Ф. Әмирханның «Тигезсезләр» әсәре 1914 елда иҗат ителә. Пьеса өч пәрдәдән тора. Әсәрдә либераль буржуазия вәкилләре буларак өч персонажны күрергә мөмкин: Сафи Насыйбуллин, аның улы Гомәр һәм атасыннан шактый зур мирас алган Галиев.
Сафи Насыйбуллин – «искерәк модада европача киенә торган» сәүдәгәр. Ул улын коммерция училищесында укыта, бер кызы гимназия тәмамлап килә, икенчесе шәхси укытучы белән белем ала. Татар буржуазиясенең өлкән буын вәкиле булган Сафига каршы яшь буын вәкиле – аны сәүдә эшендә иске ысуллардан һәм гадәтләрдән арына алмауда гаепләүче Гомәр куела. Беренче карашка, Гомәр татар либераль буржуазиясенең иң алдынгы, иң укымышлы вәкилләренең берсе булып күренә.
Ләкин чынлыкта аның карашлары алай ук алдынгы түгел. Ул студентлар, гимназистлар, язучылар белән аралаша, аларның бәхәсләрен тыңлый. Әмма мондый очрашуларда да ул күбесенчә читтән күзәтүче һәм тыңлаучы булып кала. Чөнки аның башкалар белән уртаклашырлык мөстәкыйль фикере, әйтер сүзе юк.
Бер очракта Гомәрне дә бәхәскә җәлеп итәләр. Сүз аның сеңлесе Рөкыяның киләчәктә нинди һөнәр сайларга тиешлеге турында бара. Рөкыя рәссам булырга тели, ә Гомәр аны юристлыкка укырга үгетли. Ул үз фикерен: «художество мәктәбеннән чыгып, бездә бер кисәк икмәк тә табар хәл юк. Әмма юрист һәрвакыт үз-үзен туендыра ала», – дип дәлилли. Монда Гомәрнең сеңлесенең иҗади сәләте һәм теләге турында кайгыртуыннан бигрәк, үзенә файдалы булган һөнәрне сайлату теләге күренә. Сеңлесе юрист булса, бу коммерсант өчен дә уңайлы булачак. Гомәр үзенең чын максатын Сөләйманга ачыктан-ачык әйтә алмый, әмма: «Яхшы юрист һәрбер эшнең башында тора ала, теләсә нинди эштә ул файдалы була ала», – дигән фикерне әйтеп куя.
Әгәр Гомәр чын мәгънәсендә алдынгы карашлы кеше булса, ул, ким дигәндә, милләт язмышы белән ихластан кызыксыныр, аны үстерү һәм алга җибәрү өчен вакытын, көчен һәм акчасын кызганмас иде. Әмма пьеса дәвамында аның төп эшчәнлеге оптика кибете ачарга җыену белән бәйле. Дөрес, кибетенә өйрәнчек алганда ул «милләт интересын» да искә ала һәм татар малаен эшкә алырга теләвен белдерә.
Гомәр татар яшьләренең күбесе Печән базары тирәсендә вак сәүдә белән шөгыльләнүче сәүдәгәрләргә бәйле булып, үз мөмкинлекләрен тулысынча файдалана алмавын әйтә. Ләкин үзе дә татар егетенә эш бирергә җыенганда, аңа зур хезмәт хакы түләргә теләми. Ул элек алган хезмәт хакының яртысын гына бирергә вәгъдә итә. Димәк, милләт файдасы турында сөйләгәндә дә, Гомәр өчен шәхси матди кызыксыну беренче урында кала.
Гомәрнең милләт турында кайгыртуы белән шәхси файдасы арасындагы аерманы Сөләйманның сүзләре дә ачык күрсәтә. Ул Казан зыялыларының яшь сәүдәгәрләрне тәнкыйтьләве турында сөйли: алар сәүдә белән генә мавыгып, җәмәгать эшләреннән читләшәләр, гомуми эшкә акча кирәк булганда һәр тиенне саныйлар. Башка өлкәләрдә аталарының гадәтләреннән читләшсәләр дә, җәмәгать эшенә мөнәсәбәттә алардан әллә ни аерылмыйлар. Сөләйман, Гомәрне үпкәләтмәс өчен, бу сүзләрне турыдан-туры аңа әйтми. Ә Закир исә хакыйкатьне яшерми һәм Сөләйман сүзләрен куәтләп, мондый кешеләрнең барысы да шундый икәнен ачык әйтә.
Рөкыя образына да игътибар итик. Ул — иркә, бераз ялкау һәм кирәк вакытта чытлыклана белә торган кыз. Әмма бу кимчелекләренә карамастан, автор аның яшьлегенә, матурлыгына, сафлыгына, дәртлелегенә һәм сәләтенә уңай бәя бирә. Рөкыядә беркатлылык белән аек акыл, романтик хыяллар белән туры сүзлелек бергә үрелгән.
Рөкыя табигате беллән үк зирәк, хәрәкәтчән һәм сәләтле итеп бирелгән. Аның балачагы һәм үсмер еллары европача яшәргә омтылган сәүдәгәр гаиләсендә уза. Гимназиядә ул тормыш һәм бәхет турында идеалистик, романтик карашларны үзләштерә, рус әдәбиятыннан рухи азык ала. Аның дөньясы — мәдәниятле гаилә һәм гимназия мохите. Әлеге даирәдән читтәге тормыш исә Рөкыягә әле якты һәм матур булып күренә.
Әсәрнең төп темасы — тигезсезлек. Беренче чиратта, Сафи байның ике кызы арасындагы тигезсезлек күзгә ташлана. Табигать һәм җәмгыять Рөкыягә күбрәк мөмкинлек һәм сәләт биргән кебек тоела, ә Сәлимәгә карата мәрхәмәтсезрәк. Моннан икенче тигезсезлек килеп чыга: Сәлимә Габдулла исемле студентны ярата, ә Габдулла Рөкыягә гашыйк. Ниһаять, Сөләйман белән Рөкыя арасында да тигезсезлек бар: алар бер-берсен яраталар, әмма яшь аермасы алар арасындагы төп киртәгә әверелә.
«Тигезсезләр» пьесасында кешенең бәхете һәм язмышы мәсьәләсе үзәк урынны алып тора. Әмма автор гомумкешелек бәхете турында гына сөйләми. Ул буржуаз җәмгыять шартларында кешенең бәхеткә ирешү мөмкинлеге турында фикер йөртә.
Сәлимә һәм Рөкыя образлары аша Ф. Әмирхан кешенең табигый теләкләре, бәхет турындагы саф хыяллары белән буржуаз чынбарлык арасындагы каршылыкны күрсәтә. Автор шуның белән капиталистик мөнәсәбәтләр өстенлек иткән җәмгыятьтә чын кешелек бәхетенә ирешүнең никадәр авыр булуын күрсәтә. Әсәрнең идея көче һәм пафосы да нәкъ менә шунда.
Ф. Әмирханның «Тигезсезләр» психологик драмасында сюжет һәм композиция, табигать күренешләре, музыка, мәхәббәт мотивлары һәм образлар системасы бердәм сәнгатьчә алымга — импрессионистик стильгә нигезләнә. Пьесада традицион сюжет төзелешенең экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация һәм чишелештән торган гадәти системасы тулысынча сакланмый. Мәсәлән, һәр өч пәрдәнең дә үзенә хас экспозициясе бар.
Әсәрдә 400дән артык ремарка кулланылуы да пьесаның үзенчәлекле режиссура мөмкинлекләрен билгели. Хәрәкәтнең һәм вакытның акрын агышы, вакыйгаларның сәхнә артында һәм күренешләр арасында баруы, табигать тавышлары, музыка, әдәбият, сәнгать һәм мәхәббәт турындагы әңгәмәләр әсәрнең эпик киңлеген арттыра. Шул ук вакытта алар лирик башлангычны көчәйтә, геройларның эчке дөньясын тирәнрәк ачарга һәм психологизмны үстерергә ярдәм итә.
Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» әсәре сәнгатьчә эшләнешенең югары дәрәҗәсе белән генә түгел, ә идея-эчтәлек ягыннан да әһәмиятен югалтмый. Кеше бәхете, шәхес иреге, мәхәббәт һәм җәмгыять арасындагы каршылыклар бүген дә актуаль булганга, әсәрнең тәрбияви һәм әдәби кыйммәте хәзерге вакытта да зур.
Нет комментариев