«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Корт, диккать һәм республика исемнәре
Новости
Фән

Корт, диккать һәм республика исемнәре

«Корт» дигән әче сөт ризыгы кызылмы, әллә акмы?

Кырт кисеп җавап бирергә ашыкмагыз. Сездә язын елга ташамы, ташыймы? Ташый булса, бу сандагы мәгълүмат сезнең өчен. Бу юлы нәрсәнең ташканын, нәрсәнең ташыганын карарбыз. Гадәтләнгәнчә, орфографиянең берничә кыен очрагын ачыкларга тырышырбыз. Тәрҗемәдәге кытыршы мисалларга да тукталмый булмас.

КЫЗЫЛ ЭРЕМЧЕК – КОРТ

Бу ашамлыкны бик яратам. Балачактан ук өйдә әни әзерли иде. Сүземне «бу ашамлык» дип башладым башлавын, ләкин монда кечкенә бер проблема бар.

Казан тирәсендәге татарлар корт сүзен генә белә кебек аңлашыла. Нәкъ шул кызыл төсле татлы кортны гөбәдиягә салалар. Казаннан ераклаша барган саен, бу ашамлыкның исеме үзгәрә. Бер якта аны тура дип атыйлар, икенче төбәктә – чыгыт, Урал якларында – әҗекәй // әжекәй // әжегәй диләр, һәм аның эркет дигән варианты да бар икән. Әдәби телгә якынрак (әдәби әсәрләрдә дә еш кына кулланыла торган) яңгырашы – кызыл эремчек: «Кош теле, кызыл эремчек, кәрәзле бал, сөтле чәй янына клиндер, конфет, алма, хөрмә кебек шәһәр күчтәнәчләре дә өстәлгәч, табын тагын да ямьләнеп китте» (Р. Низами). «Ә ашъяулык өстендә төче күмәч, бавырсак, кызыл эремчек, калай савытта бал белән май» (Ә. Еники).

Проблема нәрсәдә соң? Төрле якта төрлечә аталган ризык атамалары азмыни? Аз түгел, ләкин проблема чыннан да бар, һәм ул түбәннән гыйбарәт: кызыл эремчек, әжекәй, тура... дип атаучылар өчен корт дигән ашамлык та бар. Тик алар өчен корт ул, кагыйдә буларак, ак төсле, сөзмәдән әзерләнгән, гадәттә тоз салып өреле ашка катыла яки үзе генә кулланыла торган әчегән сөт продукты. Урта Азиядә корт, сөзмәне ачык һавада берничә көн киптереп, кечкенә түгәрәк йомарламнар формасында әзерләнә.

Ягъни Казаннан ераграк киткән саен, корт (шулай ук корыт // корот варианты да бар) ул – бер ашамлык, кызыл эремчек – икенче. Шуңа күрә алар хәтта бер җөмләдә дә очрый ала: Алар далага якын базардан мул итеп казы, корот, кызыл эремчек, каклаган ит, тоз, капчыклап он-ярма сатып алдылар (Р. Батулла).

Менә хәзер сүзлектә бу сүзне ничек бирергә? Корт ул тегенди дә, мондый да була ала, дияргәме? Корт ул сез белгән корт түгел, сезнеке ул кызыл эремчек дисәң, диалекталь сүзне алга чыгарасың дип, хәзер «белгечләр» сикереп-сикереп чыга башлый. Баш каткан…

НИСБӘЛӘР

«Элекке шәхесләрнең фамилияләрендә ахырда кайвакыт -и (әл-Казани, әл-Курсави), кайвакыт -ый бара (әш-Шырданый). Болай язуда берәр кагыйдә бармы?»

Сораудагы мисалларның барысы да фамилиядән бигрәк нисбә категориясенә туры килә, шуңа нәкъ нисбәләргә тукталам. Татарга -и//-ый кушымчалы нисбәләр гарәп исеме үрнәгендә килеп кергән, шул сәбәпле алар барысы да гарәп калыбында ясалган. Мондый калыптагы нисбәләрнең барысын да ике яссылыкта карарга кирәктер. Беренчесе – гомумән нисбәләр, икенчесе – татар нисбәләре.

1. Нисбәләрдә соңгы гарәп хәрефенең калынлыгы/нечкәлегенә карап -и яки -ый кулланыла: Әндәлүси, Әшгари, Багдади, Бакыргани, Бируни, Бохари, Мисри, Тирмизи, Хәбәши, Хәнәфи, Фараби, Фөзүли, Хорасани, ләкин Бәйһәкый, Гарнатый, Димәшкый, Шафигый (боларның соңгы г, к һәм т хәрефләре гарәптә калын). Монда Мәхмүд (әл-)Кашгари һәм Йосыф Баласагуни исемнәренә игътибарыгызны җәлеп итәм. Аларны ялгыш Кашгарый һәм Баласагуный дип биргәлиләр.

2. Үзебезнең татар милләтеннән булган шәхесләрдә, гадәттәгечә (диясем килде), бердәмлек юк. Ике принцип күзәтелә. Берсендә югарыдагы соңгы гарәп хәрефенең калынлыгы/нечкәлеге нигез итеп алына: Баруди, Болгари, Думави, Казани, Курсави, Татари, Уфави... Икенчесендә хәлиткеч рольне сингармонизм законы уйный. Сүз нечкә булса, -и (Күлтәси, Утыз Имәни), калын булса, -ый кушыла (Кандалый, Каргалый, Укмасый)

Әгәр дә нисбә татар авылы (шәһәре) исеменнән ясалган һәм ул исем калын тартыклардан оешкан икән, димәк -ый аша язу аклана ала кебек, ләкин һаман да гарәп калыбы үзен бик сиздерә. Әйтик, әш-Шырданыйда әш-артикле шуны күрсәтә, ягъни сүзнең яртысын гарәпчәләтеп, яртысын татарчалатырып укый булабыз, юкса дөресрәге (гарәпчәрәге) әш-Шырдани булыр иде (шул ук Казани кебек).

Гомуми нәтиҗә итеп шуны әйтә алам: татар исемнәрендә Кандалый, Чокрый кебек бик танылган һәм язылышы кабул ителгән нисбәләрне генә - ый белән калдырып, калганнарын -и аша язар идем (Буби, Тайсугани). Татарга турыдан-туры кагылышы булмаган шәхесләрнең нисбәләрен көчләп дигәндәй татарлаштыру (сингармонизм дип -и урынына -ый куллану) дөрес була алмый. Мондый нисбәләрнең кайберләре «Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?» сүзлегендә бирелде.1 Бәшири, Еники, Исхакый, Кәрими, Кормаши, Максуди, Мәрҗани һ. б. ш. фамилияләр дә нисбәләр кебек ясала.

РЕСПУБЛИКАЛАР

Күз салчы, хатасы-фәлән юкмы дип, бер тәрҗемә керттеләр. Хәзер бит белеп тә булмый: әллә тере кеше тәрҗемә иткән, әллә берәр программа. Ни булса да, вак-төякләргә тукталмыйча, әледән-әле очрый торган бер мәсьәләгә ачыклык кертәсем килә.

Күрше-тирә республикаларның, гомумән, Җир шарындагы бөтен илләрнең берничә атамасы була ала. Аларның кайберләре рәсми, кайберләре рәсми түгел. Мисал өчен, без Татарстан һәм Татарстан Республикасы, Россия һәм Россия Федерациясе дип кулланабыз. Бу вариантларның берсе дә хата була алмый.

Шул ук вакытта хаталы язылышлар да очраштыргалый. Миңа биргән тәрҗемәдә, мәсәлән, Чуваш Республикасы дип бирелгән иде. Татар теленең рәсми стилендә шулай кабул ителгән ки, теләсә кайсы милли республиканың (яки гомумән илнең) исеме аерым этноним белән бирелми, шул этнонимнан ясалган топоним белән атала. Шул сәбәпле Татар Республикасы, Чуваш Республикасы, Мордва Республикасы, Төрек Республикасы дип түгел, Татарстан Республикасы, Чувашия Республикасы, Мордовия Республикасы, Төркия Республикасы (яки Җөмһүрияте) дип кулланыла.

Бу кагыйдәдән, бәлки, Кыргыз Республикасы кебек чыгарма була аладыр: кыргызлар рәсми чыганакларында нәкъ шулай бирә. Әмма мин артык чыгармалар ясамыйча, рәсми татар сөйләмендә Кыргызстан Республикасы дип куллануны киңәш итәр идем.

ДИККАТЬ // ДИКЪКАТЬ

Гарәптән алынган кайбер сүзләрнең берничә принципка (ә, бәлки, берниндиенә дә түгелдер) нигезләнеп транслитерацияләнүе аларны, мөмкин булса, бер стандартка китерүне таләп итә.

Гарәп телендә тәштит белән килгән, татар телендә дә икеләтеп языла һәм укыла торган сүзләр шактый: гаттар, җәллад, кәффарәт, мөгаллим, мөәззин, рәссам, хәммам, хәттат... Боларның язылышында нинди проблема бар? Менә мондый.

Әгәр дә нечкә иҗектән соң килә торган тәштитле хәреф калын авазны белдерсә, татар телендә икеләтелгән хәрефнең беренчесеннән соң ъ кую гамәлгә кертелгән: дикъкать, нәкъкаш. Әмма телебезнең орфоэпик законнары мондый очракларны болай аңлата: тартыкларның үзгәрешләре җөмлә эчендә үзара янәшә торган сүзләр арасында да булырга мөмкин. Әгәр дә беренче сүз к авазына бетеп, икенчесе қ белән башланса, к авазы қ булып әйтелә (ягъни кқ ққ): бик қызық биқ қызық, биек қойма биеқ қойма, киек қаз киеқ қаз.

Шул ук кагыйдәне алынмалардагы тәштитле очракларга да кулланырга мөмкин, ягъни беренче иҗекнең нечкә булу-булмавына карамастан, калын әйтелешле икеләтелгән аваз барыбер калын әйтелә булып чыга, шуңа күрә уртага ъ куюның кирәге калмый.

Һәм тагын, ни өчен болай ъ кую дикъкать, зәкъкум ише сүзләргә карата гына кулланылды икән соң? Мәсәлән, шул ук мантыйк белән барганда, мөгаллим сүзен мөгальлим, Галләмне Гальләм итеп язарга тиеш идек ләбаса.

Яңа орфографик сүзлектә бу нечкәлекләр исәпкә алынган. Безне борчыган әлеге очраклар фәнни яктан якын килеп анализланган, ъ һәм ь билгеләре кулланылмыйча, диккать, нәккаш, зәккум, тәрәккый, тәрәккыят дип бирелгән. Инде боларга күнегәсе генә калды.

Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое