«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәгариф

Дөрес сөйләш: ябалак кары кайчан ява?

Хәҗҗам, хиҗамә, лачау…

Бәлки, бу сүзләрне кайберәүләр беренче тапкыр ишетәдер? Ябалак-ябалак карга ябалак кошының ни кагылышы бар? Сеңелеме, сеңлесеме? Үтәкүренмәлеме, үтә күренмәлеме? Менә бу юлы әлеге һәм башка сүзләрнең мәгънәләренә , орфографияләренә , килеп чыгышларына һәм кулланыш үзенчәлекләренә күзәтү ясарбыз.

ХИҖАМӘ

Ни дисәң дә, журналист кешенең теленә таләп югары куела. Беренчедән, ул җиңел һәм аңлаешлы булырга тиеш. Икенчедән, бай һәм хатасыз. Шул таләпләр үтәлмәгәндә, аның профессиональлек дәрәҗәсе дә ташка үлчим була инде.

Күптән түгел бер журналист кан алучы бер ханым турында материал әзерләп йөргәндә, көтәсе озак булыр диптер инде, әзерләнәсе репортаждан статусына берничә хәбәр урнаштырган. Теге кан алучы ханым андый-мондый гына ысул белән түгел, вакуум ярдәмендә кан ала икән. Бу ысулны журналистым хиджама дип кат-кат кабатлап, шул гына да җитмәс дип, кат-кат язып та аңлатырга тырышты. Очраклы гына бу вакыйгага бәйле рәвештә урамда «Хиджама сунна» дигән зур элмә тактага юлыктым. Ә, мин әйтәм, шулай русча язылган язуларны укып, үзебезнең телдә булган сүзләрне дә русчалатып әйтү тәмам гадәткә кереп бетте инде. Югыйсә бит әнә шулай вакуумнан суыртып кан алдыру ысулын безнең бабалар әллә кайчаннан белгән. Гомумән, болай кан алдыру мөселман дөньясында күптәннән кулланыла. Мөселманга билгеле нәрсә татарга да билгеле булмый калмый бит, килешәсездер?

Әйе, чыннан да, рус теленә яңарак килеп кергән хиджама сүзе татарга шактый таныш, аның дөрес язылышы һәм әйтелеше хиҗамә була (басымы да соңгы иҗеккә күчкән инде аның). Хиҗамә ясаучы останы исә хәҗҗам дип атыйлар (Бәрдазан тәнендән кан алдырса, хәҗҗам аның тамырына ништәр (скальпель) орса. К. Гали. Бер хәҗҗам пәйгамбәр галәйһиссәламгә кан алырга килде. К. Насыйри). Хәзер хиҗамә ясаганда махсус медицина банкалары куллансалар, элек алар урынына мөгез кулланганнар булса кирәк. Бу турыда Гаяз Исхакый «Сөннәтче бабай» әсәрендә бик тәфсилләп, тәмләп, нечкәлекләренә кадәр төшеп яза, хәтта «Шул яз көнендә, көннәр йылынып йиткәч кенә, тамырдан кан алалар – мөгез салалар», – дип мөгез салуның ни өчен һәм кайсы ел фасылында эшләнгәнен дә аңлатып үтә.

Кем әйтмешли, әйдәгез китап укыйк инде, җәмәгать. Теләсә нинди чит сүзләргә кызыгып, шуларны кирәккә кирәкмәгәнгә телебезгә кертеп маташканчы, үзебездә аларның булу-булмавын белү юлын кайгыртырга кирәк. Моны безгә читтән килеп беркем дә өйрәтмәячәк.

СЕҢЕЛЕ // СЕҢЛЕСЕ

Бу сеңел сүзенең тартымлы формасы берникадәр авырлык тудыра. Ягъни аның сеңеле яки сеңлесе дип язудан берсен сайларга мәҗбүрбез. Сайлау исә һәрвакыт ниндидер аргумент сорый: ни өчен бусы түгел, тегесе?

Әйдәгез ачыклап карыйк. Сеңел сүзенең тартым белән килгәндә яки кыек килешләрнең кайберләрендә икенче [е] авазы йотылырга мөмкин. Бу ниндидер гайре табигый күренеш түгел. Моның ише сүзләр бездә шактый күп һәм алар еш кулланыла: күңел> күңле, бүрек > бүрке, барысы > барсы һ.б. Боларда игътибар итәсе нечкәлек ул – язылыш һәм әйтелеш. Әйтелештә, ягъни сөйләм телендә, кайбер авазлар төшерелеп калдырыла ала, әмма язылышта без төгәллекне сакларга тиеш. Ачыграк итеп әйткәндә, сеңел сүзе дә гомуми кагыйдә нигезендә ике -е- белән язылырга тиеш. Чәчмә әсәрләрдә аны сеңле дип язу дөрес булмый. Әгәр дә -е төшереп калдырылса, сүзнең тарихи тамыры ук үзгәргән була, ягъни бу очракта инде бер тартым кушымчасы ялганган сүз (сеңл-е) ышкы, пычкы кебек тамыр булып кабул ителә (сеңле) һәм тагын бер тартым кушымчасы ялгана (пычкы-сы, димәк, сеңл-е-се). Бу исә диалекталь күренеш дип санала, әдәби телдә булырга тиеш түгел.

Димәк, сеңел сүзе тартым белән килгәндә сеңеле дип языла, аңа артык -сы кушымчасы ялгауның кирәге юк. Мәгәр шигъри әсәрдә икенче -е- төшереп калдырылырга мөмкин. Шигъри үлчәм таләпләре кайвакыт иҗек санын арттыруны яки киметүне таләп итә, шул сәбәпле шигърият телендәге үзенчәлекләрне кагыйдәдән чыгарма дип карарга кирәк.

ҮТӘКҮРЕНМӘЛЕ // ҮТӘ КҮРЕНМӘЛЕ

Бик күп кеше орфография законнарын физика законнары белән тиңли булса кирәк: физика законнары ничек үзгәрә алмаса, язылыш та шулай үзгәрә алмый, янәсе. Әмма мондый кешеләрнең күп булуларына карамастан, алар ялгыша, чөнки язылыш кагыйдәләре фәннең үсеше, карашлар үзгәрү белән берникадәр үзгәрә ала.

Мәсәлән, күп кенә телләрнең орфографик нормаларын орфографик комиссия хәл итә. Бу комиссия тарафыннан расланган язылышларны үтәмәү грамотасызлык, кагыйдәне белмәү дип бәяләнә. Бездә исә мондый комиссия юк, шул сәбәпле дәрәҗәле һәм ышанычлы фәнни оешмаларның хезмәтләренә таянырга кала. Мондый хезмәтләрдә кайбер сүзләрнең язылышы үзгәртелергә мөмкин. Моны иң әүвәл ниндидер анализ, тикшеренү нәтиҗәсе дип карарга кирәк.

Менә, мисал өчен, үтәкүренмәле сүзе бар. Моны «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нә шулай кушылган рәвештә биргәнне күреп: «Хәзер шулай языламыни? Гомер буе аерым яздык. Нишләп мөгез чыгарасыз?» – дип дәгъва белән керүчеләр булды. Тик торганда шулай кушып язарга башка тай типмәгән лә! Мәгәр аңлатып биргәч, һәрнәрсә үз урынына утыра. Тик бит соравы туган һәрбер кешегә аңлатып бетереп булмый. Күз салыгыз әле: ике нигездән оешып кушымча алган, басымын беренче компонентта саклаган сүзләр телебездә аз түгел: ко́ точкыч, ка́ нечкеч, и́ скиткеч, ике́ йөзле, бе́ рникадәр, хәтта үтәкүренмәлегә төп төгәл туры килеп торган ша́ ккатмалы, и́ скитмәле (ис+кит+мәле) сүзләре бар. Боларны бит гел кушып язабыз. Шулай булгач, үтәкүренмәленең кушылып язылуында ни сәерлек бар? Ул да бит шулар рәтендәге сүз.

Шуны да әйтергә кирәк: сүзлеккә без беренче тапкыр теркәсәк тә, тел белемендә абруй казанган галимнәр бу үтәкүренмәле турында әллә кайчан үзләренең фикерләрен теркәп калдырган. Фазыл Фасеев 1969 елда ук кушып язган («Татар телендә терминология», 146 б.), Фуат Ганиев 2002 елда шулай ук кушып язган («Татар телендә кушма сүзләр ясалышы», 160 б.).

БИСТӘ

Бу сүзнең язылышында болай бернинди авырлык та юк бугай. Аның төрле контекстта баш хәрефтән яки юл хәрефеннән килә алуы гына юлдан яздыра. Әмма моның бик ачык һәм аңлаешлы кагыйдәсе бар. Тик баштан әйдәгез бистәнең мәгънәләрен күздән кичерик.

Димәк, бистә дип элек крепостной булмаган халык яшәгән зур авылны яки шәһәрчекне атаганнар. Шул ук вакытта шәһәрнең эчендә яки кырыенда аерым урнашкан өлешне яки районны да бистә дип йөрткәннәр. Рус теленә, гадәттә, бу сүзне «слобода» дип тәрҗемә итәләр, кайбер чакта «посад», «предместье», «пригород» дип тә тәкъдим ителгәли. Менә шул шәһәргә бәйлелек бу сүзнең язылышын хәл иткән дә инде ахрысы. Ягъни хәзерге көндә шәһәрнең бер өлеше булып киткән бистәләр исемендә бу сүз һәрвакыт юл хәрефеннән языла: Яңа бистә, Иске бистә, Яңа Татар бистәсе, Иске Татар бистәсе, Кәҗә бистәсе, Кизик бистәсе, Сукно бистәсе, Адмиралтейство бистәсе, Бишбалта бистәсе һ.б.

Әгәр дә инде бистә сүзе шәһәргә кагылышы булмаган аерым торак пункт исемендә килә икән, ул һәрвакыт баш хәрефтән языла: Балык Бистәсе (Татарстанда район һәм посёлок. Бер җәя ачылгач, сүз уңаеннан гына шул посёлок сүзенең миңа бигрәк ошамавын да әйтеп үтим әле. Нишләп мондый төр торак пунктларны белдерү өчен касаба кебегрәк сүз урнашып китмәде икән?), Кызыл Бистә (Спас районында авыл), Бүре Бистәсе (Яңа Чишмә районында авыл) һ. б

Шунысы да бар: кайчакта ике төрле язылган бер үк исем дә очрарга мөмкин. Мәсәлән, Херсон өлкәсендәге авылның исеме Архангел Бистәсе формасында язылса, Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнарындагы тарихи төбәкнең исеме Архангел бистәсе дип языла (хәер, соңгысын татарчалатып Колмәмәт бистәсе дию дә гөнаһ түгелдер ул).

ЯБАЛАК-ЯБАЛАК КАР

Үземә ничә тапкыр әйткәнем дә бар инде: тәрҗемә мәсьәләсенә кермисең, аның төбе юк, батасың анда дип. Юк инде, һаман сәбәбе чыгып тора бит. Соңгы көннәрдә ишелеп яуган ап-ак йомшак кар турында радиода сүз чыкты да, алып баручыларның берсе коллегаларына: «Нишләп ул бездә ябалак-ябалак кар ява дип сөйләшәләр?» – дигән сорау бирде. Тегеләре җавабын белмәгәч, рус теленә кереп киттеләр. Менә аларда «снег хлопьями» дип әйтәләр ичмасам. Барысы да ачык һәм аңлаешлы! Бу «ябалак кар» белән «хлопья» сүзе миңа да кызык булып китте. Сезгә дә кызыктыр дип уйлыйм. Бер үк әйбергә һәр халык үз тәҗрибәсенә, үз күзаллауларына карап исем бирә. Менә руслар эре йомшак карның физик сыйфатларына игътибар иткән. Ә татарлар бөтенләй башкача якын килгәннәр. Татар шуны күзәткән: кышкы суыклар җиткәч, безнең якларга төньяктан кайбер кошлар очып килә (чөнки монда һава торышы йомшаграк). Менә шулар арасында ябалакларның кайбер төрләре дә бар икән. Нәкъ шулар очып килгән көннәрдә, әнә теге йомшак кар ява торган икән. Шул сәбәпле аны «ябалак кары» дип атый башлаганнар. Без хәзер бу нечкәлекләрне белмәгәнгә, руслар «хлопья»га охшаткан кебек, карның үзен ябалакка охшатканга, ябалак кар, ябалак-ябалак кар дип әйтәбез. Мәгәр ябалак карыннан башка әле сыерчык кары (бураны), карга кары (бураны) дигәннәре дә бар.

Инде «хлопья» сүзенә килгәндә, гомуми кулланыштагы сүзлекләргә кермәсә дә, аның татар эквиваленты бар. Ул лачау дип атала. Этимологиясен таба алмадым. Бәлки, берәр диалекттан кергән сүздер. Әмма ул хәзерге телебезгә бик кирәкле берәмлек. Йомшак карга карата лачау сүзен куллану дөрес булмаса да, кукуруз лачавы, солы лачавы дигәндә ул бик урынлы була.

Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,

ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое