«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Афиша, бинокль, ком сәгате... – Тинчурин театрының музей серләре

Яшь барган саен тарих белән күбрәк кызыксына башлыйсың икән.

Мәктәптә укыганда музейларга йөрергә яратмаган булсам, хәзер исә Казанның музейларына яратып йөрим. Моның өчен әллә кая барасы да юк – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда һәркемгә кызыклы булырлык экспонатлар яши. Алар хакында музей хезмәткәре Наилә Фәйзрахмановадан сөйләтеп кайттым.

«МИН МОНДА ЭШЛӘР ИДЕМ»

Наилә Питрәч районы Чыты авылыннан. КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе һәм журналистика бүлеген тәмамлаган.

«Безне төркемебез белән Тинчурин театрына спектакльләргә еш алып киләләр иде. Шуннан бервакыт: «Театрда минем юнәлеш буенча эш юктыр инде, ләкин монда эшләр идем», – дип уйладым. Бакалавриатны тәмамлап, эш эзләгәндә, театрда эшләүче төркемдәш кыз: «Минем урынга эшкә килеп карамыйсыңмы?» – дип язды. Музей җитәкчесе Розалия Вәлиәхмәт кызы белән һәм соңыннан театр директоры Фәнис Наил улы белән сөйләшкәч, театрга эшкә алдылар. Шулай итеп, кайчандыр уйлап кына куйган теләгем тормышка ашты».

АФИША, БИНОКЛЬ, КЕСӘ СӘГАТЕ…

Хәзерге көндә алар архив туплыйлар, күргәзмәләр ясыйлар, бөек шәхесләребезне искә алу чаралары, төрле категория тамашачылар: бакча балалары, башлангыч һәм өлкән сыйныфлар, студентлар, туристлар өчен театр буйлап экскурсияләр үткәрәләр. Экскурсиягә килгән тамашачы театрның эчке дөньясы, театр һәм бина тарихы, сәхнә арты белән нәкъ менә музейда таныша, спектакльләрнең ничек барлыкка килүен, аларны чыгаруда кем катнашуын биредә белә ала. Кичке спектакльләр вакытында музей шулай ук тамашачыга ачык.

«Безнең музейда театрыбыз куйган иң беренче спектакль афишасыннан алып бүгенге көн театры яшәешен чагылдырган экспонатлар бар. Мәсәлән, Кәрим Тинчуринның гаилә архивында саклана торган бинокль. Кәрим Тинчуринның хатыны, «Сәйяр» труппасының талантлы артисткасы Заһидә ханым спектакльләр карарга яраткан. Әлеге бинокльне Кәрим Тинчурин аңа махсус бүләк иткән. Шулай ук бездә Кәрим Тинчуринның мәдрәсәдә укыган вакытта язган караламалары, укыган китаплары, күп кенә әсәрләренең төп нөсхәләре да саклана.

Кәрим Тинчурин шаярырга яраткан. Зур кесә сәгатен ул һәрвакыт диярлек үзе белән йөрткән. Театрга эшкә килгәч, әгәр дә аннан берәрсе вакыт сораса, ул шул зур сәгатьне кесәсеннән чыгарып, вакытны әйтә һәм шул рәвешле хезмәттәшләрен көлдерә торган булган».

«ТЕАТРНЫҢ ҖАНЫ ТӨНЛӘ УЯНА»

Музей хезмәткәре архив туплап кына калмыйча, аны халыкка, тамашачыга да кызыклы итеп җиткерергә, ягъни административ эшчәнлек белән дә, иҗат эше белән дә шөгыльләнә белергә тиеш. Шуңа күрә еш кына, күргәзмәләр төзегән вакытта, төнгә кадәр калып эшлиләр икән.

«Төнлә театрның җаны уяна кебек тоела миңа. Караңгы коридорлардан узганда, яныңда синең белән кемдер атлап бара кебек. Андый вакытларда җитәкчем белән: без сездән курыкмыйбыз, без сезне бик яратабыз, дип көлешәбез».

КӘЕФНЕ КҮТӘРӘ ТОРГАН СПЕКТАКЛЬЛӘР

Наиләгә театрның төзелүеннән алып күчмә чорга кадәрле вакыты аеруча кызыклы. Исламия-Хәлил Мәхмүтовлар, Наил Шәйхетдинов, Люция-Фердинанд Фарсиннар һ.б. танылган артистларның авырлыклар аша узып, исемле һәм биналы булу тарихын аларның истәлекләрен укыганда тетрәнеп куярлык.

«Театрда эшләү шунысы белән кызыклы: бер көн икенчесеннән нык аерылырга мөмкин. Мәсәлән, дүшәмбе көн архив туплап, нәрсәдер язып үтсә, сишәмбе көн тамашачы белән эшләп уза. Ләкин көн саен эшләнә торган вазифалар да бар, әлбәттә. Эш көнем компьютерны кабызып, килгән хатларны барлаудан башлана. Соңыннан яңа килгән архивны теркәү, өйрәнү, аны музейга урнаштыру кебек эшләр башкарыла. Кичен без тамашачы белән кайныйбыз: экскурсияләр үткәрәбез, музей белән таныштырабыз».

Наилә театрда уйнала торган спектакльләрне буш вакыт булган саен карарга тырыша. Студент чакта ук иң беренче караган спектакле – Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәре. Шулай ук Тинчуринның «Назлы кияү» әсәре мәңге картаймас дип саный.

«Кәефне күтәрә торган спектакльләрдән Хәй Вахитның «Кияүләр» спектаклен яратам, яшьләр турында – Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә»се. Интерактив спектакльләрдән – «Җилкәнсезләр». Илгиз Зәйниевнең чагыштырмача күптән түгел чыккан, әмма тамашачы мәхәббәтен яулаган «Туган-тумача» спектаклен бик ошаттым», – ди ул.

Тинчурин театры музееның һәр экспонаты – үзе бер тарих. Аларны тулысынча өйрәнеп бетү өчен бер экскурсия генә җитми. Шуңа күрә без Наилә белән очрашу дәвамлы булыр дигән өметтә саубуллаштык. Язманы аның әйткән фикере белән тәмамлыйм: «Мәдәният өлкәсендә традицияләрне фундамент итеп саклап, аларны әкренләп яңарту, яңалыкны әз-әзләп өстәп бару мөһим».

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое