Аның турында китаплар да язылган, кинолар да төшерелгән.
Ул самолетта 500 дән артык хәрби очыш ясаган, дошман гаскәрен куркуда тоткан «төнге убырлар» сафында көрәшкән хатын-кыз. Бу язмада сүз танылган Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова турында барачак.
Мәгубә Сыртланова 1912 елның 15 июлендә Уфим өязенең Бәләбәй җирлегендә туа. Аның балачагы Гражданнар сугышы вакытына туры килә. Бервакыт ул яшәгән җирлеккә, авария сәбәпле, бер очкыч төшеп утырырга мәҗбүр була, Мәгубә очучыга төрлечә ярдәм итә. Яшь кыз тимер канатлы кошка таң кала, соклануы очучы булу хыялына әверелә.
Сыртланованың чын фамилиясе – Рахманкулова. Әтисе һәм бабасы сәүдәгәр булган, егерменче елларда эзәрлекләүләрдән качып, Урта Азиягә күченгәннәр. Ташкентта ул мединститутка укырга керә, ләкин (килеп чыгышы белән бәйле булса кирәк) укып бетерә алмый. Яшь Мәгубә төшенкелеккә бирелмичә, телеграфист булып эшкә урнаша. Соңрак самолетлар утырту өчен җаваплы техник булып хезмәт итә.
23 яшендә Сыртланова Грузиягә китеп, авиаремонт остаханәсендә эшли, Буш вакытында аэроклубта һәм планерлык мәктәбендә укый башлый. Аның самолет белән идарә итүенә Кавказда яшәгән ирләр дә таң кала. «Синең кулларыңда очкыч әйтерсең лә лезгинка бии», – дип әйтә торган булалар аңа.
1941 елда сугыш башлангач, Мәгубәне Грузия военкоматы хәрби хезмәткә чакыра. Башта ул санитар эскадрильясы командасында хезмәт куя. Ләкин аның дошман белән көрәшкә чыгасы килә. Шулай ул 46 нчы номерлы төнге бомбардировщиклар полкына эләгә. Бары тик хатын-кызлардан гына торган әлеге полк бик тиз арада танылып китә. Төнлә дошман лагере өстендә кисәк килеп чыгып, коткыга салулары аркасында, аларны халык «төнге убырлар» дип йөртә башлый.
«Төнге убырлар» фанерадан ясалган, 130-150 км/с тизлек ала торган кечкенә самолетларда очалар. Шуңа аларны шаярып «оча торган этажеркалар» дип тә йөртәләр. Очкыч тавышсыз булганга дошман кара төндә аларның якынлашканын сизми кала.
Очучы кызларның яшьләре нибары 17-20 яшь була. Тәҗрибәле 33 яшьлек Мәгубә командир урынбасары һәм өлкән лейтенант булып хезмәт итә. Ул һәр төн саен күккә күтәрелеп, гитлерчылар лагере өстендә оча һәм аларның снарядлары саклана торган складларга бомбалар ата.
Шундый очышларның берсендә аның самолетын прожекторлар белән яктырталар һәм ут ачалар. Бер мәлне, инде зенит утлары аны куып җитеп, харап була дигәндә, Сыртланова, очкыч ватык булгандагы кебек маневр ясап, немецларны алдый. Ут туктатыла, ләкин самолетының моторына зыян килгән була. Дошман кулына эләгүдән куркып, кыз кире борыла. Су өстеннән очканда, мотор тәмам сафтан чыга һәм ул көч-хәл белән Азов диңгезе ярына исән-имин утыра ала. Алар штурман Татьяна Сумарокова белән исән калуларына ышанмыйча, кочаклашып елыйлар.
Буш вакытта кызлар чигү чигеп юаналар. Җепләрен эчке киемнәреннән сүтәргә, тукыма буларак портянкалар кулланырга туры килә.
«Төнге убырлар» арасында хәрби югалтулар да була. Ләкин сугыш каһарманнары тоткынлыкка төшми.
Демобилизациядән соң Мәгубә Сыртланова Грузиядәге җиңел самолетлар звеносы командиры була. Тбилисида ул үзенең булачак ире – авиация инженеры булып эшләүче Максим Бабкинны очрата. Озак та үтми алар өйләнешә, бер кызлары туа. Әмма бала озак яши алмый, бер елдан үпкә авыруыннан үлеп китә. Күп кайгылар күргән, госпитальдә яралыларны аякка бастырган Мәгубә бу кайгы алдында көчсез кала. Онытылырга теләп, алар Казанга күченәләр. Монда аларның тагын ике балалары туа. Советлар Союзы герое, сугыш ветераны Совет районында хәзерге Искра урамында яши. «Электроприбор» заводында эшли һәм ике кыз үстерә.
Бүген Казанда һәм Бәләбәйдә Сыртланова исемендәге урамнар бар. Беренче очучы татар хатын-кызына Казанның 52 нче номерлы гимназиясе каршында һәйкәл куелган.
Нет комментариев