«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Телеграмны татар телендә куллан!

Телеграмны инде шактый күптән татар теленә тәрҗемә иттеләр.

Барлыгы телеграм көйләүләрендә рәсми 29 тел бар. Әлегә татар телен махсус сылтама буенча гына кулланышка кертеп була.

Бүгенге көндә кушымтаның 3 татар телле тәрҗемәсе бар.  Шуларның берсе латин графикасында. Бүген Татмедиада узган матбугат конференциясендә Телеграмның татар теленә яңа тәрҗемәсен тәкъдим иттеләр.

Тәрҗемәне бер тәрҗемәче энтузиаст, инженер булып эшләүче Илгиз Җиһангиров тәрҗемә иткән. Бу эшне ул берүзе бер ел элек башлаган булган. Хәзер тәрҗемәчегә Татарстан Фәннәр Академиясе ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтә башлаган.  Бүген популяр мессенджерның тәрҗемәсе 94 процентка ка әзер икән. Аны бөтен теләгән кеше йөкләп сынап карый ала.  

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое