергей Есенин юбилее кысаларында, музейда аның шигъриятен оригиналда гына түгел, ә татар теленә тәрҗемәдә дә тыңларга һәм хозурланырга мөмкин булачак.

 «Мин бу җирдә бер узгынчы гына...» шигъри квартирнигында Сергей Есенин шигъриятен татар телендә Фәнил Гыйләҗев, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Алисә Зарипова, Йолдыз Миңнуллина яңгыратачак. 

Кичә поэзия, музыка һәм пластика белән үрелеп барачак (Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Альбина Ногманова).
Кичә азагында тамашачыларга ачык микрофон тапшырыла – һәркем үз иҗаты һәм уйланулары белән бүлешә алачак.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое