«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Кем син, Садри Максуди?
Новости
Мәгариф

Кем син, Садри Максуди?

Исеме – Садретдин, әтисе – Низаметдин. Фамилияләре – Максуди. Абыйсы – Әхмәтһади Максуди дигән зур, бик зур галим.

Садри Максуди Ташсу дигән авылда туа, Казанда Күл буе мәдрәсәсендә, Кырымда Бакчасарайда Гаспринский мәдрәсәсендә, Казанда тагын укытучылар мәктәбендә укып чыга. Бу гына аңа җитми кала һәм ул…

1901 елда Парижга китә. Садри Сорбонна университетының хокук факультетында укып чыга. Ачлы-туклы яшәп тә яхшы диплом ала ул, соңрак әкренләп француз газеталарына мәкаләләр дә языштыра башлый.

Садри Максуди – татарларның беренче премьер-министры яки президенты дип әйтерлек кеше. Милли идарә бетерелгәч, Финляндиягә китә, аннан Франциядә үзе укыган университетта укыта. Соңыннан инде Төркиягә күченеп китә һәм шунда яши.

ЗАТЛЫ КИЯҮ

Депутат, юрист, журналист – мондый портфолиосы булган татар егетенә кәләш табу җиңел булмагандыр.

Әмма гаилә бәхетен күрер көннәре дә килеп җитә аның. 1910 елның башында Максудиның дусты һәм остазы Муса Бигиев Садрины Камилә Рәмиева белән таныштыра. Камилә – иң билгеле татар байларының берсе, алтын приисклары хуҗасы һәм миллионер Шакир Рәмиевнең кызы. Сез Шакирның энесе Закирны яхшы беләсез: ул дөньяга Дәрдемәнд исемле шагыйрь дип билгеле. Шушы бик зыялы гаиләдә туып үскән Камилә белән Садри 1910 елның ноябрендә Оренбургта туй үткәрә.

КОРОЛЬ КУНАГЫ

31 яшьлек чагында, Садри Максуди Англиягә кунакка бара һәм Букингем сараенда Англия короле VII Эдуард белән очраша. Бу хәл болай була.

Британия империясендә Россия белән дуслыкны ныгытырга теләүче сәясәтчеләр күп була. Хәтта король үзе дә Россиягә сәяхәт итә, дуслык килешүләре төзи. Ә инде Дәүләт думасы барлыкка килгәч, аның депутатларын һичшиксез Лондонга чакырырга карар кылалар.

20 кешелек делегациягә мөселман фракциясе вәкиле итеп Садри Максудины кертәләр. Моны белеп, инглизләр бераз аптырап кала: «Безнең Һиндстандагы мөселманнар парламентта катнашмыйлар, сезнең илдән мөселман депутат килсә, тавыш-гауга чыкмасмы?» – диләр алар. Бәхеткә, барысы да бик итагатьле булып чыга, ә Россия делегациясенә мөселман кешесенең керүе безнең парламентның инглизләргә караганда алдынгырак карашта булуын да күрсәткән.

Шулай итеп, король белән очрашуда рус депутатлары гына түгел, татар кешесе Садретдин дә чыгыш ясый. Башта ул инглизчә берничә җөмлә әйтә, аннары үзенә сөйләшер өчен җиңелрәк булган француз теленә күчә һәм Россия белән Англия мөнәсәбәтләре турында кызыклы фикерләрен әйтә. Аның сүзләре барысын да таң калдыргандыр дип ышанырга була.

Әмма эш моның белән генә бетми. Бөекбританиядә сәяхәт иткән берничә атна дәвамында Максудига бик күп очрашуларда катнашырга һәм чыгышлар ясарга туры килә. Ливерпуль шәһәрендәге очрашуда ул Һиндстан темасына кагылырга мәҗбүр була һәм Британия колонияләрендә яшәгән мөселманнарны яклап чыга.

Шулай итеп, 1909 елда ук татар авылында туып, Казанның Татар бистәсендә укыган һәм яшәгән Садри Максуди ул вакытта иң зур империянең башкаласында корольнең үзе белән очрашып, аңа татарлар исеменнән татарлар турында сөйләгән.
 

Материалны әзерләргә Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин ярдәм итте.

Фото һәм текст материаллар: «Садри Максуди: фәнни - популяр җыентык» ( Гайнанова М.Р.)

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое