«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Yummy Music Band: Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакировка багышланган кичә була
Новости
Яңалыклар

Yummy Music Band: Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакировка багышланган кичә була

Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band төркеме Шакиров иҗатының төрле чорларына караган җырлар башкарачак.

17 февраль көнне күренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе Илһам Шакировның юбилее уңаеннан Татар филармониясендә аның иҗатына багышланган концерт узачак.

Трибьют – заманча тере музыканың иң яхшы традицияләрендә уза торган, артистка һәм аның иҗатына хөрмәт белдерүне аңлата.

Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band төркеме Шакиров иҗатының төрле чорларына караган җырлар башкарачак. Бер кичтә сәхнәдә Казанның ун алдынгы музыканты һәм солистлары: Илгиз Шәйхразиев һәм Эльвира Мифтахова. Кичәнең кунагы  — Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова.

Хәтерләсәгез, моңа кадәр Илһам Шакировка трибьют узган җәй Кабан күле ярында тәкъдим ителгән иде. Саф һавадагы тере концертны Казан парклары һәм скверлары дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль лейблы оештырды. Шулай ук, әлеге программаны 30 август Казан Кирмәнендә узган ДәртФест сәхнәсендә дә ишетеп булды. Ә ноябрь аенда Трибьют программасы филармония залын җыеп өлгерде.

Yummy Music Band ансамбле халык җырлары (Керфекләрең синең нигә кара, Ай былбылым) һәм бөек татар шагыйрьләренең һәм композиторларның автор җырларыннан (Син сазыңны уйнадың, Сәрвиназ, Эзләдем, бәгърем, сине) торган сәгать ярымлык программа тәкъдим итәчәк.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое