Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
MOÑ «Прима» спектаклен тәкъдим итте
Премьера 22 нче декабрь көнне Милли китапханәнең театраль мәйданында тәкъдим ителде.
-
Ислам Вәлиев: «Музыка - минем тормышым»
Өлкән һәм урта буын аны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, баянчы Рөстәм Вәлиев улы буларак белсә, хәзерге яшь буын Malsi Music проекты аша таный. Ислам Вәлиев! Музыка дөньясына ул ничек кереп киткән? Хәзерге вакытта нинди планнар-уйлар белән янып яши? Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.
-
Артур Шәйдуллин: Син I am the best булырга тиеш!
Аның өчен сәхнә – яхшы кәеф һәм адреналин урыны. Әйтерсең лә, ул анда уйнамый, ә яши кебек. Шуңа күрә рольләре дә ихлас, ышандырырлык килеп чыга. Журналның бу санында сезне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, актер осталыгы һәм пластика буенча педагог Артур Шәйдуллин белән таныштырырбыз.
-
Әлмәт театрында «Кызу сезон»!
Әлмәт театры – эзләнүчән театр. Алар һәрвакыт нинди дә булса заманча яңа алымнары белән шаккатырып тора, төрле зәвыклы тамашачы өчен тамашалар әзерли. Соңгы елларда куелган «Җил артыннан», «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрләре генә дә ни тора...
-
Тәҗрибә: “Һәр гамәл өчен җавап бирәсе”
Кеше нигә үзен дә белештерми торган халәткә керә һәм башка килмәслек гамәлләр кыла? Ә нәфрәт кайдан барлыкка килә? Дөньяда барган вәзгыятьләр кешенең үз-үзен тотышында ничек чагыла?
-
Композитор Ильяс Камал: Татар музыкасы чит илнекеннән бер дә калышмый
Казан консерваториясендә берьюлы ике факультетта белем алган (!) егет белән танышабыз. Хәер, композитор, музыкант, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры оркестрының баш дирижеры Ильяс Камалны белмәүчеләр сирәктер. Ильяс Санкт-Петербургта туган, шунда башлангыч музыкаль белем алган. Ә инде Казанда ул музыкант, композитор буларак формалашкан. С.Сәйдәш, Р.Яхин традицияләрен дәвам итәрдәй өметле композитор.
-
Илшат Рәхимбай: «Мин хәзер күпкә кыюрак»
Татарстанда быелгы җәйнең иң төп мәдәни вакыйгаларының берсе – Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы премьерасы булгандыр, мөгаен. Ул шактый шау-шу уятты, бик күп уңай һәм тискәре бәяләмәләр җыйды. Әйтергә кирәк, «Микулай»ны дөньяга чыгару процессы – үзе үк кызыклы сюжетка тиң. Татарстаннан яшь режиссер үз илебез кинематографы мэтрлары катнашында этнотриллер төшерә һәм соңгы мизгелдә картинаны тулысынча эшләп чыгу өчен краудфандинг (акча җыю) игълан итә. Без режиссер Илшат Рәхимбай белән шәхсән күрешеп сөйләштек. Халыкта зур кызыксыну уяткан фильмны төшерү серләре турында аның үзеннән сораштык.
-
Рөстәм Зиннуров: «Бераз гына сәер мин»
Ул шундый үзенчәлекле артист. Беренчедән, чит ил актерларына охшаш тышкы кыяфәте белән әсир итә. Икенчедән, һәр кеше белән уртак телне тиз таба. Кино сәнгатен үлеп ярата! Театрга мәхәббәте турында әйтәсе дә юк. Хәер, сәхнә кешесе бит. Сүзебез – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театры артисты Рөстәм Зиннуров турында.
-
МОГҖИЗАИ АКВАРЕЛЬ
Рәссам Рөстәм Хәбиров – Бөгелмә шәһәреннән. Ул әүвәл – Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятенең сынлы сәнгать-графика бүлеген, аннары Башкортстандагы Мифтахетдин Акмулла исемендәге дәүләт педагогика университетының сынлы сәнгать-графика факультетын уңышлы тәмамлаган. Бүгенге көндә Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбендә белем бирә.
-
ЛАТЫЙПОВ ДИГӘН ЖУРНАЛИСТ БАР ИДЕ
Җыр безнең тормышта җитәрлек кебек үзе. Әмма бу беренче карашка гына. Гармония бармы соң? Менә кайда мәсьәлә! Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа куелышы шундый уйлар тудырды.