Vk Festта «Идел» сәхнәсендә нинди артистлар катнаша?
Новости
Фән

Дөрес сөйләш: «Кызылтүш» «карабүрек»нең синонимы түгел

Бу ике сүз ике кошны белдерә. Мөдир җитәкче булса да, һәр җитәкче мөдир түгел. Атна көннәрендә басымны дөрес төшерәсезме? Бу юлы шундый темаларга сөйләшербез. Хәерле сәгатьтә!

АТНА КӨННӘРЕ

Көнне төгәл билгеләү бик борынгыдан килә торган гадәт. Телебездә атна көннәрен җирле сөйләшләрдә төрлечә атау бар. Болар хакында кызык кына тикшеренүләр нәшер ителгән.

Әдәби телдә исә атна көннәре шактый тотрыклы традиция белән килә. Аларга аерым тукталып китүнең әллә ни җитди сәбәбе дә юк иде кебек. Юк иде дә, менә балага өй эше итеп Г. Зәйнашеваның «Бер атнада ничә көн?» шигырен ятларга кушканнар. Шигыре бик гади. Аңлашыла инде: ул балага көн исемнәрен истә калдыру өчен бирелгән:

Бер атнада ничә көн?
Бер атнада җиде көн.
Җиде төрле исеме –
Җидесен дә яттан бел:
Дүшәмбе, сишәмбе,
Чәршәмбе, 
Пәнҗешәмбе, җомга,
Шимбә, якшәмбе.

Менә шуның белән шул. Әмма бу өченче сыйныф укучысы өчен әзерләнгән дәреслеккә кертелгән, шуңа күрәдер инде анда басымнар да куелган. Атна көннәренә басымнарны ничек тезгәннәр дип уйлыйсыз? Дүшә́мбе, сишә́мбе, чәршә́мбе, пәнҗешә́мбе, якшә́мбе. Бары тик җомга белән шимбәнең генә басымы соңгы иҗектә. Мин әйтәм, нишләп журналистларның кайберләре шулай әйтә шушы сүзләрне? Аларны башлангыч мәктәптә үк шулай өйрәтәләр икән бит!

Бу атна көннәре телебездә Нух заманыннан бирле кулланыла. Аларның басымын уртага төшерү өчен бер нигез дә юк, барысында да басым ...бе́ иҗегенә төшә. Атнаның беренче көне белән аталган Таҗикстан башкаласы Дүшәмбе шәһәренең әйтелешен исегезгә төшерсәм дә җитәдер? Кем инде аны Дүшә́ мбе дип әйтә?

Әмма әгәр атна көннәре санау интонациясе белән әйтелсә, башка шундый ук очраклардагы кебек, соңгы иҗеккә төшә торган басым беренче (!) иҗеккә күчә: дү́шәмбе, си́ шәмбе, чә́ршәмбе, пә́нҗешәмбе, җо́ мга, ши́ мбә, я́кшәмбе. Чагыштырыгыз, санаганда бе́ р, и́ ке, ө́ч, дү́рт, би́ ш, а́ лты, җи́ де, си́ гез, ту́ гыз; Рө́стәм, Ма́ рат, Кә́рим, Сө́ләйман, И́ лшат диелә. Боларны чамалар өчен, басымны һәм интонацияне аера белергә кирәк.

КЫЗЫЛТҮШ – КАРАБҮРЕК

Синонимнар сүзлеген ачып карарга туры килде. Шунда кызылтүшнең синонимы карабүрек дип язганнар да русчасын «зяблик» дип күрсәткәннәр. Әмма бу бит ике төрле кош! Һәм аларны шактый еш бутыйлар.

Бер яктан караганда, буталуы бик җиңел, чөнки кызылтүшнең дә, карабүрекнең дә ана затлары әллә ни күзгә ташлана торган төсләр белән бизәлмәгән: аларның тоташ бөтен каурыйлары да диярлек я көрәнсурак, я сорырак. Ата затлары исә янып торган кызыл яки саргылт кызыл түшләре белән аерылып тора. Бер берсенә бик охшаш булсалар да, алар барыбер ике төрле кош.

Карабүрек – тау чыпчыклары семьялыгыннан чем кара башлы, кып-кызыл түшле, корсак асты аграк, аркасы соры, канатлары кара төсле кош, русчасы снегирь. Карабүрекнең балан чыпчыгы дигән синонимы да бар.

Кызылтүш тә тау чыпчыклары семьялыгыннан, ләкин аның башы кара түгел, күгелҗем соры, түше исә саргылт кызыл, хәтта көрәнсу кызыл дияргә дә була. Кызылтүшнең русча атамасы зяблик.

Терминология шактый төгәл тармак. Ул вариантларны һәм ике төрле аңлауны яратмый. Шартларны да ул куя, без түгел, шуңа күрә күнәргә туры килә. Һәм истә калдырырга.

ҖИТӘКЧЕ

Кайбер вакытта телевидениедә, видеоподкастларда, интернеттагы интервьюларда чакырылган кунакның исем-фамилисе астына аның ниндидер оешма җитәкчесе булуын күрсәтәләр. Кирәкле эш, әлбәттә. Тел белгече буларак минем игътибарны башка нәрсә җәлеп итә. Әйдәгез, мисал өчен бер үрнәк тәкъдим итәм.

Әйтик, интервью бирүче кеше балалар бакчасы мөдире Галия Вәлиева булсын. Димәк, Галия ханымны күрсәтә башлагач, кадрда «Галия ВӘЛИЕВА, Казан шәһәренең № 117 балалар бакчасы мөдире» дигән язу чыгарга тиеш. Хәзер еш кына «...балалар бакчасы җитәкчесе» дип язып чыккалыйлар.

Җитәкче ул – гомуми атама. Җитәкчеләрнең төрлеләре бар. Һәр оешманың һәр дәрәҗәсендә җитәкчеләрнең исемнәре төрлечә атала, шуңа күрә кем генә булмасын, мондый очракта директормы ул, урынбасармы, рәисме, бригадирмы, мөдирме, башлыкмы, баш редактормы, башкасымы, аның вазифасының рәсми исеме язылырга тиеш. Сүзләрнең мондый мөнәсәбәттә булуын гиперонимия дип язган идем инде. Шәт, исегездәдер? Безнең очракта җитәкче ул гипероним (ыру атамасы) була, мөдир – гипоним (төр атамасы), ягъни бу сүзләр төрле дәрәҗәләргә карый.

Белмим инде, мондый нечкәлекләргә керергә редакторлар җитмиме, әллә бу баналь грамотасызлыкка бәйлеме? Нинди генә нечкәлек булмасын, һәр эштә төгәллек һәм профессиональлек һәрвакыт югары бәяләнәчәк, шуңа мондый мәсьәләләргә вак әйбер итеп карарга ярамый.

Автор: Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,

ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире.

«Идел», 2025, апрель саны.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое