Vk Festта «Идел» сәхнәсендә нинди артистлар катнаша?
Новости
Фән

Шәҗәрә төзүне нәрсәдән башларга? – гаилә эчендә эзләнүләр

Соңгы елларда үзләренең килеп чыгышы, авылларының, нәселләренең тарихы белән кызыксынучылар артканнан-арта бара.

Мин дә шәҗәрә төзүгә тотындым. Хәзерге вакытта минем шәҗәрәм 17 буынга караган 1500 кешене берләштерә. Шушы өлкәдә булган тәҗрибәм белән уртаклашасым килә. Әгәр сез дә нәсел агачын төзергә телисез, ләкин нәрсәдән башларга белмичә торасыз икән, биредәге киңәшләргә күз салыгыз.  

Беренче эш итеп, үзегез хәтерләгән барлык туганнарны язып чыгарга кирәк. Һәр кешенең тулы исемен, яшәгән елларын, туган урынын өстәп бару алга таба ярдәм итәчәк. Бу адымда ук сез 50 дән артык кешене искә төшерә аласыз. Моны кәгазьдә дә, махсус программаларда да эшләп була. Иң киң таралган һәм кулай программа – «Нәсел агачы» («Древо жизни»). 40 кешегә кадәрле шәҗәрәләр бушка төзелә, зуррак сан өчен лицензия сатып алырга кирәк. Анда төзелгән шәҗәрәне төрле график редакторларда (мәсәлән, Corel Draw) җыйнак хәлгә китереп була.

Киләсе адым – туганнарны сораштыру. Әти-әни, әби-бабайлар һичшиксез күп мәгълүмат саклый. Бәлки аларның үзләре төзегән шәҗәрәләре дә бардыр. Һәр кешедән бертуганнарының исемнәрен дә сорарга онытмагыз. Аларның тормыш юллары, шәхси сыйфатлары, үзара мөнәсәбәтләре турында белешсәгез, болар сезгә үз-үзегезне дә яхшырак аңларга мөмкинлек бирер.

АВЫЛ ЭЧЕНДӘ ЭЗЛӘНҮЛӘР

Һәр авылның тарихын тирән белүче аксакаллары була. Якын-тирәдә шулай ук шәҗәрәләр төзүче, метрикалар җыючы әби-бабайлар юкмы икән? Кайбер документлар авыл советында саклана. Хәтер һәйкәлләрендәге сугыш һәм тыл ветераннары исемлекләрендә дә авылдашларның тулы исемнәре, яшәгән еллары язылган. Күп кенә якларда хәзер авыл тарихына багышланган китаплар чыга. Анда һәр гаиләнең нәселе турындагы язмаларга зур урын бирелә. Зираттагы каберлекләр күп мәгълүмат саклый. Бакыйлыкка күчкән авылдашларның исемлеген дә табып яки төзеп була. Авылдагы нәселләрнең бер-берсенә тоташып, катлаулы челтәр барлыкка китерүләре сокландыра. Шәхсән үзем килен-кияүләр аша тоташа торган җепләрне дә туплыйм. Һәр бөртек кадерле һәм аның алга таба каян калкып чыгасын белеп булмый.

ИНТЕРНЕТ

Әби-бабайларның исемнәрен, туган елларын һәм авылларын белгәч, хәтер китапларына, төрле сугышларда катнашучыларның яисә репрессиягә дучар булган ватандашларыбызның исемнәрен саклаган сайтларга күз салырга була.

«ХАЛЫК ХӘТЕРЕ»

Бу сайтта Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлеге, хәтер китаплары, военкомат язмалары тупланган. Исем, фамилия, атасының исемен язып, сез туганыгызның кайчан һәм каян сугышка чакырылуын, гаилә составын, эш урынын, кайда укыганлыгын, хезмәт иткәндә нинди исемнәр алуын белә аласыз. Шулай ук яралану, хәбәрсез югалу турындагы документларны да табып була. Репрессияләнүчеләр турындагы мәгълүматны «Открытый список» сайтында табарга була.

Күбрәк мәгълүмат алу өчен, кешенең тулы исеме, туган елы һәм урынын атап, Федераль куркынычсызлык хезмәтенә (tatarstan@fsb.ru) хат юллап була. Уртача 30 көн эчендә сезнең мөрәҗәгатегезгә җавап киләчәк. Бу түләүсез башкарыла.

«РОДНАЯ ВЯТКА» САЙТЫ

Биредә Киров өлкәсе, Удмуртия, Марий Эл республикалары, Татарстанның Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Әлмәт районнарына караган документлар исемлеге саклана. Кайсы елларда нинди халык санын алулар теркәлгән, алар кайсы архивның ничәнче фонд, опись, дело, битендә саклануы турында белеп була.

Эзләнә торгач, шундый чыганаклардан сез авылыгызда кайчан ничә кеше яшәвен, мәчет тарихын, авыл планы хариталарын таба аласыз. Генеалогиягә багышланган форумнарны иңли торгач, сез яңадан-яңа китаплар, документлар, чыганаклар ачачаксыз.

АРХИВЛАРГА ЮЛ

Һәр авылның һәм шәһәрнең халкы исемлеге, туучылар һәм үлүчеләр, никахлар (кияү белән кәләшнең, ата-аналарының, шаһитләренең исемнәре, туган еллары, мәһер күләме, хәтта нәсел тамгалары) метрика кенәгәләрендә тупланган. Әлеге хәзинә беренче чиратта Татарстан дәүләт архивында саклана. Метрикаларның төп күләме XIX гасыр уртасыннан XX гасырга кадәрге чорны һәм Нократ, Казан, Оренбург, Самара, Сембер, Уфа губернияләрен колачлый. XX гасырның икенче яртысына караган язмаларны район ЗАГСларында эзләргә кирәк. Болардан тыш, әлеге архивның 3 нче фондында соңгы өч ревизия материаллары (1834, 1850 һәм 1858 еллар) һәм күптөрле башка документлар саклана. Архивка үзегез бармыйча, аерым фактларны ачыклауны сорап, электрон почта аша (gart.letters@tatar.ru) мөрәҗәгать юллап була.

Беренче өч ревизия (1719-1727, 1744-1747, 1762- 1765 еллар) язмалары Мәскәү шәһәрендә урнашкан Россия дәүләт борынгы актлар архивында (РГАДА) саклана. Әлеге язмалар 350 нче фондның 1 нче һәм 2 нче описьләрендә урын алган, барысы да цифрлаштырылган. Бу документлар кулга бирелми, аларны архивның уку залында урнашкан компьютерлардан карап һәм фотога төшереп була.

Бу мөһим:

  1. Архивка барганда авылыгызның элеккеге русча исемен белеп барырга кирәк (мәсәлән Нормабаш – Вершина речки Нурмы, Сазтамак – Пустошь по речке Нурме). Компьютердагы бихисап файллар алдында югалып калмас өчен, алдан әзерләнеп, мәгълүматның кайсы фонд, описьта икәнлеген, аның төгәл битләрен белеп кую мөһим.
  2. Метрикаларны укыр өчен иске имляны, ә ревизияләрне аңлар өчен рус скоропись язуын таный белергә кирәк. Әлбәттә, белгечләргә дә мөрәҗәгать итеп була

ГЕНЕТИК ТЕСТЛАР

Аеруча мавыккан кешеләр генетик тест тапшырып, борынгы бабаларының күчешләрен, үзенең гаплотөркемнәрен белә ала. Гаплотөркемнәр ул – ирләр чылбыры буенча күчеп килә торган Y-хромосомада, яки анадан кызга үзгәрешсез тапшырыла торган митохондриаль ДНКда булган «маркер» өлешләр (митохондрияләр анадан улга да тапшырыла, әлбәттә, ләкин алга таба ир-атның балаларына күчми). Бу юнәлештә тикшеренүләр алып бара торган «Tatar DNA» проекты билгеле.

Кызыклы тарихи мәгълүматны 2021 нче елда М.М.Акчурин һәм башка галимнәр тарафыннан язылган «Генофонд татар: историко-генетическое исследование. Гаплогруппы Y-хромосомы» хезмәтендә табарга була.

Тарих һәм генеалогия битләрен иңләгәндә сезгә һәм якыннарыгызның башлангычы булган кадерле кешеләрнең исемнәрен, нәсел тамгаларыгызны, көтелмәгән җепләрне табудан мөмкин кадәр күбрәк сөенеч кичерү насыйп булсын дип телим!

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое