«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Аннан-моннан

Г. Камалның «Беренче театр» әсәренә анализ

«Беренче театр» – Г. Камалның 1908 елда басылып чыккан бер пәрдәлек комедиясе. Ул драматургның иң беренче һәм иң уңышлы әсәрләренең берсе санала.

Әдәби образларга характеристика. 

Әсәрдә персонажлар бер-берсенә каршы куелган парлар рәвешендә сурәтләнә. Вакыйгада катнашучы Гафифә белән Хәбибрахман Хәмзә байның иске тәрбиясе һәм деспотлыгы тәэсирендә үскән кешеләр. Шуңа күрә аларның икесе дә үз фикере булмаган, надан һәм тормышны тар кысаларда гына кабул итүче кешеләр итеп күрсәтелә. Гафифә бөтен кызыксынуын күлмәк, кием-салым һәм иннек-кершән белән генә чикли, ә Хәбибрахман эшкә дә, тормышка да сәләтсез һәм аңгыра кеше булып күренә.
Вәли белән Факиһә исә алардан аерылып тора. Чөнки алар Хәмзә байның иске карашларына нигезләнгән тәрбиясен алмаганнар. Вәли, үзе әйткәнчә, «мужик» булса да, демократик хәрәкәт һәм яңа мәдәният йогынтысында формалашкан алдынгы карашлы интеллигент. Вәли образының прототибы драматургның үзе булуы да шуны күрсәтә. Факиһә дә кыю, ирекле холыклы кыз. Ул яңалыкны кабул итәргә, заман белән бергә яшәргә әзер.

Гафифә – Хәмзә бай тәрбиясендә үскән. Ул гомер буе матур күлмәкләр, күңел ачу һәм ат кәмите белән генә кызыксынып яшәгән чын мещанка. Театрга барырга җыенганда да ул егермедән артык күлмәген төсе, материалы һәм тегелеше буенча санап чыга, ләкин алар арасыннан үзенә ошаганын таба алмый. Шуңа күрә иренә үпкә белдерә һәм аның үзенә театрга киеп барырлык матур күлмәк алып бирмәвенә зарлана. Бу аның бөтен дөньясын кием-салым һәм тышкы матурлык белән генә бәйләвен күрсәтә.
Гафифәнең туганы Хәбибрахман да акыл һәм мөстәкыйльлек ягыннан аерылып тормый. Ул инде үсеп җиткән, өйләнгән булса да, тормышта бер эш тә эшли белми. Хәтта гади әйберләрне дә рәтләп саный алмый. Хатыны Факиһә аны «уҗым бозавы» дип атый. Хәбибрахман әтисенең ачулануыннан һәм колагын боруыннан курка, шуңа күрә театрга барырга теләми. Факиһә аны җиңгәч, ул диван артына качарга тырыша һәм тагын да көлке хәлгә кала. 

Шулай итеп, Хәмзә байның үзе генә түгел, улы һәм кызы да әсәрдә көлкеле образлар итеп бирелә. Алар аша иске тәрбиянең кешене мөстәкыйль фикерләүдән һәм тормышка үз карашы булудан мәхрүм итүе күрсәтелә.

Хәмзә байның асравы Биби дә әсәрдә үзенчәлекле образ. Ул Хәбибрахман кебек аңгыра түгел, үзенең хәлен яхшы аңлый. Хәмзә бай аны «аңгыра» дип ачуланганда, Биби моңа каршы чыга һәм хуҗаларының үзләре йомышны дөрес куша белмәвен әйтә. Ул көн-төн эшләп тә, өстенә һәр көн ачулану һәм талаш ишетергә мәҗбүр булуына зарлана. Димәк, Биби үзенең авыр хәлен аңлый һәм моңа ризасызлыгын белдерә белә.

Әсәрдәге иң мөһим образларның берсе – Хәмзә бай. Ул искелекне, кирелекне, үзсүзлелекне һәм «мин генә дөрес беләм» дигән карашны үзенщ җыйган. Хәмзә бай өчен һәр кеше аның кебек уйларга, аның кебек яшәргә, киенергә һәм үз-үзен тотарга тиеш. Аның фикеренчә, үз тәртибеннән читләшкән һәр яңалык – «бидгать». Ул яшьләрнең заманча киенүенә, үзләрен иркен тотуына да каршы. Хәмзә бай кебек кешеләр элек җәмгыятьтә зур урын тотканнар, һәркем аларга юл бирергә тиеш булган. Әмма заман үзгәрә, һәм байның элеккеге абруе кими. Кибетчеләр, чәч алучы, хәтта үз гаиләсе дә аңа элеккечә буйсынмый башлый. Бу хәл Хәмзә байның ачуын чыгара.

Шуңа да карамастан, Хәмзә байны бары тик усал һәм көлкеле кеше итеп кенә күрсәтеп булмый. Ул үзенең шәхси һәм иҗтимагый тормышы турында уйлана, борчыла һәм проблемаларны үзенчә хәл итәргә тырыша. Г.Камал аны берьяклы тискәре герой итеп сурәтләми. Хәмзә байда кешегә хас төрле сыйфатларны күрергә мөмкин, шуңа күрә образ тормышчан һәм ышандырырлык итеп эшләнгән.

Пьесада Бибидән тыш, кибетче Фатих та катнаша. Ул буш вакытларында кибет ишеге төбендә сак тора, кар көрәү, утын яру кебек эшләр башкара. Ул Хәмзә байның тар һәм тынчу дөньясында яшәгән, ирекле тормыштан мәхрүм ителгән кешеләрнең берсе буларак сурәтләнә.
Әсәрнең сюжеты һәм конфликты

Пьесаның нигезендә искелек белән яңалык арасындагы көрәш ята. Бер якта – театр куелуга каршы чыккан Хәмзә бай, икенче якта – аның балалары, туганнары һәм яшьләрра. Төп конфликтның сәбәбе – татар телендә беренче театр куелуы һәм Хәмзә байның моңа каршы торуы.
Әсәрдәге ярдәмче конфликтлар да геройларның холык-фигылен һәм дөньяга карашын ачарга ярдәм итә. Вәли белән Гафифә, Вәли белән Биби, Хәбибрахман белән Факиһә, Биби белән Факиһә, Биби белән Фатих, шулай ук Биби белән Хәмзә бай арасындагы мөнәсәбәтләр аша иске һәм яңа карашларның аермасы күренә.

Комедиянең темасы – беренче татар театрының куелуы.

Проблемасы – искелек белән яңалык арасындагы көрәш.

Идеясе – нинди генә каршылыклар һәм киртәләр булмасын, яңалык барыбер җиңеп чыга.

Әсәрнең композициясе

Экспозициядә татар телендә беренче театр булачагы турында хәбәр тарала. Хәмзә байның балалары һәм якыннары театрга барырга әзерләнә, ә ул үзе театрга баруларын булдырмаска тырыша. Геройлар арасындагы мөнәсәбәтләр аша аларның холкы һәм дөньяга карашы ачыла.

Төенләнештә Хәмзә байның балалары һәм якыннары театрга китәргә җыена.

Хәрәкәт үстерелешендә асрау кыз Биби аларның театрга китүләре турында Хәмзә байга хәбәр итәргә әзерләнә.

Кульминациядә Хәмзә бай өйгә кайтып керә, һәм Биби барысының да театрга китүен аңа әйтеп бирә. Шулай итеп, Хәмзә байның тырышлыгының нәтиҗәсез калуы ачык күренә.

Чишелештә Хәмзә бай ни эшләргә белми, ачуы чыга, ләкин бу хәл аны көлке хәленә калдыра. Ул яңалыкны туктата алмый. Шулай итеп, әсәр ахырында яңалык искелекне җиңә.

Сәнгатьчә эшләнеше

Комедиянең сәнгатьчә эшләнеше дә уңышлы. Сюжет һәм композиция үзара тыгыз бәйләнгән, образлар һәм характерлар оста эшләнгән. Вакыйга һәм күренешләр бер-берсен тулыландырып, әсәрнең төп идеясен ачуга хезмәт итә.

«Беренче театр» күләме ягыннан бер пәрдәлек әсәр булса да, образларның типик һәм тормышчан итеп сурәтләнүе белән зур әһәмияткә ия. Г.Камал искелек белән яңалык арасындагы каршылыкны көлкеле ситуацияләр аша күрсәтеп, татар драматургиясенең классик әсәрләренең берсен тудыра. Бүгенге көнгә кадәр «Беренче театр» татар сәхнәсенең әһәмиятле һәм яратып уйнала торган комедияләренең берсе булып кала.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое