«Туган тел фестивале - 2024» чарасыннан корреспондетыбыз Лиана Габбасова репортажын тәкъдим итәбез.
Бүген, 13 апрельдә, "Бала-Сити" халыкара мультилингваль мәктәбендә "Туган тел фестивале - 2024" үтте.
Әлеге фестиваль быел дүртенче тапкыр мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләрне, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын бергә җыйды.
Ачылыш тантанасы "Әллүки" курайчылар студиясенең бик матур чыгышыннан башланып китте. Аннан соң сүз "Бала-Сити" белем бирү оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Альбина Насыровага бирелде:
- "Туган тел фестивале"нең төп максаты - татар телендә белем бирүче тәрбиячеләрне бергә туплау һәм туган тел дәресләрен заманча технологияләр ярдәмендә кызыклы итеп оештырырга өйрәтү. Шунысы сөендерә - фестивальдә катнашучылар, чыгыш ясарга теләк белдерүче креатив татар теле укытучыларының саны елдан-ел арта. Әгәр дә әлеге фестивальдән идеяләр белән кайтып, аларны практикада куллана башлыйлар икән, димәк, без куйган максатыбызга ирешәбез, - диде ул.
Татар телен үстерүгә зур өлеш кертүче Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Əхмәтовка зур рәхмәт белдерде. Марат Готов улы да үз чиратында фестивальнең әһәмиятен ассызыклады:
- "Туган тел фестивале" - үзенчәлекле проектларыбызның берсе. Әлеге фестивальдә милли җылылык хөкем сөрә. Милләтебезнең киләчәге - балаларда. Бер генә баланың күңеленә дә туган телгә мәхәббәт үтеп керә алса, ул милли җанлы булып үсә дигән сүз. Ә сез дистәләгән, йөзләгән балалар белән эшлисез. Киләчәктә дә шулай эзләнеп, тәҗрибә уртаклашып, күңелегезне татар телен өйрәтүгә биреп хезмәт итүегезге телим. Бирегә укытучылар, тәрбиячеләр күңел кушуы буенча, яңалык, туган телне өйрәнү өчен заманча, үтемле, нәтиҗәле методлар эзләү максаты белән киләләр. Шундый остазларыбыз булганда татар теленең киләчәге бар дигән сүз", - дип, тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм "Туган тел фестивале"н оештыруда үзләреннән өлеш керткән остазларга бүләкләр, рәхмәт хатларын тапшырды.
Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова да катнашты:
- Татар телен, гореф-гадәтлеребезне, мәдәниятебезне саклау ул - һөнәри бурыч та, рәсми күрсәтмә дә түгел. Ул бары тик үзебезнең эчке тоемлау белән әби-бабаларыбызга, ата-аналарыбызга булган зур ихтирам. Бүгенге фестивальгә киләчәгебезне кайгыртучы зур йөрәкле белгечләребез җыелган. Мин сезгә зур рәхмәтле. Киләчәктә безгә терәк булырлык балалар тәрбияли алсак иде", - дип җылы теләкләрен юллады.
"Туган тел фестивале - 2024" гимнын автор-башкаручы Фирүзә кызы Сафия белән башкарды.
Фестиваль башкала һәм республиканың төрле районнарыннан килгән тәрбиячеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын берләштерде. Алар татар телен өйрәтүдә заманча, мәгълүмат чараларын кулланып тудырылган яңа методлар, проектлар белән таныштылар, татар теле дәресләре буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Әлеге фестивальдә катнашучылар, оештыручылар белән әңгәмә корып алдык.
Фикерләр
Ләйлә Бикмөхәммәтова, "Бала-Сити" халыкара мультилингваль мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы ("Туган тел фестивале - 2024"оештыручы):
Укытучы буларак, тәрбиячеләр белән элемтәдә торырга кирәк, дип саныйм, чөнки балалар бакчасыннан соң бала мәктәпкә килә. Балалар бакчасында тәрбияче туган телне өйрәтүдә нинди методлар куллана, нәрсәне максат итеп куя, башлангыч мәктәптә укытучы да эшчәнлекне шул юнәлештә дәвам итә. Мәгълүмат бирү чаралары, ресурслар үсә, ә укытучы замана белән бергә атларга тиеш. Шуңа күрә "Туган тел фестивале" кебек чаралар артсын, әлеге фестиваль ешрак, бәлки елга ике тапкыр үткәрелсен иде. Тәрбиячеләребез яңалыкка омтылсыннар, җитәкчеләре, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торсыннар иде. Остаз, җитәкче һәм ата-ана кулга-кул тотынышып эшләгән очракта нәтиҗә булачак.
Булат Җамалиев, ТР ясалма интеллект буенча вәкаләтле вәкил:
- Ясалма интеллект бүгенге көндә тормышның барлык өлкәләренә дә йогынты ясый, мәгариф өлкәсе искәрмә түгел. Татар телен өйрәнү процессын заманча, кызыклы итүдә аның роле зур. Бүгенге көндә безнең команда Tatar speech проекты өстендә эшли. Әлегә программа YouTube һәм башка медиаплатформалардан видеоларны уннан артык телдән татар теленә тәрҗемә итә белә. Безнең күзаллавыбызда Tatar speech татар телен өйрәнергә ярдәм итүче белем бирү платформасы булачак. Ясалма интеллект базасында шәхси репититор урнаштырыла, ул махсус синең өчен белем бирү траекторияләрен булдыра, хаталарыңны төзәтә. Мисал өчен, видео караганнан соң ясалма интеллект аның эчтәлеге буенча сораулар бирә, сорауларга җавапның никадәр дөрес булуыннан чыгып, кире элемтә бирә. Укытучылар да үз эшчәнлегендә әлеге проектны төрле яклап куллана алачаклар.
Алсу Низамиева, "Татармультфильм" берләшмәсенең башкарма директоры:
- Без өр-яңа "Куаныч" дип аталган программа эшләдек. Әлеге программада республика буенча татар телендә төрле материаллар тупланды. Төрле композицияләрне, аларның эчтәлекләрен өйрәнеп, авторлары белән танышып, программага керттек. Шулай ук Татарстан республикасының рәссамнары ясаган картиналар бергә тупланды. Ә инде хрестоматиядә 2023 нче елда иҗат ителгән өр-яңа әсәрләр дә урын алды. Киләчәк планнарга килгәндә, республика буенча бөтен тәрбиячеләрне берләштергән портал булдырасыбыз килә. Әлеге порталда бөтен материал: мультфильмнар, картиналар, әсәрләр - барсы да бергә тупланачак. Методистлар белән берлектә, тәрбиячеләр ясаган проектларны видеога төшереп, мастер-класслар форматында порталга урнаштырачакбыз. Ул тәрбиячеләргә тәҗрибә уртаклашыр, дәресләр үткәрүнең төрле ысуллары белән таныштырыр өчен кулай мәйданчык булыр, дип уйлыйбыз.
Ләйсән Вәлиева, "Бала-Сити" балалар бакчасының остазы:
- Безнең бакча кысаларында "Акыллы әкиятләр" проекты эшләп килә. Аның максаты - татар теле аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны иҗади, алдынгы шәхес итеп формалаштыру. Әлеге проектның кабатланмас булуы шуннан гыйбарәт: һәр тема ике шөгыльгә бүленгән. Беренче шөгыльдә балалар әкият белән танышалар, сүзлек запасын баеталар һәм проблемалы ситуациядән чыгу юлларын эзлиләр. Ә инде икенче шөгыль - тулаем иҗади процесс. Алар яңа проектлар уйлап чыгаралар, күзәтүләр, тәҗрибәләр үткәрәләр. Бу этап балаларның үзләре ясаган проектларын яклау белән төгәлләнә. Әлеге проект балаларның мөстәкыйльлеген үстерә: алар темаларны үзләре сайлый. Балалар үзара татар телендә аралашалар, чиста, матур итеп сөйләшергә өйрәнәләр.
Айгөл Фәхретдинова, Алабуга шәһәре, 39 нчы "Киләчәк" балалар бакчасы тәрбиячесе:
- Безнең балалар бакчасында инде 9 ел "Чудокадриклар" мультстудиясе эшләп килә. Балалар белән 20дән артык анимацион фильм төшердек. Алар татар, рус, инглиз телләрендә. 3 ел рәттән "Милли мультFest" фестивалендә катнашабыз, быел 2 нче урынга лаек булдык. Мультфильм персонажларын балалар белән бергә уйлап чыгарабыз, аннан соң аларны пластилиннан әвәлибез, тавышлар бирәбез. Балаларга әлеге формат бик кызыклы, хәтта рус гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар да татарча мультфильмнарны теләп карыйлар, алар ярдәмендә татар телен өйрәнәләр.
Чыннан да, "Туган тел фестивале"ндә үзгә бер мохит хөкем сөрә. Бирегә үз һөнәрләрен чын күңелдән яратучы, балаларда кечкенәдән туган телебезгә карта мәхәббәт тәрбияләүче остазлар җыелганына инандым. Фестиваль дәвамлы булсын, масштаблары үссен, катнашучылары артып торсын иде.
Лиана Габбасова
Нет комментариев