Беренчесен 29 ноябрьдә үткәрмәкче булалар.
Анда татар мәдәниятенең кринҗ видеоларын, клипларын, сериалларын караячакбыз һәм берәр шәп уен уйнарбыз һәм дискәтүк белән тәмамларбыз, – дип хәбәр итә чараның оештыручысы Миләүшә Гафурова.
Ни өчен «Кринҗ кичәләр» булып атаулын ул, «чөнки КРИНҖ ул — мӘдәНИяТнЕҢ мөһим өлЕшЕ!» дип аңлата. Кринҗ кичәсенә мәктәптә көзге балга кебек киенеп килергә кирәк, ягъни әни рөхсәт итмәгән бөтен нәрсәләрне кияргә була. Шулай ук килергә теләүчеләргә дискәтүктә тыңлап биергә татар эстрадасының иң «кринҗ» бер җырын да алып килергә кирәк.
Нет комментариев