«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәгариф

Дөрес сөйләш: торт «баллы»мы, «татлы»мы?

Әйдәгез, бу юлы шул һәм башка сорауларга җаваплар эзләп карыйк!

Баллы ул берсүзсез татлы була. Тик менә һәр татлы да баллы була аламы икән? «Сыман» сүзе үзеннән алдагы сүзгә әле кушылып, әле кушылмыйча языла. Бу сездә дә сораулар тудырамы? «Сакалдырык», «күзелдерек» кебек сүзләрне ишеткәнегез бар идеме? Ничек уйлыйсыз, бүген дә шулар тибында яңа сүзләр ясап булыр идеме? 

СЫМАН

Бу сүзнең үз ишләреннән бер аермасы бар: кайчакта ул аерым языла, кайчакта – кушылып. Шул үзенчәлеге белән ул берникадәр кыенлык тудыра. Ләкин гади генә кагыйдәләр сыманның кушылып яки аерым язылуын ачыклап бирә ала. Беренчедән, әгәр дә сыман, үзеннән соң килгән исем белән бергә рәвеш сүзтезмәсе ясап, фигыльнең билгесен белдерсә (ягъни ничек? яки нәрсә кебек? соравына җавап бирсә), ул аерым языла: бүре сыман уларга, диңгез сыман дулкынланырга. Икенчедән, сыйфат фигыльләрдән соң сыман һәрвакыт аерым языла: үпкәләгән сыман әйтеп куйды, үзен исе китмәгән сыман тота.

Өченчедән, әгәр дә сыман үзеннән соң килгән исем яки сыйфат белән берничә предметны чагыштыру өчен кулланылса, ул шулай ук аерым языла: тау сыман (биек) бина, төн сыман караңгы көн. Югарыдагы һәр очракта сыман сүзен аның синонимнары булган кебек, күк, кеби, шикелле, сымак, төсле, ише, сынлы, шае һ. б. бәйлекләр белән җиңел генә алмаштырып була.

Кайчан соң ул кушылып языла алайса? Әгәр дә берәр әйберне белдергән исем, икенче бер әйберне белдергән исемне хәтерләтеп, күренеше, формасы яки башка ягы белән шуңа охшатылса, сыман бәйлеге әнә шул хәтерләтелгән исемнән сыйфат ясау ролен үз өстенә ала да кушымча кебек кушылып языла: ромбсыман форма, каурыйсыман яфрак, винтсыман сызык, балавызсыман элпә, мөгезсыман катлау, шарсыман гөмбә, янутсыман эт, ыргаксыман томшык һ. б.

Мондый сүзләрнең ешрак термин булып хезмәт итүләрен дә ассызыклап үтәргә кирәк. Мисалларда -сыман белән барлык сүзләр дә нинди? соравына җавап биргәненә игътибар иттегеземе? Ягъни кушылып язылуның төп күрсәткече – сыманның сыйфат ясагыч кушымча кебек булуы! Әйткәннәрем тагын да ачыграк аңлашылсын өчен, шул мәгълүматны да җиткерәсем килә: сыман аерым язылган очракта, ул рус теленә һәрвакыт как, подобно, словно, точно сүзләре белән тәрҗемә ителә; кушылып язылганда исә аны рус телендәге кушма сүзләрнең -видный (зигзаговидный, копьевидный, миндалевидный), -образный (газообразный, дугообразный, яйцеобразный), -подобный (змееподобный, женоподобный, слоноподобный) компонентлары белән бирергә мөмкин.

Озынга китсә дә, темага кагылышы булгач, әйтмичә узып китү мөмкин түгел. Биологиядә отрядларны (кайчакта семьялыкларны да) белдерә торган терминнар ясалышында да сыман сүзе кулланыла (үзбәк телендә дә шулай ук). Мондый терминнар, җыйма мәгънәдә булып, бары тик күплек санда йөриләр һәм һәрвакыт кушылып язылалар: абагасыманнар, болдырыксыманнар, камбаласыманнар, китсыманнар, куянсыманнар, күгәрченсыманнар, күкесыманнар, кысласыманнар…

ТАТЛЫ – БАЛЛЫ

Бу ике сүзнең икенчесе кайчак урынлы-урынсызрак кулланыла. Аны билгеле төбәк вәкилләре актив куллана бугай. Әмма шулай да, әйдәгез, мәгънәләрнең төбенә төшеп карыйк. Баллы ул беренче чиратта бал кушып әзерләнгән, бал салынган, бал тәме килеп торган ашамлыкларга карата кулланыла. Составында бал булган өчен аларны баллы дип әйтү бик табигый.

Татлы дип исә шикәр яки бал тәме килгән, әмма составына шикәр яки бал керү мәҗбүри булмаган ашамлык турында әйтелә. Аермалары юк кебек күренсә дә, телнең нечкәлекләрен сиземли алган кеше берничек тә болай дия алмый. Мәсәлән, «баллы торт» ул бал кушып әзерләнгән тортмы, әллә балсызы да баллымы? Баллы чәйгә бал кушылган буламы, әллә шикәр салынган чәй дә баллымы? Шикәр салынгач шикәрледер инде ул!?

Менә күрәсезме: баллы сүзен һәрвакыт татлы сүзе белән алмаштырып булмый, аларның соңгысы киңрәк мәгънәне колачлый: бал кушылган ашамлык та, бал тәмен хәтерләткән башка тәмләткеч кушылган ашамлык та татлы була ала. Нәтиҗә итеп шуны гына әйтәм: һәр баллы татлы булса да, һәр татлы баллы түгел.

САКАЛДЫРЫК, БОЕНДЫРЫК, КҮЗЕЛДЕРЕК…

Бер шактый кызык кушымча бар бездә – -дырык//-дерек. Бик үзенчәлекле кушымча ул дияр идем. Аның ярдәмендә һәртөрле тагыла, кидерелә торган атамалар ясала. Чаг.: боендырык «үгез камыты» (рус. ярмо) муен сүзеннән; тәбәлдерек «педаль» – табан сүзеннән: тәбәлдерек < табалдырык < табандырык; күзелдерек «йөгәндә атның күзен каплый торган каплавыч» (рус. шоры) күздән; сакалдырык яки сагалдырык «йөгәннең ияк асты каешы; ияк астына бәйләнеп куела торган вак тәңкәле бизәнгеч» сакал сүзеннән; тубылдырык «сугыш атының тезләрен бәрелүдән саклый торган тез калканы» – тубыктан; түшелдерек «бавыргалык; төсле тасмалар, ука һ. б. ш. белән бизәп тегелгән, күлмәк өстеннән киелә торган хатын-кыз бизәнү әйбере» – түш сүзеннән. Шулай ук тагын тамырлары авыр аңлаешлы күмелдерек, чөелдерек, шөлдерек сүзләре дә бу сүзләрдән аерылгысыз каралырга тиеш. Белә идегезме бу сүзләрне?

Игътибар итсәк, аларның күбесе ат җигү дирбиясенә карый, ләкин сакалдырык, түшелдерек кебекләре хатын кыз бизәнү әйберләренә карата да кулланылган. Димәк, ничек кенә сәер булып тоелса да, бу үзенчәлекле кушымча белән бүген актуаль булган сүзләр дә ясый алабыз дип уйлыйм. Мәсәлән, пирсинг ясатып тәнгә нинди генә нәрсәләр такмыйлар. Яки, әйтик, кием-салымның төрле элементларын, аксессуарларны алынма сүзләр белән атаганчы, әнә шул -дырык//-дерек белән ясап буладыр. Яңа сүзләр булдыру өчен, әллә кайчангы чорларда яки диалектларда гына кулланылган кайбер сүзләрне тикшерү уңай нәтиҗә бирә ала. Тик алардан файдаланырга өйрәнергә генә кирәк.

Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының
лексикография бүлеге мөдире

Теги:

татар теле дөрес сөйләш
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое