«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәгариф

Фотопроект: нефть һәм химия эстетикасы

Нефть һәм химия өлкәсендәге төрле миф һәм стереотипларга карамастан, технологияләрне камилләштерү һәм кешелекнең тормыш сыйфатын арттыруда бу тармакның роле – бәхәссез.

Бүген әлеге өлкә шул дәрәҗәдә зур темплар белән камилләшә ки, әлеге продуктлар сәнәгать һәм төзелештә генә түгел, медицина һәм, хәтта, азык-төлек тармагында да кулланыла.

Vivilen – СИБУР компаниясе булдырган инновацион бренд. Ул эшкәртегән пластик кулланылып ясалган гранулалардан гыйбарәт һәм экологик савытлар (шешләр, йогурт савытлары, ит өчен упаковка), төрле контейнерлар, чиләк һәм канистрлар ясау өчен кулланыла. Vivilen полимерларга «яңа тормыш» бирүне күздә тота һәм ябык цикллы икътисад принципларына туры килә.

Полиэтилен – барыбызга да яхшы таныш «упаковка» төре. Аны шулай ук торбалар, канистрлар, су савытлары, өстәл һәм урындыклар, балалар өчен шугалаклар ясау өчен дә кулланалар. 

Полипропилен – безнең йортларны җылылык һәм су белән тәэмин итүче ролен үти. Полипропиленнан ясалган торбалар югары температураларга «түзәргә» сәләтле, шуңа күрә аларны кайнар су һәм җылылык бирү системаларында актив кулланалар.

Поливинилхлорид (ПВХ) – бу материалдан дару препаратлары өчен блистерлар һәм сыгылмалы медицина каплары ясыйлар. Ул шулай ук тәрәзә блоклары, панельләр, мебель элементлары һәм идән ясауда да файдаланыла.

Синтетик каучуклар машина төзелеше сәнәгатендә актив кулланыла. Шиналар, амортизаторлар һәм башка шндый эшләнмәләр нәкъ менә синтетик каучуктан ясала. Аңардан башка без ерак сәяхәтләргә генә түгел, күрше шәһәргә дә барып җитә алмас идек, хәтта.

Полистирол – барыбызга да яхшы таныш пенопласт. Ул җылылык саклауда аеруча актив кулланыла. Алай гына да түгел, нәкъ менә пенопласт безгә онлайн заказларыбызны бәрмичә, ватмыйча, яхшы сыйфатта кайтарырга ярдәм итә.

Поликарбонат – төрле үтә-күренмәле конструкцияләрне, теплица, праник һәм биналарның җилдән саклый торган элементларын әлеге материалдан башка күз алдына да китереп булмый. Ул «вандаллыка каршы» пластиклар арасында лидерлар рәтендә, чөнки гадәти пыяла белән чагыштырганда 250 тапкырга (!) көчлерәк бәрү һәм сугуларга «түзә». Авырлыгына килгәндә исә, поликарбонат пыялага караганда 2,5 тапкырга җиңелрәк.

Идел х СИБУР

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое