Самолёт куна аламы? Әллә ул утыра гынамы? Утыру өчен аякларны бөкләү, чүгәләү кебек хәрәкәтләр күздә тотыладыр бит?
Татарны Тибет белән нәрсәләр бәйли? Әйдәгез, шуларны карап үтик. Һәм, гадәттәгечә, төрле язылыш һәм әйтелеш вариантларын да күздән кичерербез: «кәрзин»ме, «кәрҗин»ме; «җию»ме, әллә «җыю»мы? Дөресләү ягына үзгәрү беркайчан да соң түгел!
ТИБЕТ
«Тибет кайда да, без кайда инде? Аның татарга ни бәйләнеше бар?» ‒ дия аласыз.
Әйе, безнең болай Тибет белән бәйле әллә ни уртага салып сөйләшерлек бернәрсәбез дә юк кебек. Әмма тарих ул «кебек»ләрне пыран-заран китерә.
Татарлар кәҗә малыннан тарап алына торган йомшак төкләрне мамык дип атый. Ләкин татар бик зур территориядә яши бит. Кайбер якларда мамык урынына дебет сүзен кулланалар. Оренбургка укырга кергән елларда мин «дебет шәл» дигәнне башта аңламыйчарак тора идем. Әнә шул дебет дигәнебез туп-туры Тибет белән бәйле икән бит.
Сөйләшләрдә дебет, дөбөт, дөбет (К.Насыйриның «Ләһҗәи татари»енда ‒ / тебет) борынгы төрки Түпүт, Түбүт (tüpüt, tübüt), ягъни Тибет сүзенә кайтып кала. Р.Әхмәтьянов, «дебет тәүдә як мамыгын белдергән, ул мамык исә Тибеттан китерелгән», дип белдерә.
1958 елгы диалектлар сүзлегендә «чукрак, саңгырау» мәгънәсендә дебет сүзе теркәлгән («дебет карт ул, кылагы ишетми»). Моның да Тибетка мөнәсәбәте бар: чукрак, ягъни мине аңламый > ишетми торган кеше, чит ил кешесе > тибетлы кеше. Шуның белән бетте дисезме? Юк! «Зур гәүдәле көтүче эте» мәгънәсендә төбет сүзе дә бар бездә.
Сүзлекләрдә мастиф токымлы этне бу сүз белән бирәләр. Бактың исә, хәзерге мастифларның бөтенесе дә Тибет мастифына барып тоташа икән. Тибет мастифы башта тауларда тереклек иткән, аннары Фарсия, Ассурия, Бабил һәм Мисыр аша Грециягә һәм бөтен Европага таралган. Безне Тибет белән бәйли торган әнә нинди җепләр бар икән ләбаса.
КӘРЗИН // КӘРҖИН
Игътибар иткәнегез бардыр, кайбер кешеләр (шактый күп үзләре) кәрҗин дип сөйләшә. Ә кайсы дөрес соң: кәрзинме, кәрҗинеме? Соңгысы бигрәк татарча яңгырый кебек бит? Әйе, ул татарча яңгырый да шикелле, ләкин монда проблема башкада: әгәр дә ниндидер алынма сүзнең халык арасында ике (яки аннан да күбрәк) варианты таралган икән, аның ныграк «бозылганы» түгел, оригинал телгә якынрак булганы әдәби форма итеп сайлана. Киресенчә булганда, авазларны дөресрәк ишетә һәм дөресрәк әйтә алучылар ареалының әйтелеше санга сугылмаган булып чыга.
Диалектологларның мәгълүматына караганда, рус теленнән сөйләм теле аша (хәзерге кебек язу аша түгел) алынган кайбер сүзләрдәге [з] авазы аерым төбәкләрдә, бигрәк дә кама тамагы, камышлы сөйләшләрендә системалы рәвештә [җ] белән алышына. Шуңа ул якларда кәрзинне кәрҗин, зирекне җирек, газетаны гәҗит, бумазины бумаҗи, резинны эрҗин, риҗинкә яки эрҗинкә дип әйтәләр. Болар барысы да диалекталь вариант дип санала, әдәби телдә [з] аша әйтелергә тиеш.
Шуңа күрә баскетбол кәрҗине, иҗтимагый-сәяси гәҗит дию әдәбичә булмый. Белә торып болай куллану үртәгән кебек кабул ителә хәтта. Күргәнегез бардыр, мәсәлән, «Безнең гәҗит» газетасы дип язалар. Монда газета исемендәге гәҗитнең махсус сөйләм теленә хас булуы ассызыклана.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әдәби телдә оригиналдагы [з] авазының [җ]га күчеп әйтелеше норма саналган берничә очрак та бар. Мәсәлән, рус. озимь > уҗым, рус. груздь > гөреҗдә.
ҖИЮ – ҖЫЮ
«Уртак малны эт җимәс» дигән мәкаль бар. Шундагы җимәс сүзен әледән-әле җыймас дип төзәтү очраклары ешайды. Дөресрәге, аны хәзер гел шулай «дөресләп» бастыралар икән. Тик уртак малны эт ничек җыя ала соң ул? Гарәп хәрефләре гамәлдә йөрсә бер хәл, анда җимәс тә, җыймас та бөртөрле языла, ләкин бит хәзер боларны аеру мөмкинлеге бар. Һәм төзәтер алдыннан «ни өчен элек нечкә итеп яздылар икән?» дигән сорау да туарга тиештер ләбаса.
Хәлбуки җимәс фигыле төрки телләр арасында бик борынгы җий-ү тамырыннан ясалган сүз. Аның мәгънәсе дә барлык төркиләр өчен уртак, ул «ашау» дигәнне белдерә, ягъни җимәс ул «ашамас» булып чыга. Менә шулай итеп караганда, теге мәкальнең эчтәлеге ачыла да куя бит инде: уртакка, пайга кереп эш итмә, чөнки кайчан да булса каршылык килеп чыгарга мөмкин, аннары үз өлешеңне алалмый интегәчәксең, әнә шул сәбәпле уртак малны хәтта эт тә ашамас (ашаса үзенә үк проблема ясый: ашаган малны кире кайтарып булмый ла)
Әйе, хәзерге татар телендә җию фигыле пассив запастагы сүз, әмма аның тамырыннан ясалган берәмлекләр шактый актив һәм аңлаешлы. Мәсәлән, җим – «кош-корт азыгы», җимшән «җимешлекнең орлык ярала торган аскы өлеше», җимшәү «чәчәктән җимеш төймәләнү». Тагын җимеш «үсемлекләрнең ашарга яраклы итләч сусыл орлыгы; киптерелгән йөзем» һәм аның дериватлары җимешле, җимешсез, җимешлек, җимешләнү... Боларның барысын да җию сүзенең төп мәгънәсе – «ашау» берләштерә
КУНАРГА
Самолётлар белән проблема бар бездә. Юк, мин аларның төзеклеге турында әйтмим, татар телендә самолёт белән кулланылган сүзләрне күз уңында тотам. Самолёт оча, күтәрелә, төшә дигәннәре әллә ни сорау тудырмый кебек. Ә менә самолёт утырамы? Берникадәр мәгълүмат туплагач, очкычларга карата утыру сүзен куллануның рус теленнән калька булуында бер шигем калмады. Тик күптән түгел Казакстаннан 11 телле хәрби терминнар сүзлеге төзү тәкъдиме килде. Анда инглиз һәм рус телләрен санамаганда, тугыз төрки тел материалы биреләчәк. Шул сүзлекнең татар теле өлешен мин төзергә тиеш идем. Эш барышында инглизнең landing, русның посадка һәм посадочный сүзләрен кардәш телләрнең күбесендә куну яки куныш берәмлекләре белән бирелгәненә тап булдым.
Баштан бу миңа бик сәер булып тоелды. Янәсе, ничек инде самолёт кунсын. Ләкин бит төптән уйлый башласаң, төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә дә очып йөргән нәрсәнең каты өслеккә төшүе куну лексемасы белән белдерелә: кош (карга, сандугач, чыпчык...), бөҗәк (күбәләк, чебен, черки...), бәс, тузан һ. б. куна. Әгәр дә без кош утырды яки тузан утырды дисәк, бөтенләй башка мәгънә килеп чыга.
Эзләнә торгач, үзебезнең Совет чоры язучылары очкычларны утыртмаган, кундырган очраклар да еш булып чыкты: Киң бетон юлларга бер-бер артлы самолётлар куна башлады. (А. Гыйләҗев, 1969); Самолёт кунган аланга снарядлар төшеп ярыла башлаган иде. (Ә. Хәкимов, 1973); Самолёт кунарга якынлашканда инде, аларның кеше буе бетон казыклар икәнлеге ачыклана. (Т. Әйди, 1984–1991).
Күптелле хәрби сүзлек төзелгән вакытта мин русча-татарча сүзлекләр тәэсиреннән арына алмадым, шуңа күрә татар өлешендә самолётлар утырды яки төште, әмма хәзер күңелемдә ризасызлык хисе сызып тик тора. Һәм берничә сорау һаман борчый: без мондый очракта төзеләчәк сүзлекләрдәге тәрҗемәне үзгәртә алабызмы? Аэропорттагы татарча игъланнарны самолёт кунды дип әйтә башлый алалармы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Гомумән кирәкме?
Мин әле утыру яки куну мәсьәләсенә генә тукталдым. Һәлакәткә юлыккан самолётны руслар «упал» дип биргәнне безгә ничек әйтергә? Самолёт егылды? Егылып төште? Килеп төште? Әзер җавабы юк, ләкин бу инде аерым язмалык сораулар.
Кыпчак төркемендә, шулай ук үзбәк һәм төрекмән телләрендә эзлекле рәвештә куну яки куныш сүзе кулланылган. Бу сүзлектә башкортча куну сүзе кулланылу берникадәр шик уятты, чөнки гомуми кулланыштагы русча башкортча сүзлекләрендә «посадка» ултырыу һәм ултыртыу дип бирелә. Азәрбайҗан белән төректә иңү (иңмә, иңеш) формасы актив.
Ринат Сәфәров,
филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
Нет комментариев