«Үзеңә яшәргә рөхсәт ит!»
ИДЕЛнең октябрь саны сине нәкъ менә шуңа өйрәтәчәк! Бу санда аеруча шәп язмалар урын алды. Әйдә, үзләре белән танышыйк!
- Журнал тышлыгын бизәүче героебыз – хореограф, биюдә үз стилен һәм «Нетанцы» хәрәкәтен уйлап тапкан кеше, ике спектакль авторы, «Площадь Свободы» заманча бию фестиваленә нигез салучы, ТНТ телеканалындагы «Новые танцы» проекты катнашучысы Илдар Алекбаев. Аның иҗаты, шәхси тормышы белән якыннан таныштык.
- Танышу дигәннән, журналда сезнең өчен файдалы танышлык әзерләдек. Хәзерге көндә танышулар эзләү ни дәрәҗәдә мөһим? Татарстанда файдалы элемтәләр челтәрен ничек төзергә? Бу һәм башка кирәкле темалар турында бизнес-тренер һәм халык алдында чыгыш ясау буенча консультант Гүзәл Газиз белән сөйләштек.
- «Инсайт Люди» продюсерлык үзәге генераль директоры Алинә Зиннәтуллина исә блогерларның җәмгыятьтәге урыны, микроинфлюенсерлар чоры һәм Россиядәге контент җитештерүдәге трендлар турында сөйләде. Шунда ук мәгънәле блогинг турында язма урын алды.
- Нурлат яшьләре ни өчен авылда яшәүне сайлый? – яшь гаиләләр белән таныштырабыз!
- Сәяхәт итәргә яратучылар өчен бюджетчы сәяхәтче көндәлеген тәкъдим иттек. Өч илгә 50 меңгә бару серләрен ачтык.
- «Стилист – авылда» проекты бу юлы Арчага кайтты. Стилистыбыз Исмаил Сафиулов студент кызларга образ сайлады.
- Театрның күренми торган кешеләрен күрәсегез киләме? Тинчурин театрында режиссер ярдәмчесе булып эшләүче бик талантлы кызлар белән таныштык.
- Журналда видеопроектларыбызны да яктыртабыз. «Бие-бие, Хәйбулла» һәм «Карале» проектлары турында сөйләдек.
- Быел ноябрьдә Казан шәһәр филармониясе иҗат коллективы Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы мотивлары буенча «Йосыф-Зөләйха» спектаклен тәкъдим итә. Бу хакта төп рольне башкаручы артистлар белән әңгәмә кордык.
- Көзге моңсу җырларга аккордлар бирдек.
- Таш язулар нәрсә сөйләгәнен белдек.
- Кайсы дөрес: «баш-аяк»мы яки «башаяк»мы? – «Дөрес сөйләш» язмасында укып бел!
- Татар мәдәниятендәге куркыныч рухлар белән таныштырдык һәм төнлә укырга куркыныч китаплар тәкъдим иттек.
Ноябрь саны чыгарга әле тулы бер ай бар. ИДЕЛнең октябрь санын укып чыгарга өлгер! Һәм әлбәттә, үзеңә яшәргә рөхсәт ит яме?:)
Нет комментариев