Илһам эзләгәндә «Идел»нең 35 ел элек чыккан саннарын ачып карыйбыз.
Шундый ирекле, кызыклы һәм сәер булган ул чор. Яшьләре кыю, иҗатлары өметле һәм ихлас. Журналда ул чорда басылган шәхесләрнең күбесе белән хәзер дә аралаша алуыбыз зур бәхет. 35 ел дәвамында өзелмәгән чылбырга ялганып, бүгенге «Идел»нең битләре дә тарих хәтеренә уела бара.
- «Идел» журналы дип сүз кузгатсаң, күпләр «Гасыр романы»н искә төшерә. Бер төркем талантлар бер роман язарга тырыша. Укучылар шул романның дәвамын белер өчен журналны көтеп алалар. Саннан санга күчеп килгән эстафетада Ләбиб Лерон, Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй кебек әдипләр катнаша.
- Бездә хәзер чыга торган «Авылда» рубрикасы элек тә булган. Шул рәвешле, журнал республика районнары, авыллары буйлап сәяхәт иткән.
- 1993 ел татарлары «Татарфильм» студиясе булдыру турында хыяллана. Язучылар туган телдә төшерелгән фильмнар кирәклеге турында сөйли. Ул вакытта төшерелеп маташкан, ләкин хәзер инде архив төпләрендә генә калган кинокартиналардан фотоларны журналга бирәләр. 35 елдан татар телле «Ядәч! Истә!» фильмы Россиядә киң прокатка чыгасын алар әле белми.
- Язучыларны да, халыкны да борчыган тел проблемасы журнал битләрендә шактый еш күтәрелә. Ул язмалар әле дә актуальлеген югалтмый.
- Хикәяләр өчен иллюстрацияләрне еш кына Нияз Хаҗиәхмәт ясый торган булган. Нияз әфәнде узган ел «Идел»нең декабрь санын бизәде.
- Кайбер язмаларны, әдәби әсәрләрне иллюстрацияләр белән бизәргә тырышалар. Шулай да иң олпат әдипләрне зур форматта кызыклы ракурста төшерәләр.
- Журналда укучыларга, заманча итеп әйтсәк, «прогрев» итеп киләсе санда басылачак язмаларны да күрсәткәннәр.
- Журналның тиражы татар телендә генә дә 20 мең данәдән арта. Бер журнал үз эченә булдыра алганча күп язма сыйдырырга омтыла.
Нет комментариев