Без «күз нурым» дип иң якын кешеләргә эндәшәбез, кадерле әйберләрне күз карасы кебек саклыйбыз.
Күзләр – дөньяны танып белүдә бәяләп бетергесез әһәмиятле әгъза. Аларның эшен могҗиза дип атарлык. Бүген шул могҗизаны тәфсилләбрәк өйрәнербез. Төрле тереклек ияләренең күзләрен чагыштырырбыз, күз төзелеше, аның төсе, сәламәтлек сорауларына җавап табарбыз. Бераз фокуслар да булачак!
Күрү яктылык нурларын кабул итүгә нигезләнә. Җан ияләре моны төрлечә башкара ала. Хәтта үсемлекләр дә яктылыкны тоя: алар кояшка таба борыла, яктылыкка үрелеп үсә. Бу фототропизм дип атала. Үсемлекләрнең очында яктылыкка сизгер күзәнәкләр бар. Алар зәңгәр нурларны кабул итеп, башка күзәнәкләргә сигнал бирә. Нәтиҗәдә күләгәле якта урнашкан күзәнәкләрдә үсү гормоны – ауксин ясала башлый, алар озыная, сабаклары кояшлы якка авыша.
МЕҢ ДӘ БЕР ТӨРЛЕ КҮЗЛӘР
Бер күзәнәкле организмнарның да сизгер таплары – стигмалары бар. Мәсәлән, эвгленалар, фотосинтез яхшырак барсын өчен, стигмалар ярдәмендә яктырак урынны эзләп табып, шул якка йөзәләр. Бу күренеш фототаксис атамасын йөртә. Күпкүзәнәкле хайваннарга килсәк, иң гади суалчаннарда ук рецепторлы күзәнәкләр бар.
Күп очракта алар төсләрне күрми, ә бары тик яктылыкны караңгылыктан аера. Димәк, яңгыр суалчаны да үз өстеннән көрәк шәүләсе үтеп киткәнен тоя һәм качу ягын карый.
Кысласыманнар һәм бөҗәкләр күп бүлекләрдән торган фасеткалы күзләргә ия. Бу очракта меңләгән күзчекләрдән гомуми сурәт төзелә. Бөҗәкләр полярлашкан (барлык юнәлешләрдә дә түгел, ә билгеле бер яссылыкта тирбәнүче) яктылык нурларын да күрергә сәләтле. Бал кортлары полярлашкан кояш нурлары юнәлешенә нигезләнеп, бию ярдәмендә чәчәкле басуның кайда урнашуын туганнарына аңлатып бирәләр. Кыскасы, һәр җан иясенең үзенчәлекле, башкаларныкына охшамаган күз күреме!
Ә БЕЗ НИЧЕК КҮРӘБЕЗ?
Хәзер инде кеше күзенә күчик.
Аның гомуми төзелеше башка умырткалы хайваннарныкына охшаш. Күзнең төп өч тышчасы бар. Тышкы яктан аны тыгыз тоташтыргыч тукымадан гыйбарәт аксымлы тышча саклый. Аның алгы өлеше үтә күренмәле, кабарынкы мөгезкатлау барлыкка китерә. Мөгезкатлау нурларны бер ноктага җыюда катнаша. Икенче тышча кан тамырларыннан төзелә һәм тамырлы тышча дип атала. Ул күзне туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Күзнең күп өлешләре үтәкүренмәле булу сәбәпле, туклыклы матдәләр аларга турыдан-туры кан тамырлары аша түгел, ә махсус күз сыекчасыннан диффузия юлы белән үтеп керә. Шулай булмаса, кан тамырлары безгә күрергә комачаулар иде. Бу тышчаның алгы өлеше төсле катлауны хасил итә. Меланин, липофусцин пигментлары аңа төс бирә. Меланин күзләрне ультрашәмәхә нурлардан саклый. Ул күбрәк булган саен, күзләр төсе караңгырак. Ул булмаган очракта – зәңгәр.
Кайсыдыр борынгы кешенең геннарында мутация килеп чыгу сәбәпле, зәңгәр күзләрнең меланин ясаучы гены эшләми. Бу рецессив ген санала. Доминант генга ия коңгырт күзле кешеләр саны күпкә зуррак, һәм андый кешеләрнең зәңгәр күзле балалары туу ихтималы кечкенә (0-25%). Ә зәңгәр күзле ата-ананың коңгырт күзле баласы туу ихтималы бөтенләй юк.
Төсле катлауның уртасындагы тишем – күз карасы. Бу тишемнең диаметрын һәм аңа үтеп керүче яктылык күләмен махсус түгәрәк мускуллар көйли. Күз карасы ни өчен кара төстә икән? Уйлап карагыз әле. Анда төс бирердәй бернинди дә буяу, пигментлар юк бит.
Эчке катлам – челтәркатлау. Монда яктылыкны кабул итеп, нерв импульсларына әйләндерүче рецепторлар – таякчыклар һәм колбачыклар урнаша. Таякчыклар – (110-120 миллион данә) караңгыда, ә колбачыклар (6-7 миллион данә) яктыда күрү өчен җавап бирә. Караңгыда каралы-аклы күрү генә мөмкин. Моннан тыш, караңгыга кергәндә, таякчыклар озаграк «кабына». Без моны «күз ияләнү» дип атыйбыз. Челтәркатлауда колбачыклар иң күп тупланган урын – «сары тап» бар. Бу урында күз күрүе иң шәп. Ә менә күрү нервы чыккан урында рецепторлар бөтенләй юк, ул урын «сукыр тап» дип атала. Ике күз гел хәрәкәттә булганлыктан, без аның булуын сизмибез дә. Ә сез табып карагыз әле!
«МАРИОТТ ТӘҖРИБӘСЕ»
Сул күзегезне каплагыз. Уң күзегез белән туп-туры кара «плюс» тамгасына карагыз. Билгеле бер ераклыкта чәкчәк юкка чыгачак.
Күз карасы артында дымлы камералар һәм күз ясмыгы (хрусталик) урын ала. Бу гаять әһәмиятле җисем махсус мускуллар ярдәмендә кабарынкылыгын үзгәртеп, карашны якындагы һәм ерактагы әйберләргә юнәлтә.
Күз алмасының эче пыяласыман җисем дип аталучы үтәкүренмәле койка кебек матдә белән тулган.
Күз кабаклары, керфекләр, кашлар, яшь бизләре күзне төрле җәрәхәтләрдән, тузаннан саклый. Күз кабакларының эчен һәм күзнең алгы ягын үтәкүренмәле дымлы катлам – конъюктива саклап һәм дымландырып тора.
КҮРҮГӘ БӘЙЛЕ ИҢ КИҢ ТАРАЛГАН АВЫРУЛАР
Күрәкарау – ерактагы әйберләрне начар күрү. Нурлар челтәркатлауга барып җиткәнче үк туплана. Күз алмасы артык озынча рәвештә булса, бу авыру тумыштан килә. Яшәү дәверендә күз ясмыгының сыгылмалылыгын югалтуы һәм артык кабарынкы калуы аркасында да килеп чыга ала. Күрәкараучы кешеләргә табиблар батынкы линзалы күзлек кияргә киңәш итә.
Үтәкарау – якындагы әйберләрне начар күрү. Нурлар челтәркатлауның артында туплана. Күз алмасының кыска булуы, күз ясмыгының артык яссы рәвешкә керүе аркасында килеп чыга. Бу очракта кабарынкы пыялалы күзлек кияләр.
Күз арпасы (чуан) – керфек төбендәге май бизләре, керфек җиңсәсе ялкынсыну. Алтынсу стафилококк дип аталучы бактерия аркасында килеп чыга.
Конъюктивит – конъюктиваның ялкынсынуы. Сәбәпләре бик күп була ала. Алар арасында аллергия дә, вируслар, бактерияләр, башка авырулар да бар. Күз кызара, шешә, яшьләнә һәм кычыта.
Катаракта – күз ясмыгы тоныклану. Күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләрдә үсеш ала. Бүгенге көндә бу авыруны җиңә алырдай бердәнбер чара – күз ясмыгын оператив юл белән алыштыру. Астигматизм – мөгезкатлау өслеге тигез булмау сәбәпле, яктылыкның челтәркатлауда дөрес тупланмавы. Кеше өлешчә ачык, өлешчә томанлы күрә.
Моның өчен дөрес тукланырга (аеруча А витамины турында онытмаска), ачык һавада күбрәк йөрергә, күзләрне җитәрлек ял иттерергә, транспортта һәм эңгер-меңгердә укымаска кирәк. Дөньяның матурлыгы сезне читләтеп узмасын!
Нет комментариев