29 июльгә дизель ягулыгы 61,16 сум булган, ә 5 августка 61,18 сумга әйләнгән...
Татарстанда 29 июльдән 5 августка кадәр барлык маркалы бензинның бәясе артты, дизель ягулыгына бәя үзгәрмәгән диярлек. Бу хакта Татарстанстатка сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.
Хисап чоры башланганчы, АИ-92 маркалы бензин 50,38 сум булган булса, 5 августка ул 51,10 ( 1,4 процент) булган. моннан тыш, АИ-95 маркалы бензин 55,34 сум булган (баштагы бәясе 54,63 сум, 1,3 процент), АИ-98 һәм аннан югары маркалы бензиннар – 71,31 сум (башта 72,21 сум булган, 0,1 процент).
29 июльгә дизель ягулыгы 61,16 сум булган, ә 5 августка 61,18 сумга әйләнгән, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев