Шамил Усманов – искиткеч буталчык заманада яшәгән, шул вакытның иң болгавыр вакыйгаларында яшьлеген үткәргән һәм тарихта эзле булып калган язучы.
Ул – трендларга иярүдән бигрәк, аларның үзләрен булдырган кеше дә әле. XX гасыр башының иң алдынгы технологияләрен һәм идеяләрен Казанда ул беренчеләрдән булып үзләштерә һәм татар җәмгыятенә кертә. Бер генә мисал: нәкъ менә Усманов Татарстан радиосын оештыручыларның берсе була. Радио дулкыннары аша дөньяга татарча сүз ирешә башлый!
«Радио» сүзе белән бәйле аерым әсәре дә бар аның. 1925 елда Шамил Усмановның «Памирдан радио» исемле озын хикәясе басыла. Бу әсәргә игътибар итәргә кирәк дип саныйм.
Кыскача эчтәлек
«Памирдан радио»ның иң кыска эчтәлеге менә нидән гыйбарәт (классик язучы, рецензент Шәриф Камал язып калдырган аннотациядән):
«Хикәянең каһарманы краском Җаббар җиде яшеннән фабрикада идән себерүче малай, унөч яшьтә мастерскойда өйрәнүче; унсигез яшьтә Октябрь дулкыннары күтәрелүгә ул сары тунлы красногвардеец, курсант, командир... 21 елда (хикәя шуннан башлана) Фирганәдә басмачылар белән көрәш фронтында, 25 елда Мароккода Франция империализмына каршы көрәшүче риф кабиләләренең җитәкчесе булган Әмир Габделкәримнең булдыклы ярдәмчесе. Октябрьнең егерме еллыгында, ягъни 1937 елда ул Казанга кайта. Бу вакытта инде «Иске дөнья совет җөмһүриятләре федерациясе» бөтен Европа, Азия һәм Африканың зур кисәген, җир шарындагы халыкның биштән дүрт өлешен эченә алган бер мәмләкәткә әйләнгән була».
Үзебездән өстәп шуны гына әйтик: 1925 елгы әсәрдә 1930 нчы елларда булырга тиешле вакыйгалар һәм, аңлашыла ки, яңа технологияләр, техника, сәясәт һәм фәндә казанышлар да тасвирлана. Бу хакта аерым әйтербез.
Әсәр ничек язылган
Әсәрнең тарихы 1923 елда ук башлана. Ул елның 25 ноябрендә Казан университетының татар әдәбият түгәрәге һәм журналистлар союзы әдәби кичә оештыралар. Зур һәм матур мәҗлестә Галимҗан Ибраһимов чыгыш ясый. Ул марксизм күзлегеннән татар әдәбиятын өйрәнү турында сөйли. Ә Шамил Усмановка «Памирдан радио» повестенең беренче вариантын укырга насыйп була. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, 1923 елда Усмановның повесте хуплау тапмый. Аны үзгәртергә, камилләштерергә киңәш бирәләр. Командир Усманов өлкән әдипләрнең сүзенә колак салудан баш тартмый. Чыннан да, ел ярым эчендә әсәр үзгәреш кичерә.
Ниһаять, повестьне укучыга тәкъдим итү вакыты җитә. Ул 1925 елның 8 июлендә Мәскәүдә чыга торган «Эшче» газетасында басыла башлый. Әмма шунысы кызыклы: Усманов әсәрен «Эшче»гә берьюлы гына илтеп тапшырмый: ул газетаның һәр санына билгеле бер өзекне әзерләп бетереп җибәрә бара. Повесть газетаның 15 номерында басылып чыкканнан соң да автор әле әсәрнең ничек тәмамланачагын төгәл белмәгән. Димәк, аның ахыры укучы өчен генә түгел, язучысы өчен дә сюрприз булган. Газета укучылары, чыннан да, әсәр басылган һәр санны көтеп алганнар. Редакция идарәсенә атна саен шушы повестька бәйле дистәләгән хат килеп торган. 34 номер буена, июльдән октябрьгә кадәр, татар газетасын алдыручылар Җаббарның маҗараларын зур дулкынлану белән күзәтеп барган. 1920 нче еллар әдәбиятында шундый кызыклы күренешләр дә булган. Гомумән алганда, Шамил Усманов 150-200 битлек повесть язам дип план кора. Чынлыкта әсәр кечкенәрәк булып чыга. 1926 елда Мәскәүнең «Нәшрият» кооперативы «Памирдан радио (хыялдагы хикәя)» әсәрен аерым китап итеп бастыра. Соңрак китап Казанда татарча һәм русча, Ташкентта үзбәкчә дә дөнья күрә.
1937 елгы идеаль Казан
Язмыш шаяруымы шунда, әмма «Памирдан радио»да төп герой Казанга 1937 елга кайтып җитә. Аңа кадәр ул Парижда яши, әмма ватанына кайтмыйча булдыралмый. Шамил Усманов безгә Октябрь революциясенең 20 еллыгына тамырдан үзгәргән шәһәрне тасвирлап бирә. Аныңча, бу датага җиткәндә, коммунизм зур уңышларга ирешергә тиеш була. Ә инде чынбарлыкка килсәк, 1937 ел – Усмановның репрессияләр вакытында һәлак булган елы.
Әсәрдә шулай ук телевидениенең барлыкка килүенә дә ишарә бар. Кыскасы, мавыктыргыч сюжетка һәм кызыклы детальләргә бай әсәр бу. Революция һәм аның дошманнары темасы белән мавыкмасагыз да, үзегезне җәлеп итәрлек башка урыннарын тапмый калмаячаксыз.
Фантастик Казан нинди казанышларга ия булырга тиеш соң? Усмановның чынга ашкан һәм ашмаган хыялларын ИДЕЛнең июнь санында барладык. Тизрәк табып укы!
Автор: Айдар Шәйхин, Татар китабы йорты директоры
Нет комментариев