Быел ТӘРТИП радиосына 10 яшь тулды, шуның белән беррәттән КАЛЕБ тапшыруына да 10 яшь.
Бу уңайдан 10 ел эчендә радиотыңлаучылар радиоэфирдан ишетеп, яратып өлгергән талантлы яшьләре бер сәхнәгә җыеп концерт оештыра.
Концерт 22 август, 19.00 сәгатьтә, «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак. Анда җырчылар: Илнар Шәрәфетдинов, Мөнир Марданов, Наилә Низамиева, Нәзирә Хөсәенова, Руслан Габбасов, Булат Нәҗипов, Миләүшә Закирова, Гөлия Зәһретдинова, Айзилә Гарифуллина, Рүзәл Шакиров, Илдар Сафин, Самат Мөхәмәтҗанов; биючеләр: Алсу Мәгъсүмҗанова, «Яз» бию ансамбле, «Мирас» бию ансамбле, Камил Сәләхов, «El Deseo» бию төркеме; инструменталистлар: Ильяс Камал, Ильяс Фәрхуллин, Дәниф Сәфиуллин, Айбулат Харисов, Зилә Гайфуллина; нәфис сүз осталары / шагыйрьләр: Айзат Вахитов, Булат Ибраһимов / Ильяс Камал (күмәк номер), Айнур Гәрәев, Гөлүсә Гыйбадуллина чыгыш ясаячак.
Башланыр алдыннан һәм тәнәфес вакытында милли көйләр тыңлап, уеннар уйнап, аралашып, ял итеп алу мөмкинлеге булачак, диелә хәбәрдә
Нет комментариев