М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты, ТАССРның халык, РСФСР атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Хәйдәр Бигичевка багышланган «Моңлы тарих» дип исемләнгән музыкаль кичә була.
26 сентябрьдә Шәрык клубында булачак бу кичәдә Хәйдәр Бигичев репертуарында булган җырларны ишетергә һәм җырчының иҗаты белән якынрак танышырга мөмкин булачак.
Чараның махсус кунагы – ТАССРның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, дип хәбәр итә Шәрык клубы.
Нет комментариев