Биологиядә кулланыла торган «отряд», «асотряд», «төр», «төрчә» яки «астөр» кебек терминнарның кайберләре фәннең башка тармакларында да кулланыла ала.
Ләкин нишләптер аларны тиз генә кабул итү авыррак. Шундыйлардан «ыру» турында сөйләшеп алырбыз. Гадәттәгечә , орфография мәсьәләләрен дә читкә какмабыз. Һәм ни өчен Лаеш шулпасының әллә ни макталмавының сәбәпләрен эзләрбез.
НЕ́ФТҮТКӘРГЕЧ // НЕ́ФТЬҮТКӘРГЕЧ
Язылышында проблема килеп чыга алган сүзләр, сүзлекләргә барып эләккәнче, башта тел белгечләре тарафыннан карала, төрле вариантлар, традицияләр һ.б. исәпкә алынып, соңгы норматив язылыш теркәлә. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Билгеле, бөтен сүзләрнең дә язылышы төптән уйланылып бетмәгән. Шундый бер сүз турында фикер алыштык. Икегә бүлендек. Дөресрәге, бер якта – мин, бер якта калганнар калды.
Бәхәс әнә шул нефт(ь) үткәргеч сүзеннән чыкты. Татар телендә, тартыктан соң ь килеп, шуннан соң сузык аваз торса, сүз һәмзә белән укыла: мәсьәлә, җөрьәт һ. б. Әгәр дә нефт(ь)үткәргеч сүзендә ь куелса, ул да һәмзә белән укылырга тиеш булып чыга, тик ул алай укылмый, әйтелми. Шуңа күрә, минемчә, анда ь артык. Тагын шунысы да бар: кушма сүзләр ул ике сүзне янәшә китереп язу гына түгел. Анда басым, кайбер очракта язылыш та үзгәрә ала (күбавыз, кыргаяк дигәннәрдәге кебек).
Оппонентларым нефт(ь) үткәргечнең нәкъ әнә шул кушма сүз булуын алга сөрде. Аларның фикеренчә, кушма сүзләрдә нигез үзгәрмәскә тиеш, нефть сүзе әзер килеш рус теленнән алынган, алынмаларда ь сүзнең нигезенә керә, шуңа күрә аны төшереп калдырырга ярамый.
Ярар, хуп, шулай да булсын ди. Шул мантыйк белән ул хәзерге сүзлекләрдә ь аша языла да. Ләкин бит нефте дигәндә дә шул ук принцип сакланырга тиеш иде ләбаса. Тик ук сакланмый. Беркем дә Татарстан нефтье дип язмый. Димәк, алдагы көннәрдә төзеләсе сүзлекләрдә бу үзенчәлекне исәпкә алырга кирәк, нефтүткәргеч, нефтүлчәгеч кебек язылышларны законлаштыру турында уйланырга урын бар. Бүген исә ь аша язу үз көчен саклый.
ИЛЛӘ МӘГӘР // ИЛЛӘ-МӘГӘР
Бәлки, бу сүзгә әллә ни күз дә салмаган булыр идем. Һаман да шул текст редакцияләп утырганда аерым язылган иллә мәгәр уртасына кызыл кара белән дефис куела дип төзәтелгән урынны күргәч, игътибарым шуңа юнәлде.
Бу иллә мәгәр һәм шуның ише берничә сүздән гыйбарәт теркәгечләр элек-электән аерым языла. «Шуның ише» дигәннәреннән беренче чиратта әмма ләкин сүзен күз уңында тотам. Боларны сызыкча аша язып парлы сүз итәргә бернинди дә нигез юк. Аларның компонентлары аерым гына да кулланыла ала, бергә дә. Парлы сүзләр белән аларны бары тик кулланылыш тәртибе генә берләштерә шикелле, ягъни бала-чага, савыт-саба кебек парлы сүзләр чага-бала, саба-савыт дип әйтмәгән кебек, әлеге теркәгечләрне дә мәгәр иллә, ләкин әмма дип әйтмиләр.
Рус телендә синонимик теркәгечләрне бер урында куллану стилистик хата дип санала, шуңа күрә рус тексты редакторлары, мәсәлән, но однако дигәндәге ике сүзнең берсен һәрвакыт сызып ташлый. Әмма татар телендә бер теркәгеч янына шуның мәгънәдәшен өстәп куллану борынгыдан сөйләмне бизәү чарасы итеп кабул ителә, телдән оста файдалануны күрсәтә. Шул сәбәпледер инде бездә иллә мәгәр генә түгел, иллә дә мәгәр дә бар, әмма ләкин генә түгел, әмма вә ләкин, әмма дә ләкин дә бар.
Ни кызганыч, боларның төрле сүзлекләргә төрлечә теркәлеше күзәтелә. Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигәндәй, гади кулланучы, әлбәттә, мин фәлән сүзлеккә карап шулай яздым, дип аклана ала, әмма тел белгечләренә, бигрәк тә киләчәктә чыгачак сүзлек авторларына бу сүзләрнең язылышына игътибар итәргә кирәк. Тагын бер кабатлыйм: иллә мәгәр, әмма ләкин парлы сүзләр түгел.
ГИПО́НИМ ҺӘМ ГИПЕРО́НИМ
Фәнни хезмәт, гадәттә, башта языла, аннары нәшер ителә. Шуның белән генә эш бетми әле. Басылып чыккан хезмәткә әллә никадәр вакыт узгач та бәяләмәләр чыгарга мөмкин. Менә безнең дә «Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?» дип аталган сүзлегебез 2022 елда ук чыкса да, күптән түгел бәяләмә алдык. Бәяләүченең нигезләнгән искәрмәләренә каршы сүз әйтүе кыен. Шулай да мин бер фикергә каршы килдем.
Сүзлек керешендәге «Дин һәм мифологиягә караган ыру атамалары юл хәрефеннән языла: фәрештә, җен, пәри, шайтан, гыйфрит, дию, аждаһа, шүрәле, валькирия, нимфа, сатир, сирена» дигән җөмләдә ыру атамалары сүзе бәяләүчене борчуга салган. Әйдәгез, бу төшенчәнең ни икәнен ачыклап карыйк.
Сүзләр үзләренең мәгънәләрендә тышкы дөнья объектлары арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыра ала. Нинди дә булса предметларның, затларның, хайваннарның, гамәлләрнең, хәлләрнең, сыйфатларның һ.б.ш.ның билгеле бер классын атаган сүзләр белән шул класс эченә кергән объектларның, гамәлләрнең, сыйфатларның төрләрен атаган сүзләр арасындагы мөнәсәбәт ыру төр мөнәсәбәтләре дип атала. Мондагы ыру һәм төр дигән терминнар аеруча биологиядә еш кулланыла, чаг.: патшалык – класс – тәртип – семьялык – ыру – төр. Төр иң вак категория. Берничә төр бер ыруга берләшә һ.б. Әнә шул биология терминологиясеннән булса кирәк (бәлки, ялгышамдыр да) әлеге ыру белән төр тел белеменә дә килеп кергән. Башкача ыру-төр мөнәсәбәтләрен гиперони́ мик гипони́ мик мөнәсәбәт дип тә атап була. Үрнәкләргә күчәм. Мәсәлән, агач сүзе каен, миләш, имән, өрәңге, чыршы, нарат сүзләренә карата – ыру атамасы (гипероним), саналган агачларның исемнәре исә агач сүзенә карата – төр атамалары (гипонимнар). Шул ук вакытта агач, куак, үлән рәтендәге сүзләр өчен ыру атамасы (гипероним) буларак үсемлек сүзе кулланыла. Ягъни төрле позициядән караганда һәм гомумиләштерүче сүзнең булу-булмавын исәпкә алып, бер үк сүз берьюлы гипероним да, гипоним да була ала.
Бәяләүченең «Мондый төр сүзлекләрдә еш кулланыла торган гипероним (родовое название) төшенчәсен ыру атамасы дип калькалаштыру, безнеңчә, уңышлы түгел, бәлки, төркем, төр атамасы дип бирергәдер» дигән искәрмәсе үзе үк бик уңышлы түгел дип саныйм. Минемчә, беренчедән, тәкъдим ителгән сүзләр дә мәгънәгә ачыклык кертми, икенчедән, без кулланган терминнар фәннең башка тармакларында да шул формада кулланыла.
ЛАЕШ ШУЛПАСЫ ЭЧМӘГӘН
Бу сүзне ишетмәгән кеше аздыр. Аның мәгънәсе – «кыенлыклар, нужа күрмәгән, бик зур авырлыклар, кайгы кичермәгән», шулай ук тәҗрибәсез кешегә карата да кулланалар аны. Тик ни өчен Лаеш та, нигә шулпа сүзе кулланыла? Лаешның шулпасы берәр нәрсәсе белән аерыламы әллә?
Бу сорауга җавапны Н.Исәнбәттән табарга була. Аның аңлатуынча, хәзерге Лаеш шәһәре әле авыл гына булгач чорда, Казан ягыннан юл өстендә бик баткаклы бер саз булган. Шуны ерактан урап йөрергә туры килгән. Кистереп турыга чыгабыз дип, шунда батып ятучылар да күп булган. Ат-арбаң белән бер кереп баттыңмы, җиде кат тир чыкканчы иза чигеп, эт булып беткәнче җәфаланырга туры килгән инде. Менә шундый җәфага дучар булуны «Лаеш шулпасы эчү» дип атаганнар икән. Тора-бара бу сүз Лаешның кайдалыгын белмәгән халык теленә дә үтеп кергән һәм таралган. Хәзер Лаеш юлында сазлык булмаса да, без бүген дә, дөньяның әчесен-төчесен күрмәгән кеше турында сүз барганда, Лаешны искә алабыз.
Ринат Сәфәров, филология фәннәре кандидаты,
ТР ФА Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире
Нет комментариев