«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Тинчурин театры «Журналистика мәктәбе»нең II сезонына open-call игълан итә
Новости
Яңалыклар

Тинчурин театры «Журналистика мәктәбе»нең II сезонына open-call игълан итә

Проектның икенче сезонында «Журналистика мәктәбе» катнашучылары Тинчурин театры премьералары, спектакльләренә бушлай керә алачак.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Журналистика мәктәбе» проектының II сезоны старт ала. Проект театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрне әзерләүгә юнәлтелгән. Катнашу өчен гаризалар 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

«Журналистика мәктәбе»нә өлкән сыйныф укучылары, студентлар, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче яшь журналистлар һәм, гомумән, театрны яратучылар чакырыла. Дәресләр театрда айга 1 тапкыр уздырылачак. Лекцияләрне театр юнәлеше экспертлары алып барачак.

Проект катнашучылары драматургия, режиссура, сценография, рецензия язу буенча белемнәрен арттырачак. Укучылар белемнәрен практик яктан да ныгытачак: алар әзерләгән  материаллар, рецензияләр Тинчурин театры сайты һәм социаль челтәрләрендә урнаштырылачак, шулай ук Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында басылыр дип көтелә.
«Журналистика мәктәбе»нең II сезонының беренче дәресе 13 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә узачак. Лекциянең спикеры – Казан дәүләт Яшь тамашачылар театрының проект һәм иҗат эшчәнлеге буенча директор урынбасары, әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова. Дәрес темасы: «Язарга яки язмаска. Театраль рецензияләрне мисаллар ярдәмендә анализлау».
Беренче дәрес кысаларында проектның I сезонына да йомгак ясалачак. Иң актив катнашучыларга сертификат һәм бүләкләр тапшырылачак. Лекциядән соң катнашучылар «Хан кызы Турандык» спектаклен караячак, соңыннан шушы постановка буенча «мәктәп»нең беренче өй эшен эшләячәк – рецензия язачак.

Проектның икенче сезонында «Журналистика мәктәбе» катнашучылары Тинчурин театры премьералары, спектакльләренә бушлай керә алачак. Катнашучыларның эшләре балл системасында бәяләнәчәк. Театраль сезон ахырында актив катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак, иң актив укучыларны бүләкләр көтә, диелә хәбәрдә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое