«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Тинчурин театрының яңа сезонында нинди премьералар көтелә?

Алга китеп шуны әйтергә кирәк - быел К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонны берьюлы ике премьера белән ача.

Сезонга әзерлек, планнар һәм спектакльләр турында бүген матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтеп үткәнчә, быел театрның беренче премьерасы рәсми рәвештә сезон ачылуга кадәр узачак.

- Театрыбыз яңа сезонны 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчурин туган көнендә ача. Ул көнне ТР Мәдәният минисрлыгы белән берлектә төрле чаралар көтелә. Ә спектакльләргә килгәндә, 18-19 сентябрьдә драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевнең «Туган-тумача» спектакле куелачак. Аңа кадәр 5 сентябрьдә Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә» риваяте тәкъдим ителәчәк. Әсәрне сәхнәгә Зөлфәт Закиров куя, диде директор.

Зөлфәт Закиров, үз чиратында, зур сәхнәдә спектакль кую мөмкинлеге биргәннәре өчен җитәкчелеккә рәхмәтен белдерде һәм «Таһир-Зөһрә» спектаклен Пушкин картасы белән дә карап буласын әйтте. 

- Хәзерге заманда, матди як артыннан куып, без мәхәббәт хисен, якыннарыбызга, ватаныбызга, әти-әниебезгә карата мәхәббәтне икенче планга калдырдык кебек. Әлеге әсәр белән без үз мәхәббәтең, хисләрең өчен көрәшергә, тормыш юлында бернинди авырлыкларга да карамыйча бу хисләргә тугры калырга кирәклеген җиткерәсебез килә, диде ул. 

Театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сөйләп узганча, театр сезонында барлыгы 6 премьера көтелә, аларны төрле режиссерлар куя. Алар – Тимур Кулов, Илсур Казакбаев, Сәрдәр Тагировский һәм башкалар. Бик тиздән көтеләчәк премьераны – «Туган-тумача»ны Илгиз Зәйниев куя. 

- Ул традицион формаларны үз эченә алган спектакль. Тинчурин театрына спектакль куярга чакыргач, җитәкчелеккә берничә әсәр тәкъдим иттем. Алар әлеге пьесаны сайлады. Бу – масштаблы, труппаны җыеп тота торган әсәр. Биредә 30га якын артист катнаша, ди Илгиз Зәйниев үзе. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое