«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Татарча диктант» текстын кем укыячак?

Кайсы әсәрдән өзек язачагыбыз да билгеле булды.

13-15 октябрь көннәрендә узачак дөньякүләм «Татарча диктант» текстын Татарстан өчен профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — тележурналист, актер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов, чит илләр өчен Театр һәм кино артисты, Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин укыячак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

Татарстанда яшәүчеләр – Рөстәм Галиуллинның «Таҗеддин Ялчыгол» әсәреннән өзек («Васыять» исемле җыентыгыннан), Россия төбәкләрендә – Марсель Галиевның «Тимә, яшәсен!» әсәреннән өзек, ә чит илләрдә гомер итүче татарлар – Фоат Садриевның «Туган җир» әсәреннән өзек язачак.

Диктантны оффлайн рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килергә кирәк. Мәйданчыкны табу өчен diktant.tatar сайтындагы картаны ачасыз һәм үзегезгә уңайлы булган ноктаны эзлисез. Диктантның көне, вакыты картада (табылган мәйданчык янында) языла.

Вы уже оставили реакцию