«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәгариф

Казан дәүләт энергетика университетына укырга керергә 5 сәбәп

Ни өчен абитуриентлар бүгенге көндә Казан энергетика университетын үзләренең булачак альма-матеры итеп сайлый?

Сыйфатлы югары белем

2024 елда КДЭУ коллективы фәнни-педагогик эшчәнлек һәм квалификацияле белгечләр әзерләүдәге хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. Университет электр һәм җылылык энергетикасы, IT һәм гуманитар белгечлекләр өлкәсендә белем бирү программаларының киң спектрын тәкъдим итә. Әйе, дөрес укыдыгыз: биредә гуманитарийларга да ишекләр ачык!

Цифрлы технологияләр һәм икътисад институтында «Икътисад», «Менеджмент», «Социология», «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешләре бар. Биредә булачак реклама һәм PR белгечләрен әзерлиләр.

КДЭУда инновацион җиһазлар белән заманча лабораторияләр, фәнни үзәкләр, уникаль уку полигоннары, технопарклар, инжиниринг үзәге һәм әйдәп баручы предприятиеләр мәйданчыкларын үз эченә алган 17 төп кафедра эшли. Күптән түгел уку йортының өч вәкиле Татарстан Республикасының дәүләт стипендиясенә лаек булган. Әлеге стипендия укуда күрсәткән югары уңышлар, фәнни-гамәли конференция һәм предмет олимпиадаларында җиңү һәм призлы урыннар яулаган өчен бирелә.

Гамәли юнәлештә уку һәм эшкә урнашу перспективасы

КДЭУ әйдәп баручы энергетика компанияләре белән хезмәттәшлек итә: студентларга белем алганда ук параллель рәвештә эш тәҗрибәсе тупларга мөмкинлек ачыла дигән сүз. Университет Татарстан Республикасы һәм Россия энергетика компанияләре өчен терәк югары уку йорты булып тора. Алар арасында «Росатом», «Россети», «Сетевая компания», «Татэнерго», «Татэнергосбыт», «КАМАЗ», «Казэнерго», «ТГК-16», «РДУ Татарстана», «Промэнерго» һәм башка зур оешмалар бар. Университетны тәмамлаганнан соң, кичәге студентларның 86% ы эшкә урнаша, ә белгечлек буенча эшләүчеләр 64% ны тәшкил итә.

КДЭУ студентларының «Сетевая компания» ачык җәмгыятенең максатчан уку төркемнәрендә белем алу мөмкинлеге бар. Компания югары белем бирүнең профильле белгечлекләре буенча потенциаль хезмәткәрләрне нигезле әзерләүгә зур игътибар бирә. Оешма ел саен «Электроэнергетика» юнәлеше буенча квалификацияле белгечләр әзерләүне дәүләт заказына кертү өчен гаризалар җибәрә. Шул рәвешле, уку йортын тәмамлаган белгечләр «Сетевая компания»нең хезмәткәрләренә әверелә.

Фәнни эшчәнлек

Студентлар төрле өлкәләрдә тикшеренүләр белән актив шөгыльләнә, КДЭУның югары үсеш алган матди техник базасын кулланып, фәнни проектларда катнаша. Моннан тыш, проектларны уңышлы коммерцияләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Узган ел 33 проект «Университетның технологик эшмәкәрлек платформасы» федераль программасының «Студентлар өчен стартап» конкурсы грантларын откан. Күп кенә эре предприятие һәм энергокомпанияләр үз системаларына КДЭУның фәнни эшләнмәләрен керткән инде.

Инфраструктура һәм урнашу

Университет Казан үзәгендә, төп транспорт чишелешләре янында урнашкан. Компактлы мәйданда фатир тибындагы уңайлы тулай тораклар, спорт объектлары, биш уку корпусы урнашкан. Шул рәвешле, студентлар уку һәм яшәү урыннарына бару өчен шәхси акчаларын сарыф итми. Чит төбәктән һәм чит илдән килгән барлык беренче курс студентлары тулай торакларда яши ала.

Вакыйгаларга бай студент тормышы

КДЭУның һәр студенты укудан тыш төрле юнәлешләрдә – иҗат, спорт, иҗтимагый тормыш, волонтерлык, хезмәт һәм эзләнү отрядлары, медиа һәм башка өлкәләрдә талантларын күрсәтә ала. Югары уку йортында төрле студентлар хәрәкәтләре үсеш ала, аларның катнашучылары ел саен республикакүләм һәм бөтендөнья конкурсларында җиңү яулый.

Мәсәлән, күптән түгел КДЭУ студентлар командасының «Цифрлы трансформация шартларында ТРда социаль эшмәкәрлек хезмәтләрен үстерү» социаль проекты ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында республикакүләм конкурста җиңү яулаган. Быелның май аенда КДЭУдан 3 проект Россиянең 8 914 502 сумлык грантларына ия булды. Бәхетлеләр арасында – «Универвидение» XIII милли музыкаль проект, «Татаргет» республика студентлары медиафестивале һәм «Гаилә энергиясе» республикакүләм гаилә интеллектуаль фестивале.

Тәрҗемә: Гүзәл Закирова

Язма белән тулырак ИДЕЛнең июнь санында танышырга мөмкин.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое