Язучы-шагыйрьләр белән сорауларны үзебезнең иҗатташ яшьләрдән сорап алу форматы ошап китте әле безгә!
Бу юлы яшьләр шагыйрь, язучы Лилия Гыйбадуллинага сорауларын юллады. Сүз уңаеннан, быел ул Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе булды.

Әдилә Авзалова:
– Һәр шагыйрьнең үз теле, үз энергиясе була – сезнең иҗатыгызда төп темалар, кабатлана торган образлар бармы?
Лилия Гыйбадуллина:
– Мин туып үскән авыл бик борынгы зират өстендә урнашкан икән. Мин әнә шундый туфракта ялантәпи үскән бала. Бу энергетика миңа шигырь булып күчкән, күрәсең. Авылыбыз чишмәсе зираттан ерак түгел, чишмәгә юл зират коймасына терәлеп диярлек уза. Бала чагымда «Их, бер-бер могҗиза булып, шушында яткан әби-бабамнар кайтсын иде дә, шулар белән сөйләшеп утырсаң иде. Мине күргәч, ни диярләр икән, яратырлармы?» – дип уйлана идем. Алар мине күзәтеп калалар сыман тоела иде дә, зират яныннан узганда төзрәк, чиләкләремдәге суны чайпалдырмыйча атларга тырыша идем хәтта. Бу хис гомерлеккә аңга сеңеп калган ахры – нәсел-ыруың, туган җирең горурланырлык булып яшәргә тырышу...
– XXI гасыр татар поэзиясенә нинди үзенчәлекләр хас дип уйлыйсыз?
– Авыр һәм киң колачлы сорау... Фикер һәм образлар тыгызлыгы, төрки шигырь нигезенә таяну һ.б. Безнең чор поэзиясе – идеалга тугры шагыйрьләр иҗаты ул...
– Шигърият җәмгыятькә тәэсир итә ала дип уйлыйсызмы?
– Мин җәмгыять белән шагыйрьне һич аерып карый алмыйм. Алар берберсенә гомер бакый тәэсир иткән һәм итәчәк. Иман күчәрен ныгытып җибәрердәй шагыйрен җәмгыять үзе тудыра.

Рузалия Шакирова:
– Безнең арадан киткән кайсы язучылар белән сөйләшер идегез?
Лилия Гыйбадуллина:
– Дәрдемәнд һәм Зөлфәт белән. Өчәү бергә сөйләшеп утырсак, аеруча күңелле булыр иде. Саҗидә апа (Сөләйманова. – Авт.) белән гәпләшеп утырыр идем... Карале, беренче сораудан ерак китә алмыйм һаман, әйеме...
– Шигърият белән таныш булмаган кешегә/ кечкенә балага поэзиянең нәрсә икәнен ничек аңлатыр идегез?
– Бишек җыры аша. Бишек җыры тыңлап үсмәгән, сабый чагыннан ук шигъри сүз ишетмәгән балага шигырьнең ни икәнен ничек аңлатмак кирәк. Шигырь – йөрәк тибеше, җир әйләнеше кебек сүздә дә төгәл ритмга, көйгә салынган стихия бит ул. Су күрмәгән кешегә – суны, ут кайнарын тоймаган адәмгә утны аңлатып булмаган кебек, шигырь ишетмәгән баланы шигырьнең ни икәненә төшендереп булмыйдыр.
– Шигырьне дисциплина ярдәмендә язып буламы, яисә ул үзе генә килә аламы?
– Чакырмасаң килмәскә дә мөмкин, шактый иркә кунак ул. Язучылык эшенә мин хобби итеп кенә түгел, һөнәр итеп карау яклы. Иң авыр һөнәрләрнең берсе ул – язу. Әйтик, мин йөгерергә яратам. Әмма мин спортчы түгел, кәеф өчен генә йөгерәм. Йөгерү спортында уңышка ирешергә, рекорд куярга кайсыбызның шанслары күбрәк?.. Әдәбият – спорт та, ярыш та түгел, билгеле. Әмма кануннар шул ук, тырышлык һәм максатчанлык кирәк.
– Әгәр шигырьләрегез аваз, тавыш кына булса, ул нәрсә тавышы, нинди аваз булыр иде?
– Кураларга тын өрә, туфракка чалкан ятып изри, сагыш итеп дөньяга көзге көмеш тоҗырлар тарата һәм зәңгәр күккә, төнге йолдызларга сыенырга ымсына торган исәр җил тавышы.
– Шигырьләрнең ешлыгы, ритмы бар. Ә тынлыкныкы бармы?
– «Тынлык тулы талпынулар һәм тынлыкка табынулар − Тынлыкның да тавышы бар» − дип язганмын 2003 елда. Мәктәп укучысы чагымда ук... Мин әле дә шул ук шикелле. Һәм тынлык та.

Рүзәл Әхмәдиев:
– Сәләте булган шагыйрьнең җаваплылыгы һәм әманәте нәрсәдә?
Лилия Гыйбадуллина:
– Сәләтсез шагыйрь булмый. Җаваплылык дигәндә, әлеге дә баягы сүз башым искә төшә. Шагыйрь үткәннәр алдында да, киләчәк алдында да җаваплы зат: шушы ике сәхифәне сүз белән ялгый-тоташтыра аламы ул – бөтен хикмәт тә шунда. Шагыйрь әманәте – шигырь, тел, сүз. Шушы кыйммәтләрне әманәт итеп тапшырыр дәвам булсын, берүк.

Азат Вәлиев:
– Син еш язасыңмы? Шагыйрь яки язучы көн саен язарга тиешме, әллә инде илһам килгән вакытта гынамы?
– Илһам дигәннән, минем ирем Илһам исемле. Ул көн саен безнең өйдә. (Көлә). Әмма мин еш язмыйм, шактый ялкау язучы мин. Һәм үз-үзен гаепләүче дә, җитмәсә. Шагыйрь көн саен язарга тиеш түгел, тик шагыйрь көн саен һәм гомер буе шагыйрь булып калырга тиеш − Тукай кебек, Туфан кебек...
– Яңа сүз әйтеп булмый, бөтенесен дә кемдер әйткән инде – бу фикер белән килешәсеңме?
– Һәр адәм баласы – дөньяда өр-яңа. Һәр инсан дөньяны яңача ача, гомерен үзенчә кичә. Әйе, туу белән үлем бер, әмма һәркем үзенчә сөя һәм Илаһка да һәр бәндә үз сукмагы белән якыная. Шигырь – Аллаһка, идеалга, сафлыкка якынаю юлы ул, минемчә... Кешелек табасы сүз энҗеләре бихисап.
– Шигърият ул – мәңгелекме яки вакыт чагылышымы?
– Бер көнлек дөнья белән яшәмим. Иҗат – мәңгелеккә омтылыш ул, җанның тәннән зурлыгы, өстенлеге. Көнүзәк, тормышчан проблемалар турында язар, аларны үз вакытында хәл итәр өчен журналистика бар.
Нет комментариев