«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәгариф

Фән: Ни өчен хатын-кыз озаграк яши?

Кайчакта бер-беребезне аңламыйбыз сыман.

Бәлки «ир-атлар Марстан һәм хатын-кызлар Венерадан», дип язган Джон Грей хаклы булгандыр? Фән бу турыда нәрсә уйлый? Сорауларыбызны КФУ галимнәренә бирдек. Ни өчен  хатын-кызның озаграк яшәвен, нигә элек ир-ат булып туу отышлырак булганын һәм дөнья хатын-кызлар кулына калса, ни булачагы турында сөйләшербез.

Хатын-кыз белән ир-атның табигатен аңлар һәм сурәтләр өчен, безгә кешелек яралган мизгелгә кайтырга кирәк. Башлыча барлык эмбрионнарның да җенес билгеләре кызларныкы кебек була. Соңрак, гормоннар тәэсирендә, эмбрион я ир-ат булып формалаша, я хатын-кыз булып кала.

Галим: Ике җенес арасындагы аерма беренче чиратта мускуллар массасы белән бәйле. Ир-атларда, кагыйдә буларак, тиз мускул җепселләре күбрәк, ә хатын-кызларда озак вакыт эшләүне тәэмин итүче акрын җепселләр өстенлек итә. Ир-атларда мускул һәм сөяк тукымасының үсешен стимуллаштыручы тестостерон күбрәк җитештерелә. Хатын-кызларда репродуктив функцияне көйләүче эстрогеннар өстенлек итә. Шулай итеп, ир-атларда физик көч өчен шартлар генетик һәм гормональ дәрәҗәдә үк тудырыла.

Шулай да хатын-кызларны көчсез дип атап булмый, Мисал өчен, үткән ел авыр атлетика буенча ярышта Магнитогорскида яшәүче Екатерина Зайцева 295 килограмм авырлык күтәреп, Россиядәге иң көчле хатын-кыз исемен алган иде. Ә Кытайдагы 18 яшьлек Ли Вэньвэнь 320 килограмм авырлык күтәреп, үз авырлыгында хатын-кызлар арасында дөнья рекорды куйды. Озынлыкка сикерүче Галина Чистякова, мәсәлән, җиде метр ярымнан ераккарак сикереп, дөнья рекордына иреште. Шулай да физик көч ягыннан, хатын-кызга ирләрне куып җитү шактый катлаулы. Мәсәлән, Грузия спортчысы Лаша Талахадзе 492 килограмм авырлык күтәрә алган. Ә озынлыкка сикерү буенча дөнья чемпионы Майк Пауэлл 8,95 метр ераклыкка сикергән.

Галим: Бу аермаларның барысы да без узган эволюция юлына килеп тоташа. Гадирәк итеп аңлатырга тырышсак, ир-атлар һәм хатын-кызларның тормышы гендер рольләргә бүленешү белән бәйле. Ир-атлар – аучы, табучы, яклаучы. Homo sapiens барлыкка килгәнче үк, геннарын киләчәк буыннарга бары тик тиз һәм көчле затлар гына тапшыра алган. Ә инде учак һәм гаилә җылысын саклаучы хатын-кызлар киләчәк буынга үз геннарын бала тудыру аша тапшыра дип саналган.

Хатын-кызның көче турында сөйләшкәндә, 10 еллап элек булган бер хәл искә төшә. Волгоград өлкәсендә, урманда югалган кыз бала, коткаручылар эзләп тапканчы, 30 килограмм мүк җиләге җыеп өлгергән. Димәк, хатын-кызлар, физик яктан бигрәк, рухи көчкә ия. Бәлки нәкъ менә шуңа күрә үз-үзенә кул салу, алкоголь куллану, тәмәке тарту һәм башка начар гадәтләргә күнегү күпчелек очракта ир-атларга хастыр. Җинаятьләр статистикасын алсак та, җинаятьчеләр ешрак ир кешеләр икән. Эчке эшләр министрлыгыннан алган мәгълүматларга караганда, үлем яки авыр җәрәхәтләргә китерә торган җинаятьләрнең нибары 16-18 проценты хатын-кыз кулы белән эшләнә. Ир-атның агрессив һәм кискен булуы шул ук тестостерон һәм адреналинга бәйле. Хатын-кызның эмпатия дәрәҗәсе югары булуы һәм җиңелрәк социальләшүе аңа төрле шартларда исән калырга ярдәм итә.

Галим: Мәгълүм булганча, хатын-кызлар ир кешеләрдән 10 елга озаграк яши. Моны хатын-кызның үз эмоцияләрен эчтә тотмыйча, стресстан котыла белүе, проблемалары турында ачыктан-ачык сөйли алуы, үзенең организмына карата сизгеррәк булуы һәм шуңа күрә вакытында табибка мөрәҗәгать итүе белән бәйлиләр. Ирегез/әти/бабагызны табибка барырга мәҗбүр итеп карагыз әле сез! Психологка бару турында әйтеп тә торасы юк.

Хатын-кыз гормоннары аның аралашучанлыгы, социальләшү сәләте, хисләре өчен җавап бирә. Шуңа күрә ул төрле шартларга җиңелрәк яраклаша. Кайчакта хисләр һава торышы кебек алмашынып торырга мөмкин, бу күрем көннәре алдыннан яки авырлы булганда – организмда гормональ фон үзгәргәндә сизелә. Кайбер чыганакларга караганда, хатын-кыз һәм ир атларның баш мие дә төрле авырлыкта һәм төрлечә эшли.

Галим: Баш мие төзелешендә аермалар бик аз, асылда аларны игътибарсыз да калдырырга мөмкин булыр иде. Минең гомуми авырлыгында һәм аның кайбер бүлекләрендә генә аерма бар. Гадәттә , ир-атның баш мие авыррак була. Бу очракта ир-ат организмының хатын кызныкына караганда «зуррак» булуын истән чыгармаска кирәк. Мәсәлән, фил яки китның баш мие зур, шуңа да карамастан, без аларны акыллырак дип санамыйбыз бит. Ир-ат һәм хатын кызларның баш мие аермасы нечкә биохимиядә , нейромедиаторлар ясалуда һәм аларның нейроннарга тәэсирендә чагыла. Шулай ук баш миенең төрле структураларында нейроннар тыгызлыгында аерма бар. Мәсәлән, Сандра Уилсон (Макмастер университеты, Канада) хатын-кызларда чигә зонасы кабыгында нейроннарның тыгызлыгы югарырак булуын күрсәтә. Хатын-кызлар мәгълүматны ир-атларга караганда яхшырак истә калдыра.

Шулай итеп, ир-ат биологик дәрәҗәдә – конкуренциягә , хатын-кыз хезмәттәшлеккә программалаштырылган дип әйтергә була. Әгәр дә без кешелек цивилизациясенең фән, техник үсеш, сәнгать, әдәбият өлкәләрен карасак, ир-атлар керткән өлешнең бик саллы булуына игътибар итәбез. Мәсәлән, Нобель премиясе алучы 109 кеше арасында нибары 19 хатын-кыз бар. Әмма бу хатын-кызның акыл дәрәҗәсе түбән дигән сүз түгел, чөнки тормышта үз юнәлешеңне сайлаганда, социумда кабул ителгән гендер рольләр дә бик зур тәэсиргә ия. Хәер,бүгенге көндә хатын-кыз үзен бөтен өлкәләрдә дә сынап карый ала

Галим: Биология өлкәсендә генә дә танылган галимәләр байтак. Ермoльва Зинаида – микробиолог, СССРда пенициллин ясаган. Луиза Буржуа – беренче булып бала табу процессын төгәл сурәтләгән һәм акушерлык практикасын гамәлгә кертеп җибәрә алган. Наталья Бехтерева – нейрофизиолог, СССРда беренче булып диагностика һәм дәвалау максатларында электродларны кеше баш миенә тоташтырган. Розалинд Франклин – биофизик, аның хезмәте нәтиҗәсендә без ДНК структурасының рентгенораммасын күрдек. Гертруда Элион – биохимик фармаколог, лейкемиягә каршы дәва уйлап тапкан.

Бүген дөньядагы хатын-кызлар саны ирләрнекеннән кимрәк: 8 миллиардка якын кешенең 49 процентын гүзәл затлар тәшкил итә. Кызганыч, ләкин без дөнья буйлап тигез таралмаган, мәсәлән, Кытай һәм Ауропада – ирләр, без яшәгән җирдә хатын-кызлар саны күбрәк. Шунысын да әйтми булмый, бер елда туган балаларга карасак, малайлар күбрәк, ләкин еллар узу белән (якынча 14-20 яшьләргә) аларның саны тигезләшә, ә соңрак, гомумән, ир-атлар саны кискен кими башлый.

Тиздән дөнья хатын-кызлар кулына калачак дигән теория бар. Әгәр хатын-кыз кайбер бөҗәкләр, кәлтәләр һәм балыклар кебек партеногенетик юл белән, ягъни күкәй күзәнәген аталандырмый гына үрчергә өйрәнсә, ир-атларның кирәге калмаячак. Ләкин ир-атларсыз тормыш нинди булыр иде икән соң? Әлбәттә, ирләр белән бөтен сугышлар һәм глобаль низаглар да юкка чыгар иде. Закон бозучылар саны кимер иде. Шул ук вакытта авыр физик хезмәтне хатын-кызларга үз өстенә алырга туры килер иде.

Галим: Хайваннар дөньясында матриархат шактый киң таралган. Ул колониаль бөҗәкләр арасында күзәтелә: кырмыскалар, термитлар, шөпшә һәм бал кортларына хас. Аларны хәтта феминистлар җәмгыяте дип тә карарга мөмкин. Хәтта имезүчеләр арасында да матриархатның булуы сәер түгел, мәсәлән, филләр, гиена сыман этләр арасында да бар. Ләкин безнең иң якын туганнарыбыз югары приматлар арасында ачык матриархат күзәтелми.

Ә киресенчә, кисәк кенә дөньядагы бөтен хатын-кызлар юкка чыкса? Мөгаен, ир атларга яшәргә, бөек ачышлар ясарга һәм каһарманлыклар кылырга сәбәп тә калмас иде. Хатын-кыз белән ир-ат арасында аермаларны барласак та, иң мөһиме – безне кызыксынулар, кайгы-шатлыкны уртаклашу һәм мәхәббәт берләштерә.

Мәкаләне әзерләргә КФУның биология фәннәре кандидаты, доцент Хәертдинов Наил Назыйм улы, Биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы ассистенты, аспирант Ваһапов Булат Тимур улы ярдәм итте.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое