«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Театр - мәңгелек»: Әлмәт театры юбилей киченә әзерләнә
Новости
Яңалыклар

«Театр - мәңгелек»: Әлмәт театры юбилей киченә әзерләнә

Әлмәт татар драма театры 80 еллык юбилей чарасына әзерләнә.

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева белдергәнчә, хәзерге вакытта юбилей кичәсенә ныклап әзерләнү процессы бара. 31 октябрьдә булачак кичә программасында театр тарихы белән үзенчәлекле форматта танышырга мөмкин булачак. Аеруча зур игътибар театрның бинасына биреләчәк. Бәйрәм кунаклары бинаның төзелеше, реконструкциясе, дистә еллар эчендә театр пространствосы үзгәреше турында кызыклы фактлар белә алачак. Юбилей чарасына сценарийны театр артисты Резеда Хәертдинова язган, аны режиссер – Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов куячак. Үзләре билгеләп үткәнчә, фойедан башланачак юбилей чарасында театрның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге күрсәтеләчәк.

Юбилей киченең шигаре – «Театр - мәңгелек» һәм бу Әлмәт театрының 80 еллыгы белән бәйле: сигез санын әйләндереп куйсаң, чиксезлек билгесе килеп чыга. Димәк, театрны чиксез, мәңгелек киләчәк көтә дип аңларга мөмкин.

фоточыганак: театрның Вконтакте сәхифәсеннән

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое