«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Тинчурин театры яңа сезонын ача яки 3 зур вакыйга турында

Көзге кичләрне театрда үткәрергә алдан ниятләп куегыз, чөнки театрлар яңа премьераларга әзерләнә башлады. (ә кайберләре инде тамашачыга тәкъдим дә итте)

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең сезонын 15 сентябрьдә ача. Нәкъ менә әлеге датаның сайлануы очраклы түгел: 15 сентябрьдә, татар театрына нигез алучыларның берсе, күренекле драматург Кәрим Тинчуринның туган көне, ә театр үзе 90нчы юбилеена “аяк басты”. Шул уңайдан театр ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә төрле чаралар әзерли. Бу хакта бүген "Татмедиа"да үткән матбугат конференциясендә тулырак сөйләделәр.

Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов билгеләп үткәнчә, Тинчурин театрына яңа урындыклар һәм ут җиһазлары куелган, яңа колакчыннар алынган, фотозона да әзерләнә. Кыскасы, яңа сезонны яңа урындыкларда каршы алырга мөмкин булачак. 15 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә Казанның Архангел зиратында Кәрим Тинчуринны искә алып, каберенә чәчәкләр салыначак. 11.30 сәгатьтә исә К.Тинчурин паркында әдипнең иҗаты яктыртылачак, драматург бюстына чәчәкләр куелачак.

18.30 сәгатьтә Н.Исәнбәт туплаган татар халык дастаны, режиссер Туфан Имаметдинов инсценировкасы буенча куелган “Идегәй” спектакле тәкъдим ителәчәк. Сезон ачылу белән “АртМиграция” фестивале башланып китәчәк. Тинчурин театры анда Р.Зәйдулланың “Ашина” (режиссер Илсур Казакбаев куйган) спектакле белән катнаша.

Октябрь башыннан шулай ук әһәмиятле вакыйга – конкурс-фестиваль көтелә. (Бу хакта тулырак язган идек – сылтама аша кереп укырга мөмкин.) Ә инде ноябрь башында җиңүчеләр катнашында гала-концерт булачак.

Театрда булачак премьералар турында баш режиссер Туфан Имаметдинов сөйләде:

- Хәзерге вакытта без репетицияләргә тотындык – “Ай былбылым” моңсу комедиясенә әзерлек гөрли. Премьера 26 октябрьдә булачак. Анда күбрәк олы буын артистлар катнаша. Пьесаны безнең Шамил абый (Фәрхетдинов – Авт.) язды. Без апрель аенда өлкән буын артистлар белән җыелып сөйләштек һәм май айларында текстны укып чыктык. Ләкин "Җилкәнсезләр"не чыгару сәбәпле, "Ай былбылым" читәкәрәк куеп торылды. Менә җәй үтте - спектакльне яңа сезонга әзерләргә булдык.

Икенче премьера – “Көлмәгез, мин үләм” комедиясе (авторы – Мансур Гыйләҗев) декабрь башында көтелә. 6 ноябрьдә булачак юбилейга багышланган зур концертны Камил Гатауллин куя, диде Туфан Имаметдинов.

Шулай итеп, Тинчурин театры 2023 ел ахырына кадәр 3 зур вакыйгага әзерләнә. Ә сез, алда әйткәнемчә, кичләрегезне театрда үткәрергә ниятләп куегыз...

фотолар: Рамил Гали. Татар-информ.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое