Беренче тапкыр кино төшерүчеләргә 6 киңәш.
2023 ел татар режиссерлары төшергән фильмнарга бай булды. Ильшат Рәхимбай, Байбулат Батулла киң җәмәгатьчелеккә бер-бер артлы үзләре төшергән фильмнарны тәкъдим иттеләр. Алар – профессионаллар, үз эшенең осталары. Татар яшьләре арасында исә кино сәнгате белән яңа гына кызыксына башлаучылар да бихисап. Бу санда без үз фильмнарын беренче тапкыр төшереп караган, әлеге эшне алга таба да дәвам итәргә теләүче егетләр белән танышабыз. Бонус: язма ахырында беренче тапкыр кино төшерүчеләргә 6 киңәш бар!...
КФУның филология һәм журналистика юнәлешендә укучы 4 нче курс студентлары – Ильяс Хаҗиев белән Айнур Җамалтдинов «Бер мәхәббәт тарихы» дип исемләнгән кыска метражлы фильм төшереп, аны «Әллүки» иҗат берләшмәсенең «Дөрес булмаган шагыйрьләр илендә» дигән кичәсендә тәкъдим итте.
Ни өчен кино?
Ильяс: Режиссура белән кызыксыну миңа нәкъ менә әдәбият аша килде. Әдәбият – ул бит текст, ә андагы сүзләр бездә төрле хисләр уята. Шул ук законнар кино һәм театр өлкәсендә дә эшли. Без, кешеләр, әйтелгән сүзләрдән илһамланабыз яисә ниндидер дәрес алабыз. Шуңа күрә мин филология белән режиссура арасында бәйләнешне аеруча ачык күрәм.
Айнур: Беренче курсны тәмамлагач, ниндидер билгесезлектә калдым. Кич белән видеохостингта казынып утырганда, башыма фикер килде: «Дога кылып, Аллаhтан билге сорарга кирәк». Шулай эшләдем дә – видеода беренче яңгыраган сүз «режиссер» булды.
Идея
Апрель башында укытучыбыз Халисә апа Ширмән безгә «Әллүки» иҗат берләшмәсенең «Дөрес булмаган шагыйрьләр илендә» дигән кичәсе өчен видеорәт ясарга тәкъдим итте. Ә соңыннан, аны фильм итеп төшерергә кирәк дигән карарга килдек.
Фильм нәрсә турында?
Безнең кыска метражлы фильмның мәгънәсе – һавадагы торнага кызыгып, кулыңдагы тәвә кошын ычкындырмау турында. Кыскача әйтсәк, төп герой Рамил үзен ошаткан кызны сайлап, бәхеткә ирешә. Гомумән, гап-гади очрашу кешенең тормышын тулысынча үзгәртергә мөмкин. Фильмда да төп рольдәге кыз егетнең шигырь укыганын колак очы белән ишетмәгән булса, бу пар киләчәктә очрашмаган да булыр иде кебек.
Съемка вакытындагы «маҗаралар»
Кызык вакыйгалар фильм төшерүгә әзерлек вакытында ук башланды. Бөтенесен сөйләп бетерү мөмкин түгел. Шулай да иң кызык мизгел – Ильясның йоклап калуы. Будильнигы шалтырамаган! Съемкалар иртәнге 5тә башланды. Кызлар тәмам туңгач, Рамил, чын джентельменнарча йөгереп, заправкадан кофе алып килде. Геройның текә машинада килгәнен төшерү өчен күп дубль кирәк булды. Идеаль «картина»га омтылганда ул чак кына машина белән бордюрга килеп бәрелмәде.
Фильмны 5 сәгатьтә?
Вакыт бик аз булу сәбәпле, фильмны 5-6 сәгать эчендә төшердек. Аннан ике көн эчендә монтаж ясап, тамашачыга күрсәттек. Кимчелекләре булуга карамастан, фильм күңелне җылытып тора.
Актерлар
Дөресен генә әйткәндә, фильмда бөтенләй башка кешеләр төшәргә тиеш иде. Төрле сәбәпләр һәм безнең сиземләвебез нәтиҗәсендә, аларны үзгәртергә булдык. Соңрак бу карарның дөреслегенә инандык: актерлар уеныннан бик кәнәгать калдык. Ике Айгөлгә һәм Рамилгә рәхмәт!
Фильмнан соң «дәрес»
Күп кеше фильмны карагач: «Сез Ярмак дигән җырчының танылган җырына төшерелгән клибын татарча гына иткәнсез бит», — ди. Безнең фильм исә клиптагы кебек кешеләрне яхшы һәм начарга бүлми, ул гомумән, шәхес турында түгел. Ә кеше әле һаман аңлата алмаган төшенчә, ягъни мәхәббәт, аның бер үк вакытта үтерүче дә, терелтүче дә була алуы турында.
Беренче тапкыр кино төшерүчеләргә 6 киңәш
- Төшереләчәк фильмның локациясен дөрес сайлау.
- Импровизациядән курыкмау.
- Актерларны дөрес сайлау.
- Төшерү процессында дусларча атмосфера булдыру.
- «Камера юк», дип фильм төшерүне сузмагыз.
- Хәзер телефоннар да бик әйбәт төшерә.
- Иң мөһиме, кадрны «киношно» итеп куя белү.
- Мең дубль ясаганчы, бер тапкыр булса да репетиция ясау зарур.
Фильмны сылтама аша кереп карый аласыз.
Нет комментариев