Бүген Менделеевск шәһәренең «Атмосфера» куполында «СМИ: современно, модно, интересно» дигән чара үткәрелде.
«Идел» журналы әлеге чараны оештыручыларының берсе иде. Дөресен әйткәндә, «Менделеевские новости» редакциясе бу чарага аеруча иҗади яктан әзерләнгән. Куполга килеп керүгә, исеменә хас булганча рәхәт «мохит» биләп алды: зал тулы яшьләр, укучылар, керә-керешкә сәнгать мәктәбенең укучы кызлары кунакларның кәефен күтәреп йөри, шунда ук «Почтальон Печкин» гәҗит өләшеп тора, кинотеатр тарафыннан интерактив фотозона әзерләнгән, «Менделеевск туристический» туган якны өйрәнү музеннан күргәзмә тәкъдим ителгән иде. Әлеге чарада яшьләр басма матбугат чаралары («Идел», «Менделеевские новости», «Мәйдан») хезмәткәрләре белән якыннан аралаша алды. «Идел»нең баш мөхәррире Рәмзия Галимова Менделеевск белән тыгыз хезмәттәшлек турында сөйләде.
«Әлеге район үзенең яшь буынын үстерү, таныту юнәлешендә бик күп эшләр алып бара», диде ул һәм журналның май санында район башлыгы Радмир Беляев белән интервью чыкканын ассызыклап үтте. «Менделеевские новости» газетасының баш мөхәррире Джулия Искәндәрова аның сүзен куәтләп, басма матбугат белән кызыксынучыларга рәхмәтен белдерде. Шулай ук махсус әлеге чара өчен шәп бүләкләр әзерләнгәнен әйтте. Бүләкләр иң актив катнашучыларга тапшырылды.
Чарада Менделеевск башлыгы Радмир Илдар улы да катнашты. Ул үз чиратында яшьләргә китап-журналлар укырга киңәш итте:
- Бирегә бик күп яшьләр җыелган. «Идел» яшьләр журналы белән хезмәттәшлек итүебез дә юкка түгел. Гомумән, китап-журналлар уку файдалы. Күбрәк укыган саен, үсеш процессы да тизрәк бара, диде ул.
Менделеевск яшьләре кыю һәм үҗәт булып чыкты – Радмир Илдар улына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Араларында «Сезнең кебек район башлыгы булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?» «Сез ничек ял итәсез?» «Нинди китаплар укыйсыз?» «Якын киләчәктә районда нинди төзелеш планнары көтелә?» кебек темалар күтәрелде. Сорау бирүчеләр саны артканнан-артты. Әмма район башлыгының эшлекле сәфәр белән Казанга китәсе бар иде, шуңа күрә ул әлегә саубуллашып торырга мәҗбүр булды.
Чара күңелле программа белән дәвам итте. Иҗади конкурслар җиңүчесе, җырчы сандугач – Яна Шалаумова җыр башкарды, «Кристалл» эстрада биюенең хореография ансамбле «Идел» журналын тотып заманча бию тәкъдим итте. (бу безнең өчен матур бүләк булды – Авт.)
Икенче өлештә төп кунакларның берсе – Беренче каналда «Хәерле иртә» тапшыруын алып баручы Никита Пименов онлайн-форматта яшьләр белән очрашуга кушылды. Ул үзенең журналистикага килү юлын, эштә килеп чыккан кызык хәлләре белән уртаклашты.
Мондый форматтагы чаралар шәһәр-район яшьләренә бик кирәк, дигән нәтиҗәдә Менделеевскка рәхмәт әйтеп, кайтырга кузгалдык. Алга таба да уртак проектлар чынга ашырылыр, «Идел» белән «Менделеевские новости» дуслыгы тагын да ныгыр дип ышанабыз!
фотолар: Фирүзә Вәлиева.
Нет комментариев