Vk Festта «Идел» сәхнәсендә нинди артистлар катнаша?
Чакырылмаган кунаклар
Новости
Фән

Чакырылмаган кунаклар

Балачактан ук безне табигатьне сакларга, үсемлекләрне өзмәскә, хайваннарны җәберләмәскә өйрәтәләр.

Шуңа да карамастан безнең җиребездә булган организмнар төрлелеген саклап калу өчен, кайбер җан ияләре белән көрәшергә туры килә. Һәм әлегә без бу көрәштә җиңүче түгел... Сүз инвазив төрләр турында.

Инвазия сүзе читтән бәреп керү дигәнне аңлата. Мондый килмешәк үсемлекләр һәм хайваннар безнең як табигатенә кеше эшчәнлеге аркасында чит илләрдән яки табигый зоналардан үтеп кергән. Бездә аларның ерткычлары, конкурентлары, паразитлары яшәми, шунлыктан мондый төрләр коточкыч зур тизлек белән яңадан яңа киңлекләрне яулыйлар һәм элек-электән шушы җирләрдә үскән башка төрләрне кысрыклап чыгаралар.

Тилгән өрәңгесе, яисә Америка өрәңгесе (Acer negundo)

Европага XVII гасырда ук Төньяк Америкадан китерелә. Декоратив үсемлек буларак паркларда, ботаника бакчаларында, соңрак урман полосаларында утыртыла. Тиз арада кыргыйлашып, тирә-якка тарала. Өрәңге – ике өйле үсемлек, ягъни аның серкә таратучы ата агачлары һәм җимеш бирүче ана агачлары бар. Серкәсе аллергия сәбәпчесе була ала. Туфракка зыянлы матдәләр бүлеп чыгаруы аркасында аның янында кайбер үләннәр үсә алмый. Америка өрәңгесенең яфраклары һәм орлыклары белән тукланучы бөҗәкләр безнең якларда юк, шуңа күрә бу агач янында кошлар да, башка хайваннар да үрчеми.

Сосновский балтырганы (Heracleum sosnowskyi)

Эре яфраклы, ак чәчәкле биек кулчатыр рәвешендәге бу үсемлекнең туган ягы – Кавказ таулары. Куркыныч үзенчәлеге бар: суы тәнгә тисә, кояш яктысында тирене пешерә. Кояшлы көндә ялан кул белән яфракларына кагылу катгый тыела. Зур уңыш бирүе һәм арзанлыгы сәбәпле аны узган гасыр уртасында мал азыгы буларак күпләп үстерә башлыйлар. Басуларга эләгүгә ул бөтен тирә-якны басып алырга тотына. Бер үсемлек 20 меңләп орлык бирә, алар 5 елдан да тишеп чыгу сәләтен югалтмыйлар. Шунлыктан аның белән турыдан-туры көрәшү гаять авыр. Кайбер галимнәр аны хуҗалыкта куллану буенча илкүләм проектлар тәкъдим итәләр. Мәсәлән, балтырганны шикәр, биоэтанол, целлюлоза, эфир майлары, техник майлар эшләп чыгаруда кулланып була. Безнең халыкның милли ризыгы – балтырган ашы турында ишетсәгез, аны Сосновский балтырганыннан түгел, ә безнең якларга электән хас булган Себер балтырганыннан (Heracleum sibiricum) пешерүләрен дә истә тоту кирәк.

Колорадо коңгызы (Leptinotarsa decemlineata)

Элекке заманнарда бу бөҗәк Төньяк Америкада үсә торган кыргый паслёнчалар белән тукланып, артык күзгә ташланмыйча көн итә торган була. Кешеләр бәрәңге үстерә башлагач, коңгызның каршында иксез-чиксез азык кырлары барлыкка килә. XIX гасырда Колорадо штатының бәрәңге басуларына зур зыян китергәннән соң, ул хәзерге исеменә ия була. Беренче бөтендөнья сугышында бу бөҗәк Төньяк Америка кораблары белән Франциягә килеп ирешә. Халыкның игътибары башкада булу сәбәпле, Колорадо коңгызы Европа басуларын тиз арада яулап ала һәм көнчыгышка таба хәрәкәт итә. Безнең як кошлары, үрмәкүчләре, кандалалары арасында бу бөҗәк белән тукланучылары бик сирәк. Һәр агулаудан соң берничә генә бөҗәк исән калса да, шулар үрчеп, агуга каршы торырдай яңа популяция барлыкка китерә. Шуңа күрә галимнәр көрәш өчен елдан-ел яңа препаратлар уйлап табарга мәҗбүр. Коңгыз бәрәңгене исеннән эзләп таба. Моны булдырмас өчен, бәрәңге янына көчле ис тарата торган үсемлекләр, мәсәлән, пижма утырталар, яисә шундый хуш исле матдәләрне бакчага сиптерәләр.

Тулырак – «Идел»нең июнь санында укыгыз

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое