Габдулла Кариев театры бу сезонны үзенчәлекле «Отменили, дустым! / Спектакль отменяется!» премьерасы белән тәмамлады.
Ул мәшһүр шәхесләргә багышланган спектакльләр сериясен яба. Әсәрне Алсу Хафиз татар яшь тамашачы театрына нигез салучы Фәрит Хәбибуллинның иҗат юлы белән илһамланып язган.

Кариев театры һәрвакыт эзләнүдә. Моңа мисал итеп әлеге спектакльдә тамашачылар өчен сайланган урыннарны гына алыйк. Театрга килеп керүгә үк безне тамаша залына түгел, ә сәхнәгә озаттылар. Сәхнәнең иң түренә кырыклап урындык тезелгән, ә аның калган өлеше спектакль мәйданы иде. Моңа кадәр дә Кариев театрында спектакльләрне актёрлар уйнаган сәхнәдә утырып карау мөмкинлеге булган иде (мәсәлән, Ренат Әюпов куйган «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектаклендә). Тамашачы белән артист арасында гадәти чик юкка чыгып, һәркем иҗат мәйданының шаһитына әйләнгәндәй булды, спектакльнең эченә кереп утыргандай хис туды.
ТЕАТР ХАКЫНА
«Отменили, дустым! Спектакль отменяется!» – театр белән яшәүче яшьләр турында. Сәхнәдә – үз юлын эзләүче яшь татар «Сәйер» труппасы. Үзәгендә – Иркен исемле режиссёр (аны Инсаф Хәләветдинов уйный). Исеме үк «ирек» төшенчәсен хәтерләтсә дә, ул үз труппасын кырыс җитәкли кебек, һәркемнән театр хакына үзләрен корбан итүләрен таләп итә. Труппадагы яшьләрнең язмышлары төрле. Кемдер бирегә мәхәббәтен эзләп килә, кемдер үзен табарга омтыла, кемдер сәхнәдән башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Сәхнәдә спектакльләргә әзерләнеп, гаиләсе өчен вакыт таба алмаган, иҗат белән чынбарлык арасында өзгәләнгән актёрларны күзәтәсең.
Репетицияләр, иҗади бәхәсләр, актёрлар арасындагы мөнәсәбәтләр – барысы да театрның көндәлек тормышын чагылдыра. Труппа Антон Чеховның «Атасызлык» («Безотцовщина») пьесасын сәхнәләштерергә әзерләнә. Әмма репетицияләр барышында классик әсәр геройларының хисләре чынбарлыкка күчә. Яшьләрнең тормышы турында күбрәк белгән саен, үзең дә аңламастан, иҗат кешесенең иреккә омтылышы, үз гамәлләре өчен җаваплылык ала белүе, ялгызлыгы һәм сәнгать хакына язмышлары белән түләүләре турында фәлсәфәгә чумасың. Яшьләрнең хыялы – үзләренең бинасы булып, зур сәхнәдә уйнау. Аларның бу хыяллары чынга ашармы?

ТЕАТРНЫҢ КҮРЕНМӘС САКЧЫСЫ
Сюжет Фәрит Хәбибуллин биографиясенә якын булса да, монда биографик спектакльләрдәге кебек шәхеснең тормыш юлы эзлекле рәвештә сурәтләнми. Киресенчә, театрга нигез салучы Фәрит Хәбибуллин образы икенче планга күчә: ул бүгенге заман актёрларының иҗат һәм тормыш юлын читтән күзәтүче, театрның рухын саклап торучы символик шәхес булып тәкъдим ителә. Бу рольне спектакльнең режиссёры Булат Гатауллин башкара. Премьерага берничә көн кала Фәрит Хәбибуллин матур киемнәрдә һәм бик тыныч булып бу спектакльдә уйнамаучы актрисаның төшенә дә кергән. Режиссёр әйтүенчә, алар бу төшне яхшыга юраганнар. Спектакль һәм образ турында режиссёрның үзе белән дә сөйләшеп алдык.
«Бу тарих минем өчен бик күптәннән башланды. Бер ел эчендә, үзен шәхсән белмәсәм дә, Фәрит абый минем якын кешемә, туганыма әйләнде. Нуриәхмәт абый Сафинга, Халидә апа Сөнгатуллинага рәхмәт. Аларның истәлекләрен тыңлагач, Фәрит абый турында спектакль һичшиксез куелырга тиеш дип уйладым. Спектакльне әзерли башлаганда ук Фәрит абый безгә һәрвакыт ярдәм итеп торды, юл күрсәтте кебек», – диде Булат.
«Мин бу спектакльдә уйнарга тиеш түгел идем, һәм, миңа калса, Фәрит абый шулай сынагандыр безне. Миңа килгәнче, бу рольдә уйнарга тиешле 3 актёр алышынды. Спектакльгә башыннан ук алынган кеше буларак, барысы да тикмәгә генә түгел икәнен аңладым – Фәрит Хәбибуллин ролен мин уйнарга тиеш дип кабул иттем. Миңа бер үк вакытта җиңел дә, авыр да иде. Авырлыгы – үзем куйган спектакльне карый алмыйча, актёр белән режиссёр үлчәүләре арасында бәргәләнү булды», – дип шаяртты режиссёр.
.jpg)
ПӘРДӘ АЧЫЛГАЧ…
Спектакль башланганнан бирле «залга пәрдә ачылырмы икән» дигән кызыксыну күңелне кытыклап торды. Көтүем юкка булмаган, пәрдә чыннан да ачылды. Сюжет буенча «Сәйер» труппасының хыялы чынга аша – алар яңа бинага күченәләр. Әмма озаккамы? Пәрдә ачылгач, тамашачы алдында бөтенләй икенче дөнья пәйда булды. Монда декорацияләр алышыну, актёрлар өчен мәйдан киңәюдән тыш, геройларның да бер-берсе алдында чын йөзләре, теләкләренең никадәр ихлас булуы, сәхнә кешесенең эчке дөньясы да ачылды.
«СӘЙЕР» ГЕНӘ ТҮГЕЛ
Спектакльне әле карарга өлгермәгәннәр дә «Сәйер» труппасы белән социаль челтәрләрдәге сәхифәләре аша таныша ала. Мин үзем дә премьера турында бу сәхифәдә күреп белдем. Исеме дә кызыклы, үз сәхифәләрен башлап җибәрерлек булгач, без бу труппаны башка премьераларда да күрербезме икән соң? Бу сорауларга режиссёр Булат Гатауллин үзе җавап бирде:
«Беренчедән, «Сәйер» труппасы ул, әлбәттә, данлыклы «Сәйяр» труппасына оммаж. Икенчедән, сәер сүзенә охшашлык. Монысы инде үзенә күрә спектакльгә карата игътибар арттыру. Өченчедән, спектакль героеның сүзләрен китерәм: «Сәерләргә күп нәрсәгә рөхсәт бар. «Ә-ә-ә-әй, алар бит сәер», – диләр дә кул селтиләр». Бу исем репетицияләр вакытында туды һәм барыбыз да аны яратты.
Шулай итеп, без «Сәйер» труппасы булып калдык. Фәрит абый заманында үзе янына театрны үлеп яраткан артистларны җыйган. Спектакльнең төп герое Иркен дә үз янына шундыйларны туплый. Миңа да командага көне-төне театрда репетицияләрдә булып, төрле экспериментларга әзер булган, идея өчен янып торган яшьләр кирәк иде. Миңа калса, бу труппаның алга таба да премьералары булыр әле. Әйе, спектакльнең репетицияләре башлаганчы ук, мин бу идея белән яна башладым. Минем бу уемны күтәреп алып, бергә иҗат иткән һәрбер дустыма рәхмәт. Социаль челтәрләрдәге сәхифәне дә дәвам итәрбез дип уйлыйм. Монда подкаст серияләре, рилслар һәм башка контент көтегез! Не отменили, дустым!»

Фотолар Г.Кариев театрының матбугат хезмәтеннән алынды
Әлеге материал «Идел»нең август санында чыкты.
Нет комментариев